Конспект: “Төсле ташлар”
Зурлар төркемендә танып-белү эшчәнлеге.
Максаты: балаларның ташлар турындагы танып белү, кызыксынучанлыкларын, интеллектларын үстерү, төрле ташлар белән таныштыру.
Тәрбия бурычы: ташларга карата кызыксыну уяту, соклану, тикшерү-эзләнү; табигатькә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм телен, хәтерне, игътибарлылыкны логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
Белем бирү бурычы: ташларның үзлекләрен аерырга өйрәтү (каты, нык, авыр, шома) характерлы билгеләре буенча ташларны сурәтли белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, иҗади сәнгать, социальләштерү, музыка.
Методик алымнар һәм чаралар: уеннар, сөенеч мизгеле, практик эксперемент эшчәнлеге, сорау бирү, мактау, бәяләү.
Җиһазлау: мультимедия-проектор, төрле төрдәге ташлар.
Эшчәнлек төзелеше:
1. Психологик көйләү.
2. Сөенеч мизгеле.
3. Тикшерү-эксперемент.
4. Хәрәкәтле уен“Кояш”.
5. Фикер алышулар.
6. Музыкаль пауза.
7. Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче керә, кулына төенчек тоткан.
Тәрбияче: Ай, ай, ай, бик арыдым. Көч-хәл белән күтәреп килдем. Исәнмесез, балалар! Килегез әле яныма. Сезнең янга килгәндә җылы яктан кайткан кошлар миңа бер төенчек ташлап киттеләр бит. Күтәреп карагыз әле, авырмы?
– Әйе, авыр.
Анда ниләр бар икәнен беләсегез киләме?
– Беләсе килә.
– Минем дә беләсем килә. Әйдәгез, бергәләп ачып карыйбыз. (Тәрбияче төенчекне ачып җибәрә. Ә аннан кечкенә капчыклар килеп чыгалар)
– Ни икән соң бу?
– Ниндидер капчыклар.
– Мә әле, берсен сиңа бирәм, менә бу зурысы сиңа булсын (тәрбияче капчыкларны балаларга биреп чыга).
– Балалар, капчыкны капшап карагыз әле, минем капчыгым каты бит, сезнеке нинди?
– Нәрсәләр сизәсез? Кечкенә шакмак бар, әллә шикәр инде? Сезнеке нинди?
– Түгәрәккә дә ошаган, каты, төрле зурлыктагысы бар.
– Әйдәгез ачып карыйбыз. (Һәр бала үз капчыгын ачып карый)
– Капчыгыгыздан ниләр чыкты?
– Ташлар.
– Сезнең ташларны күргәнегез бар идеме соң?
– Бар.
– Кайсы җирдә күргәнегез бар?
– Урамда, юлда.
– Зур ташны алып күрсәтегез әле миңа?
– Ничек, авырмы?
– Авыр.
– Кечкенәләрен алыгыз хәзер. Кулга тоткач рәхәт булып китә.
Тәрбияче: Балалар өстәл янына килегез әле, карагыз, монда төрле зурлыктагы ташлар бар икән.
Һәр балага аерым савытларга салынып төрле зурлыктагы ташлар, лупа, салфеткалар куела.
– Бу таш нинди төстә?
– Кара, ялтыравыклы.
– Ул – таш күмер. Ә бу – елга ташлары. Әлеге ташларны елга ярларыннан алалар.
– Әлеге ташлар нинди, кайсыгыз әйтә?
– Алар төрле формада, төрле төстә, шома, матур.
– Хәзер күзләрегезне йомыгыз, кулыгыздагы ташлар турында ни әйтә аласыз?
– Йомры. Салкын, кытыршы, шомалары да бар.
– Төсе нинди?
– Кара кучкыл, яшел сыман, ачык төсләре дә бар.
– Менә бу таш җир астыннан чыга. Җирнең өске катламын алалар һәм таш чыга. Ул ташны зур тракторлар казып алалар. Бу ташның төсе нинди?
– Аксылт-сары.
– Ташның як-ягы нинди, елга ташыннан аерыламы?
– Аерыла. Алар зур, кырыйлары очлы.
– Нигә алай икән ?
– Судагы ташларны дулкыннар бер-берсенә бәреп йөртеп, аларны шомартып бетергәннәр.
– Менә сезгә пластилин. Чагыштырыгыз әле кайсы нинди?
– Пластилин йомшак, аннан төрле әйберләр әвәләп була. Ә таш каты, аны йомшартып булмый.
– Суга ташны салып карагыз әле, таш нишли?
– Су төбенә төшеп китә.
– Нигә төшеп китә икән ?
– Таш авыр, шуңа төшә.
– Лупа аша карыйк әле, таш нинди икән?
– Ташта кечкенә генә тишекләр бар.
– Күктә кояш елмая. Аның нурлары безгә юлдаш булсын, бергәләп кояш нурлары белән хәрәкәтләнеп алыйк әле. (Идән уртасында кояш, як-ягына нурлары сибелгән. Ленталарны алып хәрәкәтләнү.) Әйтегез әле миңа, кояшта таш нишли дип уйлыйсыз?
– Җылына.
– Ә салкында ?
– Суына.
– Кемнәрнең өйләре таштан, күзәтерсез әле, таш җылыны тышка чыгармый, салкынны кертми.
Кулларыгызга вак ташларны алыгыз, кыштырдатып карагыз, бер-берсенә бәрелеп тавыш чыга. Хәзер менә бу шешәләргә вак ташларны тутырабыз, капкачын борып куябыз. Уртага чыгып тезелеп басабыз, оркестр ясыйбыз.
Әпипә көе уйнала, балалар шалтыравыклар белән уйныйлар.
– Менә нинди яхшы, оста уенчылар икән сез. Рәхмәт сезгә.
Йомгаклау.
– Балалар, ташлар ни өчен кирәк?
– Йортлар төзер өчен, юллар ясар өчен.
– Ташлар нинди үзлекләргә ия булды инде?
– Ташлар – нык, авыр, тотрыклы, чыдам, каты, төрле формадагы ТӨРЛЕ ТӨСТӘГЕ МАТЕРИАЛЛАР.
– Табигатебез искиткеч бай, матурлыкны күрә белергә, яратырга кирәк.
Татарстан Республикасы
Әтнә муниципаль районы
“Күәм балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ФАЗЫЛҖАНОВА ГӨЛНАР ГОСМАН КЫЗЫ
Комментарии: |