Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Бакча белән хушлашу”

Мәктәпкә әзерлек төркеме. img_109282265_645_0

 

А.б. Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар бакчасында эшләүчеләр!

Бүген  безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу!

Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез!

 

Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

Ничә ел инде менә

Майның шушы көнендә,

Безнең матур бакчагага

Мәктәптән хәбәр килә.

Безнең бакча балаларын

Укытучы апалары

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар!

Бүген менә аларны,

Бергә-бергә, әлбәттә,

Тантаналы рәвештә

Озатабыз мәктәпкә!

 

 1 Бала. 

Олы бәйрәм бүген бездә

Зурлар инде күбебез,

Бакча белән хушлашабыз –

Бүген соңгы көнебез!

 

2 Бала.

Күңелле дә, күңелсез дә,

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем – зур балалар

Бакчага йөрмиләр шул!

 

3 Бала.

Бик елыйсы килә минем,

Инде ни хәл итәсе.

Бакчадан, дуслар яныннан

Бер дә килми китәсе.

 

А.б.

Бик күңелсез булса да,

Ярамый сезгә боегырга,

Бүген бит бездә бәйрәм,

Уйныйк без әйлән-бәйлән.

 

4 Бала.

Парлашып бер басыйк әле

Һәм урталарга чыгыйк,

Якты бакча (залларында) майданында

Ичмасам,биеп алыйк!

 

5 Бала.

Бакча белән хушлашабыз –

7 яшь тулды безгә.

Мәктәпкә белем алырга

Барабыз быел көзгә.

 

6 Бала.

Зур-зур булып үстек инде,

Килгән идек бирегә.

Өйрәнеп кенә килгәндә

Яңа тәпи йөрергә.

 

А.б. - Әйе, балалар, бакчага килгәндә сез бик кечкенә кызлар һәм малайлар идегез. Сезне тәрбияче апаларыгыз:

Битегезне-кулыгызны юарга,

Кулга кашык тотарга,

Көндезләрен йокларга,

Биергә һәм җырларга,

Яттан шигырь сөйләргә өйрәттеләр.

 

1 Бала.

Рәхмәт, сезгә, бик зур рәхмәт,

Тәрбияче апалар!

Бездән сон да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар!

 

2 Бала.

Көйсезләнсәк, еласак та

Сез гел сабыр булдыгыз,

Безнең баштан сыйпап торды

Сезнең йомшак кулыгыз.

 

3 Бала.

Өйрәттегез еламаска,

Өйрәттегез көлергә.

Өйрәттегез тагын бик күп

Төрле-төрле һөнәргә.

 

А.б.

Әйе, балалар!

Балалар бакчасында сез

Дуслар булып яшәдегез

Бик күп нәрсәләр белдегез!

Бик күп җырлар өйрәндегез…

Инде менә үсеп җиттегез,

Сау бул, бакча, – диясез!

 

1 Бала.

Әйе, безне бакча көтә,

Кыңгырулы зур мәктәп.

Ә бу юлга безне бит сез

Чыгардыгыз җитәкләп.

Анда да без сынатмабыз,

Менә күрерсез әле.

Болар – безнең бакчаныкы,

Диеп йөрерсез әле.

 

2 Бала.

Тәрбияче апа елый…

Бу дөнья кызык кына:

Китәсе килми моннан да,

Мәктәп тә кызыктыра.

 

3 Бала.

Гел карап торырмын инде

Шушы бакча ягына…

Нигә укытмыйлар икән

Шушы бакчада гына?!

 

А.б.    

Өстәлегез, балалар, һәрвакытта

Тәмле аштан тулы иде.

Рәхмәт пешекче апаларыгызга,

Тамагыгыз һәрчак тук иде.

 

1 Бала.

Кадерле апалар, сез безгә,

Шундый якыннар,

Шуңа күрә дә

Һәр апаны зурлыйбыз,

Һәм зур рәхмәт әйтәбез!

 

2 Бала.

Безне анда мәктәп көтә,

Безне көтә парталар.

Түземсезлек белән көтә,

Укытучы апалар.

 

3 Бала.

Мәктәпкә – белем иленә

Барырбыз без шат,

Серле белем дөньясына

Бүген бирелә старт!

 

А.б. Безнең балалар мәктәпкә барырга бик ныклап әзерләнделәр. Алар инде хәрефләр таныйлар, 100 гә кадәр саный да беләләр. Әйдәгез әле, хәзер аларның үзләрен тыңлап карыйк. Мәктәптә аларны ниләр көтә икән?

 

1 Бала.

Телибез без хәреф танырга,

Алфавитны ятларга

Хәрефкә-хәрефне ялгап,

Сүзләр тезеп язарга.

 

2 Бала.

Бик күп китаплар укырбыз,

Күп нәрсәләр белербез.

Үскәч кирәк һөнәрләрнең

Серен үзләштерербез.

 

3 Бала.

Мәктәптә яхшы укырбыз,

Тәртип бозып йөрмәбез.

Бакчабызның исеменә

Бер тап та төшермәбез.

 

4 Бала.

Хуш булыгыз һәммәгез дә,

Сау булыгыз, апалар!

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар.

 

А.б. Кадерле балалар, сез безгә шундый якыннар! Кошлар язын кайта, сез китәсез, хушлашабыз бүген моңаеп, еллар үткәч, тагын бер килерсез әле якын бакчагызны сагынып! 

1 Бала.

Тәрбияче апалар!

Безнең әниләр күк сез,

Рәхмәтебез сезгә чиксез

Сезне онытмабыз без!

 

2 Бала.

Безнең шушы рәхмәтләрне

Кабул итеп алыгыз.

Безнең күңелләрдә изге

Затлар булып калыгыз!

 

А.б. Кадерле балалар! Без сезне олы юлга – мәктәпкә озатабыз! Сезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, озын гомер, киләчәктә укуыгызда зур уңышлар телибез! Исән-сау булыгыз!

Менә тәмам кичәбез дә,

Моңсу бит ул бакча белән хушлашу,

Вальс биик әле дуслар,

Вальс – ул саубуллашу!

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

“МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

педагог-психологы

СОЛТАНОВА АЛСУ МӘКСҮТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий