Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әлмәтем – киләчәгем”

Рисунок1Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен күңел ачу кичәсе

КҮЧЕРҮ – Әлмәтем – киләчәгем презентациясе

 

Максат:

– Һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү, тегүче, пешерүче, буяучы, төзүче хезмәтләренә ихтирам хисләре тәрбияләү.

– Балаларда язучылар иҗатына карата кызыксыну уяту. Аларга карата ихтирам тәрбияләү.

– Балаларда туган як, туган ил, аның табигатенә карата ярату, горурлык хисләре тәрбияләү.

– Балаларың күзәтүчәнлекләрен, хәтерен, бәйләнешле сөйләмен үстерү. Әлмәт шәһəре турындагы белемнəрен тирəнəйтү.

– Тирә-юнь турындагы белемнәрен киңәйтү исәбенә сүз байлыгын арттыру, активлаштыру.

Җиһазлау: туган төбәккә кагылышлы булган слайдлар, фотосүрәтләр, һөнәр ияләренең рәсемнәре, магнитофон, аудио язмалар, мультимедиа установкасы, дидактик уеннар, татар милли костюмнары.

Сүзлек: чишмәләр, язучы, иҗат.

Методик алымнар: сораулар һəм җаваплар, әңгәмә, рәсем буенча хикәя төзү, сәхнәләштерү, үстерешле уен, сәнгатле уку, мактау, анализ.

Алдан эшләнгән эшләр:

– Әлмәт Дәүләт драм театрына экскурсия.

– Альбомнар карау.

– Язучы Набиуллина И.С. иҗаты белән танышу, китапларын уку.

– Әти-әниләр белән Әлмәт шәһəре турында альбомнар ясау.

– Шигырь ятлау. Язучы И.С. Набиуллинаның хикәяләрен, сәхнәләштерү.

 

 

Дәрес барышы.

А.б: Хәерле көн, кадерле балалар! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Карагыз әле, «Нәни ил» балалар бакчасына никадәр кунак килгән!

– Исәнмесез!

– Балалар, мин бүген иртән балалар бакчасына килгәндә хат ташучыны күрдем, ул миңа хат бирде.

«Бу хат сезнең балалар бакчасына», – диде. Нинди хат икән, ачып карыйк әле.

Киселгән рәсемнәр. Әйдәгез, рәсемнәрне җыеп карыйк, нәрсә килеп чыгар икән?

А.б: «60» дигән рәсем саны нәрсәне аңлата икән?

1 бала: Мин беләм. Быел шәһәргә 60 ел, аның туган көне.

2бала: Ә менә бу шәһәрнең эмблемасы. Һәр шәһәрнең үз эмблемасы, символы бар.

А.б: Ә сез монда нәрсә күрәсез?

1бала: Татарстан байрагының яшел, ак, кызыл төсләрен күрәм.

2бала: Чәчәк формасын.

3бала: Ә мин монда нефть вышкасын һәм аның фонтанын күрәм.

А.б: Балалар, минем бүген сезгә Әлмәт турында сөйлисем килә.

 

Әлмәт шәһәргə əйлəнгəнче кечкенә бер авыл булган. Иң беренче булып бу авылга Әлмөхәммәт исемле карт нигез салган һәм шуннан аны Әлмәт

дип атый башлаганнар.

Монда яшәүче кешеләр иген үстергәннәр, мал-туар асраганнар, ә бервакыт җир астыннан нефть чыга башлаган, нефтьтән ягулык, газ, машиналар өчен май ясый башлаганнар. Шуннан кечкенә Әлмәт күтәрелгән, үскән. Төрле шәһәрләрдән кешеләр килә башлаган, алар тырышып эшләгәннәр, шәһәрне төзекләндергәннәр. Әлмәттә иң беренче йортлар, иң беренче урамнар барлыкка килгән.

Шәһәребезне матурларга, күркәм итәргә һәркем тырышкан, аны шундый горур, чиста, бай, матур шәһәр итеп күрергә теләгән.

 

Чыннан да, балалар, карагыз әле, безнең шәһәребез – Әлмәтебез нинди матур!

 

(Слайдлар карау)

1бала: Бу нефть институты.

А.б: Ул Татарстанның яшь нефетьчеләре өчен югары уку йорты.

 

(2слайд)

Маяковский урамы – иң беренче урамнарның берсе, шәһәр шуннан төзелә башлаган.

 

(3слайд) Драма театры.

2бала: Әлмәт Дәүләт драма театры.

А.б. Ленин урамындагы мәйданга ямь биреп тора.

 

(4 слайд)

А.б: Бу бина Ленин урамындагы күп кенә йортларның беренче катында кибетләр, даруханәләр урнашкан.

 

(5слайд)

3 бала: «Юбилейный» спорт сарае.

А.б: Шәһәрнең яшь спортчылары биредə тәрбияләнә, ныгый, чыныга.

 

(6 слайд)

4бала: Ял паркы.

А.б: Әйе, Әлмəтебезнең ял паркы танымаслык булып үзгәрде.

 

(7 слайд)

5бала: «Татнефть» бинасы.

А.б: Ул «Татнефть» җитәкчеләренең эш һәм киңәшмәләр үткəрү урыны.

 

(8 слайд)

6 бала: Нефтьчеләр өчен куелган һәйкәл.

 

(9 слайд)

А.б: «Нефтьче» мәдəният йорты. Монда концертлар, төрле тамашалар уза.

 

(10 слайд)

Әлмәт шәһәренең «Татар гимназиясе», биредə милли кадрлар тәрбияләү иң мөһим бурыч булып тора.

 

Бүгенге кунагыбыз, шушы гимназиядə укып, иҗат итүче Әгъләмова Лилия.

Ул да Әлмәтне бик ярата, киләчәге турында борчыла. Лилия Әлмәтне 60 еллык юбилее белән котлап шигырь язган. Ул «Әлмәтем» дип аталган шигырен конкурста сөйләп, беренче урынны алган. Рәхим ит, Лилия.

 

Лилия (исәнләшә).

«Әлмәтем» шигырен тыңлау.

Лилия: Нәни дусларым, мин сезгә буш кул белән килмәдем, ә белем иленнән могҗизалы китап алып килдем. Әнә ул, интерактив тактада. Рәхим итегез, китапны укыгыз!

 

А.б: Рәхмәт, Лилия. Балалар, әйдәгез, китапның беренче битен ачып карыйк.

«Табышмаклар»

1) Тау астында анасы, чыгып кача баласы.

2) Тауда туса да тауны яратмый.

3) Суның башы тауда, аягы-диңгездә.

 

Чишмәләр тау астыннан, тау итәгеннән бәреп чыкканнар. Алар безгә эчәр өчен, юыну, табигатьне бизәү өчен кирәк.

Әлмәт шәһәрендә бик күп чишмәләр ага, аларның һәрберсенең үз исеме бар: «Өч каен», «Тегермән шарлавыгы», кеше исемнәре белән аталган чишмәләр «Габи», «Зөләйха», «Нияз», «Назим».

 

 

А.б: Китапның икенче битен ачыйк әле. Биредә “Музыкаль тәнәфес”

Бию «Чишмә юлы».

 

 

А.б: Китапның өченче битен ачып карыйк.

«Әлмәтнең киләчәге»

Безнең балалар да Әлмәтнең киләчәге өчен янып торалар, хәзердән үк шәһәрнең горурлыгы булырга әзерләр, әйдәгез әле, сүзне үзләренә бирик.

 

1бала: Мин салам биек йортлар,

Салынган биек йортларда

Балкып кабына утлар.

Я, әйтегез, кем булам мин?

Әлбәттә, төзүче.

 

2бала: Янып торган чәчкә ясап

Өйләрне матурлаучы,

Кем икән соң, я, әйтегез-

Булырмын мин буяучы.

 

3бала: Шәһәр-авыл йоклый әле,

Без бик иртә торабыз,

Иләк биетеп он илибез,

Һәм мичне кыздырабыз.

Ипекәй һәр иртәдә

Килсен өчен өстәлгә

Без ипекәй пешерәбез.

А.б: Ил табыны икмәктән башлана.

 

4 бала: Мин теккән матур киемне

Барлык кешеләр кияр,

Үз эшемне бик тә сөюче

Булырмын мин тегүче.

 

1бала икенчесенә әйтә:

Сер әйтәм, дустым сиңа,

Тизрәк үсәсем килә,

Үскәч Илүсә апа кебек

Язучы буласым килә.

 

 

А.б: Язучы буласым килә дисеңме?! Балалар, ә сезнең чын язучы күргәнегез бармы соң? Китапның дүртенче битен ачыйк әле

«Театр күренеше»

 «Кояш бүләк итәм», «Эмилия уңган кыз» хикәяләрен сәхнәләштерү.

 

Бу күренешләр Илүсә апагыз язган хикәяләр буенча куелды. Ул залда утыра, сез миңа аны бирегә чакырырга ярдәм итегез. Балалар, кунаклар арасыннан аны эзләп табыйк әле. Мин сезгә ярдәм итәм. Ул көләч йөзле, сөйкемле, озын чәчле, кара күзле, гел елмаеп кына тора.

(Балалар Илүсә апаларын кунаклар арасыннан эзләп табып түргә утырталар) (Музыка)

 

А.б: Хәзер Илүсә Нәбиуллина белән якыннанрак танышып китик. Сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез. (Мин кечкенәдән язучы булырга хыялландым, сезнең кебек чакта бик яратып шигырьләр сөйли идем, туган як табигатен, киң басуларын ярата, шулар турында шигырьләр яза идем.) Балалар сораулары.

 

– Сез беренче шигырегезне кайчан яздыгыз?

– Сез Әлмәтне яратасызмы?

 

 

Китапның бишенче битен ачыйк әле.

«Шигырь язу»

 

А.б: Илүсә апа матур шигырләрен укып кызыктырды, без дә шигырь язып карыйбызмы әллә?

(Илүсә Нәбиуллина шигырьләр укый, балалар соңгы юлына рифмага туры китереп тəмамлыйлар).

А.б: Менә бит поэзия ничек матур яңгырый, сезнең сүзләр рифмасын туры килеп торды.

 

 

Китапның алтынчы битен ачып карыйк.

Юбилей уңаеннан чәчәкләр бəйлəме төшерелгән слайд.

 

А.б: Безнең шәһәребез туган көнен – 60 еллык юбилеен билгеләп үтә, ә менә Илүсә апабыз нинди бәхетле кеше: ул да күптән түгел генә туган көнен -юбилеен билгеләп узды.

Илүсә ханым Нәбиуллина, сезне туган көнегез белән котларга рөхсәт итегез! Без сезне тәбриклибез!

 

1бала: Сезгә озын гомер,

2бала: ныклы сәламәтлек,

3бала: зур шатлыклар,

4бала: олы бәхетләр,

 

А.б: Иҗат чишмәгезнең беркайчан да савыкмавын, яңадан-яңа шигырьләрегез, әкиятләрегез, кечкенә хикәяләрегезн белән безне гел сөендереп торуыгызны телибез. (Матур музыка яңгырый букет тапшырыла)

 

 

Китапның җиденче битен ачыйк әле.

Җыр - котлаулар дәвам итә.

 

А.б: Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Хәзер без сезнең игътибарыгызга «Нәни ил» балалар бакчасында эшләүче музыка җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйловна иҗат иткән «Әлмәтем – киләчәгем» дигән җыр тәкъдим итәбез. Рәхим итеп тыңлагыз. (Балалар костюмнардан чыгалар).

 

А.б: Балалар, безнең китабыбыз укылып та бетте, сез безнең киләчәгебез, киләчәк буын сезнең кулларда. Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

 “35 нче “Нәни ил” гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ШАЙГАРДАНОВА РӘМИЛӘ ХАРИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий