Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”

ммимс6-7 яшьлек балалар өчен

 

Максат.

Юл билгеләрен, урам аша чыгу кагыйдәләрен ныгыту.

Урамда юлда үзеңне дөрес тоту турындагы белемнәрен ныгыту.

Үзеңне чорнап алган тирә – юньгә (мохиткә) ихтирам хисе hәм игътибарлык тәрбияләү.

 

 

Тәрбияче. Исәнмесез, дусларым!

Бүген бездә бәйрәм көн,

Кояш та көлә күктә,

Дәртле, күңелле уен

Бик күптән безне көткән.

 

Бүген “Эшлекле уен – КВН” үткәрелә.

Кичәбезнең темасы “Юлда йөрсән бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”. Уен – ярышта 2 команда катнаша.

 

Залга “Светофор” командасы чакырыла. Залга “Зебра” командасы чакырыла. Жюри әгъзаләре билгеләнә.

Ярышларны башлыйбыз,

Барыбыз да тапкыр без,

Барыбыз да зирәк без.

Сынашыйк көчебезне.

 

Тәрбияче. Сүз команда капитаннарына бирелә.

 

“Светофор” капитаны.

Без уяу дусларыбызга

Кайнар сәләм юллыйбыз,

Ярышларда зирәк, тапкыр

Булуыгызны телибез.

 

“Зебра” капитаны.

Без бәйрәмгә килдек бүген

Бер дә ялкауланмагыз

“Светофор” га сәләм юллап

Уңыш теләп калабыз.

 

 

I ТУРНЫ БАШЛЫЙБЫЗ.

Командаларга юл билгеләре таратыла. “Бу нинди билге” уены уйнатыла. Мин сезгә сорау бирәм, ә сез тиешле юл билгесен күтәрәсез. Җавап дөрес булган очракта командага 1 флажок куела.

 

1 нче дүрт сорау “Светофор” командасына бирелә.

  1. Без машинабыз белән кунака барырга чыктык. Юлда машина ватылды. Нинди билгегә карап ремонтлау урынын табарга була?
  2. Без кибеткә керергә уйладык. Машинабызны калдырып тору өчен нинди билгене табарга кирәк?
  3. Без юлыбызны дәвам иттек. Ләкин безнең бензин аз калган икән. Нинди билге буенча без бензин салу урынын табарбыз икән?
  4. Кайдадыр паровоз тавышы ишетелә. Нинде билге якында шлагбаумлы тимер юл барлыгын күрсәтә?

 

“Зебра” командасына сораулар.

  1. Хәзер безгә юлыбызны дәвам итәр өчен борылыш ясарга кирәк. Нинди билге борылыш урынын күрсәтә?
  2. Кунакка барганда без бары тик автомобиль юлыннан гына бардык. Аны нинди билге күрсәтә?
  3. Борылыштан соң бер яклы хәрәкәт юлыннан гына бардык. Аны нинди билге күрсәтә?
  4. Без килеп життек. Туганнарыбызга керү өчен юлны аркылы чыгарга кирәк. Аны нинди билге күрсәтә.

 

2 бирем.

Капитаннар чакырыла.

“Билгене жый” уены

Һәр капитанга конверт эченә салынган кәгазь кисәкләреннән юл билгеләрен җыярга кирәк. Анын нәрсә аңлатуын, кайда куелуы турында сөйләргә.

 

Жюри балаларның җавапларын бәяли, нәтиҗә белән таныштыра.

 

 

II ТУР

Тәрбияче. Балаларга табышмаклар әйтелә. Балалар табышмаклар җавабын конверт эчендәге рәсемнәр белән билгеләргә тиеш. Җавап дөрес булган очракта берәр флажок куела.

 

“Светофор” командасына:

1. Барам, барам очы юк (Юл)

 

2. Кылга асылына, тимергә таяна. Утыртып чаба, теләсәң кая. (Трамвай)

 

3. Ат түгел, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе йөри тыр да тыр

Я, бу нәрсә, кем әйтер (Трактор).

 

“Зебра” командасына:

1. Урамнарны күзәтеп,

Узганнарны кисәтеп.

Чатта тора ул,

Сакта тора ул (Полиция)

 

2.“На” дисәң йөрми.

“Трр” дисән туктамый,

Печән салсаң ашамый,

Койрыгын борсан,

Кычкыра – кычкыра чаба. (Машина)

 

3. Ике аяклы үгез

Маңгаенда куш мөгез.

 

УЕН “СВЕТОФОР”

Барлык балалар да катнаша:

“Яшел” – дип сигнал биргәндә, бер түгәрәк буйлап биеп барасы.

“Сары” – урында биисе.

“Кызыл” – туктап калалар.

Ялгышкан бала уеннан чыга, кайсы команда баласы ахырдан кала, шул җиңүче була.

Нәтиҗә ясала.

 

 

 III ТУР

Әкият герое – Белмәмеш керә.

Белмәмеш. Исәнмесез, балалар, кунаклар.

Тәрбияче. Исәнмесез! Рәхим итегез. Безнең бәйрәмебездә кунак булырсыз. Безнең юл йөрү кагыйдәләре буенча уен бара.

Белмәмеш. Ә, мин юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләм!

Тәрбияче. Алайса, син юлда дөрес йөри беләсеңдер?

Белмәмеш. Беләм, беләм. Нишләп белмәскә?

Тәрбияче. Я, без сине сынап карыйк әле. Урам аркылы чыкканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Белмәмеш. Ничек инде нәрсәгә? Икенче як урамга карыйсың да йөгереп чыгасын.

Балалар, Белмәмеш дөрес әйтәме?

Балалар. Юк.

 

Тәрбияче. Ә ничек дөрес була? Светофор” командасы җавап бирсен әле.

Бала. Урам аркылы чыкканда светофорга игътибар итәргә кирәк. Ә светофор булмаса, сулга, уңга карап, машина булмаса, әкрен генә урам аша чыгарга кирәк.

Тәрбияче. Дөрес. Автобустан төшкәч, сиңа икенче якка чыгарга кирәк булса, нәрсә эшләргә?

Белмәмеш. Әй, автобусны әйләнеп китәргә hәм тиз генә йөгереп икенче якка чыгарга.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез булыйшык Белмәмешкә. “Зебра” командасы җавап бирсен әле.

Бала. Автобус киткәнен көтеп торырга, аннан соң машиналар юклыгына инангач, юл аша чыгарга була.

Тәрбияче. Менә күрденме, син әле иң төп кагыйдәләрне дә белмисең. Ә шартлы билгеләрнең нәрсә аңлатканын беләсеңме?

Белмәмеш. Беләм, беләм, әлбәттә.

Тәрбияче. (Күп билгеләр күрсәтә). Алай булса, миңа шушы билгеләр арасыннан жәяүлеләр чыга торган юлны аңлаткан билгене табып бирче.

Белмәмеш (Билгеләр арасыннан “Ашханә тукталышы” дигән билгене аерып күрсәтә). Менә бу билге миңа бик ошады. Анда пычак та, чәнечке дә бар, тик тәлинкә белән берәр тәмле әйбер генә җитми. (Эчен сыпыра).

Тәрбияче. Әх син! “Светофор” командасы, шул билгене табып бирегезче. Аның турында нәрсәләр беләсез?

Бала. Бу билге шоферларга тиздән җәяүле юлы булачагын, игътибарлы булырга кирәклеген кисәтә. Жәяүле сукмагы булган урыннарда күела.

Тәрбияче. Балалар, Белмәмешне тагын бер тапкыр сынап карый әле. “Игътибар, балалар!” билгесен тап.

Белмәмеш. “Игътибар, балалар!”, “Игътибар, балалар!”. “Игътибар, Белмәмеш!” булса бер хәл иде. Ә монда андый билге юк.

Тәрбияче. “Зебра” командасы, бу сорауга җавап бирегез инде.

Бала. Бу билге шоферларны алда ясле-бакча, я мәктәп буласын, юлда балалар булуы мөмкин икәнен аңлата. Балалар күп булган урыннарда куела.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер сезнең белән бер уен уйнап алыйк. Сез мин әйткән сүзләр белән килешәсез икән, тыпырдагыз.

  1. Урамны аркылы чыгам җәяүле сукмагыннан.
  2. Карамыйча светофорга йөгерә берәү юлдан.
  3. Җәмәгать транспортында кычкырып, уйнап барам.
  4. Кем белә кызыл төснең юл ябык дип әйткәнен?
  5. Машина юлында туп уйный, нинди бала ул тагын?
  6. Юл аркылы чыкканда сулга, уңга карыйм мин.

Тәрбияче. Булдырдыгыз! Ә хәзер жюри уенның нәтиҗәсе белән таныштырыр.

Белмәмеш. Рәхмәт сезгә, балалар! Мине күп нәрсәгә өйрәттегез. Юлда чыканда сезгә ышанырга була икән.

Тәрбияче. Шунын белән безнең уеныбыз тәмам. Белмәмеш! Сине “Светофор” мәктәбенә урнаштырасы булыр. Урамда үзеңне ничек тотарга өйрәнерсең, юл йөрү кагыйдәләре белән танышырсың.

 

Сау булыгыз! Юллар тыныч имин булсын!

 

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Шәмәрдән авылы

“Шәмәрдән 3 нче номерлы “Салават купере” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НАСЫРОВА АЛИНӘ КАМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий