Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Нинди серләр саклый икән әбиемнең сандыгы?”

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.

 

 

Бәйрәмнең максаты:

Күңел ачу чараларында актив катнашырга омтылыш формалаштыру, халкыбызның гореф-гадәтләрен. Буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрнең исемнәрен (бәби итәкле күлмәк, алъяпкыч, камзул, түбәтәй, калфак) хәтерләрендә калдыру. Шигырь һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыруны дәвам итү. Нәфасәти зәвыкларын үстерү, әйләнә-тирәдәге предметларны бәяли белергә өйрәтү.

Татар халкына,фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

 

Алдан эшләнгән эшләр:

Кечкенә музейга экскурсиягә бару; сандык һәм андагы әйберләр белән танышу; шигырьләр өйрәнү.

 

Материал:

Өй күренеше, чиккән әйберләр, каба, сандык, өстәлдә самавар, татар халык ашлары.

 

 

Дәрес барышы:

Алып баручы балалар белән залга керә.

А.б: – Балалар, әйдәгез, Миңлеҗамал әби янына барып кайтабыз, әзерләгән бүләгебезне дә тапшырырбыз.

 

Җыр:”Би-би-би”.

Автобуска утырып,

Сәяхәткә барабыз.

Би-би-би, би-би-би,

Сәяхәткә барабыз.

Барабыз урман аша,

Безгә кояш елмая.

Би-би-би,би-би-би,

Безгә кояш елмая.

 

А.б: -Менә килеп тә җиттек. Балалар, карагыз әле, авыл өйләре нинди матур. Халкыбыз элек-электән матур итеп йортларын бизәгән. Шакып карыйк әле. Өйдә кеше бармы? Керергә мөмкинме? (Шакыйлар. Өйдән әби чыга.)

Әби: -Керегез, керегез, түрдән узыгыз!

Балалар: Исәнмесез-саумысыз…

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый, шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз?

(Алып баручы кул биреп әби белән исәнләшә.)

А.б: -Исәнме Миңлеҗамал әби. Исән сау гына яшәп ятасызмы? Балалар, бу безнең әби белән бабайның өе. Бу өйнең бизәкләрендә күңел нуры, җитез кулларның осталыгы күренә. Балалар карагыз әле, өйнең түрендә ямьбиреп сандык тора.

Бала: -Әбиемнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез сорыйк үзеннән

Ачып күрсәтсен безгә.

Әби: -Әйе, сандыкта халкыбызның буыннан-буынга тапшырылган күңел байлыгы саклана. Әйдәгез, бергәләп ачып карыйк, бәлки яшь чагым искә төшәр.  (Әби сандыгыннан күлмәк чыгара.)

Әби: – Бу минем туй күлмәгем, бабагызга кияүгә чыкканда кигән күлмәгем. Бу күлмәк минем өчен зур истәлек.

Бала: -Матур изү бизәп тора

Күлмәгенең күкрәген.

Диңгез суы кебек тора,

Дулкынланып итәге.

А.б: – Балалар, карагыз әле Миңлеҗамал әби яшь чагында ничек матур киенгән. Әйе, татар-хатын кызлары милли киеменә –аска киңәеп киткән күлмәк, озын камкул керә. Миңлеҗамал әби, ә синең алъяпкычың бармы?

Әби: (Балаларга алъяпкычын күрсәтеп) – Әйе бар, карагыз әле ул нинди матур, ике кесәсе дә бар, мин аны үзем кичләрен кызлар белән чигеп утырдым. (Әби калфак чыгара.)

Әби: -Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?

Балалар: -Калфак.

Әби: -Ә калфакны кемнәр кия?

Балалар:- Әниләр, әбиләр, кызлар, апалар.

А.б: -Әйе, хатын-кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора.

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак бигрәк матур,

Бик килешә йөземә.

 

Әби: -Кая әле, килешә микән? (Шигерь сөйләүчегә кидереп карый.)

А.б: -Миңлеҗамал әби, сезнең киемнәрегез кызлар өчен генә мени?

Әби: -Нишләп? Бу түбәтәй ошамыймени?  (Әби түбәтәй күрсәтә.)

А.б: -Нинди осталык белән чигелгән бизәк.

Әби: -Түбәтәйне кемнәр кия, балалар?

Балалар: -Абыйлар, бабайлар, малайлар.

А.б: – Әйе, бик дөрес.

Бала: -Уңган хатын-кызларыбыз

Түбәтәй дә теккәннәр

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Бала: -Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

А.б: -Балалар әйдәгез “Түбәтәй”уенын уйнап алабыз.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән,

Шаккатырыйм дигәнсең!

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемгә туктады.

Әби: -Ә менә бу сөлге бабагызга сабантуй  бүләге.

Бала: – Сөртенсәң – сөлге кирәк,

Көрәшсәң – сөлге кирәк.

Батырларга сабантуйда

Бирелгән сөлге бүләк.

А.б: -Балалар, әйдәгез “Кәри-Зәкәрия”уенын уйнап алабыз.

(Кәрия-Зәкәрия” уены уйнау.)

Әби: -Ай-һай, матур уйныйсыз, оста биисез. Ә менә минем читекләрем турында бернәрсәдә әйтмәдегез.

Бала: -Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөртәләр.

Аларны татар кызлары,

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

А.б: -Әйе, чын матурлык һәркемне сөендерә. Нинди матур бизәкле читекләр. Рәхмәт сезгә, Миңлеҗамал әби, сандыгыңның байлыгын күрсәткән өчен, синдә күңел ачып, халкыбызның милли сәнгате белән якыннан таныштык. Балалар, әйдәгез Миңлеҗамал әбигә рәхмәт әйтәбез.

Балалар: -Рәхмәт, Миңлеҗамал әби!

А.б: -Миңлеҗамал әби, без сезгә буш кул белән килмәдек. Бу сөлгене балалар үзләре бизәде.

Әби: -Нинди матур сөлге, рәхмәт сезгә балалар! Минем дә сезгә күчтәнәчем бар. (Чәк-чәк бирә.)

Балалар: -Рәхмәт! Саубул, Миңлеҗамал әби.

Автобуска утырып кире кайталар.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“Сөембикә” балалар бакчасының

татар теле тәрбиячесе

СӘХБЕТДИНОВА ФИДАНИЯ ӘЛФӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий