Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Бишек җыры көйләп устерик”

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.

 

 

Зал авыл өе итеп бизәлгән, бүгенге көннәр, уртада өстәл, табын әзерләнгән. Шул вакыт шаулашып-гөрләшеп яшь әни белән кунаклар кайта, табын артына утыралар, яшь һәм өлкәнрәк ханымнар, балалары белән килгәннәре дә бар.

Бала елый.

 

Яшь әни: Я, алтыным,елама! (юата, уенчыклар бирә, ашатып карый). Нәрсә булды инде, чү, җимешем, елама улым.

1 нче ханым: Әллә Халидә әбине чакырыйкмы?

Кунаклар: әйдәгез, әйдәгез! Халидә әбиии!!!Халидә әби! (Күрше бүлмәдән Халидә әби чыга)

Яшь әни: Әби, һич туктатып булмый, елый.

Әби: И-и-и, балакайларым кайткан, сизми дә калганмын, елый мени? Кая бир әле үземә (баланы ала, бишек җыры көйли башлый).

 

Шаян улым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

 (М.Җәлил шигыре,Җ. Фәйзи көе)

 

Бала изрәп йоклап китә.

 

Әби: И-и, балалар, яшь әле сез, аңлап бетермисез, ана назы белән бергә йөрәк җылысы белән сугарылган бишек җыры кирәк сабыйга, шул салмак көй баланы тынычландыра, йоклата.

2 нче ханым: И-и, Халидә әби, хәзер бишек җыры көйләмиләр инде, әнә магнитофон бар.

Әби: Бар да, ләкин, ана җырын ул алыштырамени? Тыңла әле, Алсу кызым, Менә без яшь вакытта, ул магнитофон дигәнегез булмады, мин дә яшь идем, сезнең кебек төшенеп җитми идем. Бишек җыры кирәк бит ул (уйланып куя).

 

Алгы планда әбинең яшь чагы. Яшь ана, аның әнисе, 6-7 яшьлек бала. Яшь баланы әнисе төрә.

Әни: Гөлдергү – гөлдергү, бигрәк чибәр – кемдер бу!!! (Баланы төрә, бишекә сала)

(Олы кызына эндәшә) Кызым, әбиеңә булыш – сеңлеңне карап тор әле, мин кош-кортларны барлап керәм (Әни чыгып китә, кыз әби янына килә)

Кыз: Әбием, син миңа җырлый торган бишек җыры ничек башлана әле?

Әби: Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу…

Кыз кушыла: Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу

Йокла кызым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым,

Кичтән йокың кала да,

Елап үтә көндезен.

 

Кыз (сөенеп): Әби йоклады, мин сабакларымны карыйм инде.

Әби: Бар, бар кызым. (үз алдына сөйләнеп) Әйе, элек-электән үк бишек җыры тыңлап үскән баланың теле тиз ачыла диләр иде, сәләтле, күп белеп үсә торган бала була диләр иде, хак сүз шул, хак сүз…Бишек җырлары аша сабый тәүге тапкыр матурлык, йөрәк җылысы, ата-ана, өлкәннәр мәхәббәте һәм мәрхәмәте турында белә.

Күренеш тәмамлана, артагы планга күчелә.

 

Әби: менә шулай балалар көйләр кирәк икән шул…Безнең эш күп булдыыы, балаларым да бер-берсен тибрәттеләр, әле Ләйләм энесенә болай дип көйли иде:

 

Әлли-бәлли бәү итә,

Энем йокыга китә.

Йоклатканга энемне

Әнкәй мине пәп итә – дип җырлый иде.

 

1 нче ханым: мине дә әби көйләп йоклата иде. Менә тыңлап карагыз әле. Кунаклар яле-яле, әйдә.

Бишек җыры “Син минем нәнием” Э.Шарифуллина шигыре.

 

Әби: Рәхмәт балам, әбиең өчен рәхмәт, онытмаган өчен рәхмәт, сабый чакта ишеткән, истә кала шул, балаларым.

3 нче ханым: миңа да әни һәрвакыт әйтә иде.

Ана назы – җирдә ул мәңгелек

Мәңгелек җыр – бишек җырыбыз.

Әйе, бездән соң да булыр инде бишек җырлары.

2 нче ханым: шулай, шулай кызлар, ләкин үзгәрә ул, әнә хәзер заманча итеп җырлыйлар. Кызым, Диана, әйдә апаларга үзеңнең бишек җырын жырла әле.

Диана җырлый.

Әби: Менә техника дигәннәре…бигрәк матур җырлыйсың, сөбеханалла, күз тимәсен!

Балалар, рәхәт чаклар сезнең, ләкин бишек җырларын онытмагыз, олыгайгач минем дә сүзләрне искә алырсыз әле:

Әдәгез әле бергәләп “Бәллү”не көйлик әле. Кушылыгыз.

 

“Бәллү” Дәрдемәнд шигыре, Р.Ахиярова көе.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“Сөембикә” балалар бакчасының

татар теле тәрбиячесе

СӘХБЕТДИНОВА ФИДАНИЯ ӘЛФӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий