Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Бәби ашы”

БәбиМәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен

 

Максат:

Балалар фольклоры, халык авыз иҗаты аша балаларны туган телебезне яратырга өйрәтү, фольклор элементлары белән таныштыруны дәвам итү, зиһеннәрен, тапкырлыкларын арттыру, сөйләм телен баету, эстетик зәвык тәрбияләү.

Әзерлек эшләре:

Уеннар, җырлар, мәкальләр, шигырьләр, биюләр өйрәнү.

 

 

Татарча җиһазланган өй эче күренеше. Салмак кына музыка яңгырый. Әни бишектә җырлый-җырлый бәби тирбәтә. 

“Тал бишек” җыры.

 

Тәрбияче: Хәерле кич, балалар. Без бүген Зөлфия апаларга, улы Алмаз тууы белән котлап “бәби ашына” барырбыз дип сөйләшкән идек. Сез әзерме?

Балалар: Әзер.

(Ишек шакыйлар, ишектән балалар керә).

Балалар: Исәнмесез. Хәерле кич.

Зөлфия апа: Исәнмесез, балалар! Әйдәгез түрдән узыгыз.

(Балалар басып торалар. Зөлфия апа шигырьне сөйләп балаларны утырта).

               Менә килде кунаклар

Аларга сый әзерлә,

Тиешенчә кадерлә.

Юмартны утырт югары,

Саранны утырт сәкегә,

Юашны утырт яныңа,

Гаделне утырт алга,

Яманны утырт сулга,

Яхшыны утырт уңга.

Тәрбияче: Балалар, тыңладыгызмы, кунакларны каршы алу сүзләрендә нинди зур мәгънә тупланган. Юмартка да, саранга да, гаделгә дә халкыбыз бәяне кунак өстәле янына урнаштыру аша күрсәтә алган. Зөлфия апа, без балалар белән сезнең гаиләгезне улыгыз Алмаз туу белән котларга килдек. Сез бәбине йоклатканда, аны үчти-үчти иткәндә, юындырганда әйтелә торган бик матур сүзләр беләсез икән. Безгә шул сүзләрне ишеттерәсезме?

Зөлфия апа: Әйе шул, андый сүзләрне мин бик күп беләм. Аларны сезнең дә өйрәнәсегез киләме?

Балалар: Әйе.

Зөлфия апа: Ярый алайса, бергәләп өйрәнербез. Ә хәзер әйдәгез, сезне улым Алмаз белән таныштырыйм әле.

Тәрбияче: Балалар, безнең халкыбызда бәбине карарга килгәч, аның бишек киезе астына тиенле акча яки исле сабын куеп китә торган йола бар. Әйдәгез, без дә бу гадәтне искә алыйк.

 

(Балалар урыннарыннан торып бер-бер артлы тиенле акча яки сабынны бишек киезе астына куялар һәм бәбине карыйлар. Балалар урыннарына утыралар).

 

Зөлфия апа: (Бишек янында).

Улым, тор әле, тор,

Ач күзеңне: дөньядыр,

Озак йоклама син тор,

Озак йоклаганның бәхете юктыр.

(Әни кеше баланы бишектән ала).

Кара әле синең яныңа күпме апалар, абыйлар килгәннәр.

Әни кеше баланы тотып утыра).

Тәрбияче: Балалар, бәби уяту сүзләрендә нинди зур мәгънә бар.

“Озак йоклама син, тор,

Озак йоклаганның бәхете юктыр.”

Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

Бала: Озак йоклаган кешенең вакыты калмый.

Бала: Эшләмәгәч ашарына ризыгы, кияргә киеме булмый.

Зөлфия апа: Бик дөрес әйтәсез. (Алмаз уянды). Әйдәгез әле, балалар, үстерик әле.

Сузылсын, су буе булсын,

Киерелсен, киртә буе булсын,

Тәүфикълы, бәхетле булсын.

Ә бәхет теләү нәрсә соң ул? Беләсезме?

Бала: Әйе, бәхет ул – акыллы, белемле булу; сау-сәламәт булып, әти – әни белән бергә гөрләшеп яшәү.

Зөлфия апа: Сез мине шаккатырасыз, күп нәрсәләр беләсез. Әйдәгез әле улларым, кызларым бала уяту, үстерү сүзләрен бергә кабатлап алыйк.

Бергә:            Улым, тор әле, тор,

Ач күзеңне: дөньядыр,

Озак йоклама син тор,

Озак йоклаганның бәхете юктыр.

Зөлфия апа: Булдырдыгыз.

Сузылсын, су буе булсын,

Киерелсен, киртә буе булсын,

Тәүфикълы, бәхетле булсын.

Зу – у – у – у – р    ү – с – с – с.

(Зөлфия апа баланы бишеккә сала, әкрен генә бер бала тирбәтә).

Зөлфия апа: Улларым, кызларым, әниләрегез, әбиләрегез сезнең сеңлегезне яки энегезне караганда әйтелә торган әйтемнәр, шигырьләр беләсезме?

(Сөйли торган бала бишек янына килеп басып торып сөйли).

Бала: Минем әбием энемне уятканда менә мондый сүзләр әйтә:

Алтын, алтын, алтыным,

Минем йөрәк ялкыным,

Уян, бәбием, күз нурым,

Кояш булып балкырмын.

Бала: Ө мин “үс-үс” иттерү сүзләрен беләм. Аны миңа әнием өйрәтте.

Зөлфия апа: Яле, яле, улым, сөйләп кара.

Бала: Үс, үс, улым, үс әйдә,

Дөнья бик киң, сыярсың.

Аягың җиргә терәрсең.

Башың күккә сузарсың.

Бу җирләргә сыймасаң,

Галәмнәргә чыгарсың.

Күчтәнәчләр алып кайтып

Әнкәеңне сыйларсың.

Зу – у – у – у – р    ү – с – с – с.

Зөлфия апа: Әниең бик матур эчтәлекле әйтем өйрәткән.

Бала: Мин бәби юындырганда әйтелә торган сүзләр беләм. Аларны әнием энемне юындырганда әйтә. Мин дә аңа булышам.

Йомшак су, йөгерек су,

Минем бәбине чиста юсын,

Баламның башын юсын,

Баламның битен юсын,

Баламның күзләрен юсын.

Битләре алсулансын,

Күзләре нурлансын,

Авызы елмайсын,

Гәүдәсе агарсын,

Аяк – куллары көчле булсын,

Сау-сәламәт,

Таза, нык булсын.

Зөлфия апа: Әниең энеңне бигрәк акыллы, матур сүзләр әйтеп юындыра икән. Балалар, иптәшегез әйткән сүзләрнең  мәгънәсен аңладыгызмы?

Бала: Ул сүзләр тәмле телле булырга кушалар. Матур итеп  сөйләшергә, һәрвакыт чиста булып йөрергә кирәклеген аңлаталар.

Зөлфия апа: Бик дөрес.

Тәрбияче: Ә без бүләккә бер бию өйрәнеп килдек. Ягез әле, балалар, бүләк итик.

Зөлфия апа: Кызым, миңа Алмазны тирбәтергә булыш әле.

“Дуслык биюе” (6 пар).

(Залга күршеләре (әти-әни, бала) килеп керәләр).

Күршеләр: Исәнмесез, күршеләрем. Әйдәгез узыгыз, түрдән узыгыз.

Әни: Без Алмаз туу белән гаиләгезне котларга дип килдек.

(Бишек янына килеп, баланы карыйлар, киез астына сабын куялар, күчтәнечкә чәк-чәк алып киләләр, тапшыралар.)

Әни: Улым, улым, кил әле, кара  әле. Син дә шулай бишектә яттың, үстең. Хәзер нинди зур булдың. Алмаз да баһадирдай көчле, матур, таза булып устең.

Зөлфия апа: Әйдзгез турыгыз, күршеләрем.

(Утыралар).

Әти: Балалар, без сезгә табышмак әйтик әле. Ул менә болай:

Кайвакыт корыч кебек каты,

Кайчакта татлы, баллы,

Ә кайчакта әремнән дә әче,

Кайвакытта кылыч кебек үткен,

Елан кебек чага да белә ул.

Ул нәрсә?

Әни: Уйлыйбыз, уйлыйбыз. Я кем әйтә ала?

Балалар: Тел.

Әти: Бик дөрес.

Әни: Баланың теле әни, әти, әби, бабай дигән сүзләр белән ачыла. Тел турында бик күп мәкальләр бар. Сез беләсезме?

Бала: Әйе, мин беләм. “Сөйли белсәң, тыңлый бел” дип өйрәтә мине әти.

Әти: “Аз сөйлә, күп тыңла” дип тә әйтәләр.

Әни: Әдәп юашы тел.

Бала: Әни миңа “Теле татлының дуслары күп” дип өйрәтеп тора.

Зөлфия апа: “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”.

Бала: “Иң татлы тел – туган тел

Анам сөйләп торган тел”.

Бала: “Тел елата да, юата да” дип әйтә минем бабам.

Әти яки Әни: Тел турында бик күп мәкәльләр беләсез икән. “Кешегә иң кирәге – ягымлы йөз, җылы сүз”.

Әти: Әйдәле улым, өйрәгән шигыреңне сөйлә әле.

Бала:

Үз ана телем – минем өчен

Матур, иң тәмле тел.

Үз телем – үз әйбәрем булган өчен

Ярата күңел.

Туган телем – татар теле,

Сандугачлар теле бит ул.

Үзе гади, үзе бөек

Ягымлы һәм моңлы бер тел.

Тәрбияче: Әйдәгез әле барыбыз да бергәләп  Г. Тукайның “Туган тел” җырын җырлыйк.

(Басып җырлыйлар).

Тәрбияче: Безнең Азалия дә Алмазга бүләк әзерләгән. Әйдәгез әле Азалияне тыңлыйк. (Скрипкада уйный).

(Залга Рәмзия әби белән оныгы Аделина керәләр, коймак пешереп, алып киләләр, кулларында сабын яики тимер акча).

Әби: Әссәләмәгаләйкүм!

Зөлфия апа: Вәгаләйкүмәссәлам! Узыгыз, Рәмзия әби, әйдә, уз, кызым Аделина.

Әби: Әй, Алмазны күрергә килдек оныгым беләм. Мә, күчтәнечне алып куй әле, кызым!

Зөлфия апа: Рәхмәт инде, Рәмзия әби, рәхмәт яусын.

Әби: Кил әле, оныгым, кил әле! Кара әле үзен! Нинди матур елмая. Тьфу, тьфу күз тимәсен тагын!

(Бала елый башлаган тавыш чыгара).

Әби: И карасана, әллә күз тиде инде.

Зөлфия апа: Юк, Рәмзия әби, аның йоклыйсы киләдер, шуңа әзрәк борчыла бугай.

Әби: Алайса, бишек җырлары җырлап юатыйк, тынычландырыйк, йоклатыйк.

(Бала бишекне тирбәтеп утыра).

Әби:

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Бәү-бәү итеп күз йомып

Изрәп кенә китәр бу.

Алма кебек тәгәрәп

Үсеп буйга җитәр бу.

Бала:

Әлли итәр бу бала.

Бәлли итәр бу бала.

Әтисе кайтып җиткәнче

Йоклап китәр бу бала.

Аделина:

Әлли-бәлли итәрсең,

Тыныч йоклап китәрсең.

Шулай тыныч йокласаң,

Бик тиз үсеп китәрсең.

 

Әлли-бәлли итәр бу,

Үсеп буйга җитәр бу,

Үсеп буйга җиткәчтен

Ил сакларга китәр бу.

Э-э-э-э-э-э-э.

(Бала йоклап китә).

Әби: Шушы бишек җыры белән элек-электән үк безне дә әниләребез тәрбияләгән, туган телебезгә мәхәббәт уяткан, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өйрәткән. Бишек җырлары баланы тынычлаттыра, тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә.

Әби: Алмазыбыз йоклаган арада җырлап, биеп алыйк әле. Биибезме, ә?

Балалар: Биибез.

Әби: Мин сезгә без кечкенә вакытта уйный торган “Түбәтәй” уенын өйрәтәм. Ризамы?

Аделина: Без аны беләбез бит, әбием.

Әби: Ничек беләсез?

Аделина: Балалар бакчасында апалар безгә өйрәттеләр.

Әби: Алайса, бик әйбәт. Апаларыгызгы рәхмәт, шулай халый уеннарын сезгә өйрәткәннәре өчен. Әйдәгез барыгызда түгәрәк булып басабыз. Уенны башлап җибәру өчен бер баланы санамыш санап билгелик әле. Әйдәле, оныгым.

Аделина:

Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде,

Март, апрель, май,

Май да бар да җай,

Яшәргән тугай,

Моңайган тургай,

Сайрый сандугач,

Кәккүк, карлыгач,

Чыркылдый чыпчык,

Син тик тор бу чык.

(Түбәтәй киеп бер бала уртада каршы якка йөри).

Җырлы-биюле уен “Түбәтәй” (2-3 мәртәбә).

Әби: Мин бик шатмын. Булдырдыгыз, улларым, кызларым һәм кунаклар.

(Урыннарга утырылар).

Тәрбияче: Алмазга егетләребез дә бүләк әзерләгәннәр. Әйдәгез әле егетләр – моряклар.

Бию “Моряклар биюе”. Барысы да утыралар.

Зөлфия апа: (бишек янына килеп) 

И, улың, уяндымы? Тыңлап яттымы? Ашыйсың да киләме?

Әни: Кил әле үземә, кил әле. (Әни кеше кулына ала)

Алмазым уянган, әйдәгез әле бергәләп матур сүзләр әйтеп үстерик әле.

Сузылсын, су буе булсын,

Киерелсен, киртә буе булсын,

Тәүфикълы, бәхетле булсын.

Син дә үсеп җиткәч, абыйлар кебек моряк биюләре биеп, армия сафларына китәрсең – илебезне сакларга, Аллаһ язса.

Тәрбияче: Ә хәзер барыгызны да, кунаклар, тәркем бүлмәсенә бәби ашына чакырам. Әйдәгез, рәхим итегез.

Татарстан Республикасы

Менделеев шәһәре

                 “САНДУГАЧЫМ” 8 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

1 категорияле тәрбиячесе

 ГАЙНЕТДИНОВА ЗӨЛФИЯ ЗӘКИ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий