Конспект: “Язгы табигать”
Зурлар төркемендә рәсем шөгыленең план-конспекты.
Программа эчтәлеге: Балаларны таныш рәсем ясау алымнарын: пумала, балавызлы карандашлар кулланып рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү. Пумаланың очы белән эшли белүдә, төсмерләрне дөрес куллана белүдә күнектерү. Юеш биттә рәсем ясау алымын ныгыту. Рәсемне тулы альбом битенә ясау теләген уяту. Язгы табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Сүзлек: табигать, күлләвек, төсмер, ачык зәңгәр, кәүсә.
Алдан үткәрелгән эш: күзәтү, рәсем карау, әңгәмә, матур әдәбият белән таныштыру.
Күрсәтмә җиһаз: язгы темага рәсемнәр, үрнәк, буяулар, палитра, пумала, балавызлы карандашлар, банка белән су, такта, мольберт, юеш поролон, магнитофон.
Таратма җиһаз: альбом бите, буяулар,пумала №3, палитра, балавызлы карандашлар, юеш поролон, банка белән су.
Методик алымнар: уен алымы, сораулар, шәхси якын килү, мактау, бәяләмә бирү, табышмак чишү.
Шөгыльнең төзелеше::
Кереш өлеш – 3 минут.
Төп өлеш – 17 минут.
Йомгаклау өлеше – 5 минут.
Балаларны оештыру:
1) Кереш өлеш: балалар өстәл артында икешәрләп утыралар.
2) Төп өлеш: балалар икешәрләп өстәл артында утыралар.
3) Йомгаклау өлеше: әзер рәсемнәр каршында ярымтүгәрәк ясап басалар.
Барышы: (Балалар кереп өстәл артына утыралар.)
Т: - Балалар, безгә ниндидер хат килгән, сезнең аны укыйсыгыз киләме? Әйдәгез, бергәләп укып алыйк. Аны безгә Ак Аю язып җибәргән.
«Исәнмесез, балалар. Мин төньяк полюста яшим. Монда салкын, бөтен җирдә ап-ак кар ята. Ә сездә хәзер яз җиткән икән. Минем сезнең янда буласым килсә дә, барып чыкмый, чөнки миңа салкын кирәк, ә сездә җылы. Шуның өчен минем сезгә бер үтенечем бар иде. Миңа яз рәсемен ясап почта аша җибәрә алмассызмы икән? Бик тә күрәсем килә. Рәсемегезне алгач мин бик шат булыр идем. Алдан ук сезгә рәхмәт әйтәм. Сау булыгыз, киләсе очрашуга кадәр. Сезне яратып Ак Аю.»
Балалар, мин инде Ак Аюга булышырга каршы килмәссез диеп уйлыйм. Булышабызмы? Ә хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, сез игътибар белән тыңлагыз.
«Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде;
Елап елгалар, яшьләр түгелде.
Көннәр озая, төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт? – Я, әйтеп кара.» (яз)
(Г.Тукай)
Т: -Бик дөрес әйттегез, бу табышмакның җавабы – яз. Балалар, менә бу рәсемнәргә карагыз әле, кайсы ел фасылы сүрәтләнгән? Ә ничек белдегез? Нинди билгеләрен күрәсез? (яз; кар эри, кар эрегән урыннарда яшел үләннәр күренәләр, гөрләвекләр ага, елгаларда су күренә) Бик дөрес әйтәсез. Менә бүген без дә сезнең белән яз рәсемен ясарбыз. Хәзер дөрес итеп утырыгыз да, мине игътибар белән тыңлап, карап торыгыз. Соңыннан үзегез ясарсыз. Башта мин рәсемнең аскы өлешен ясыйм. Пумаланы ак буяуга манып азрак кына карлы, җир чыккан, яшел үлән күренә торган урыннарны ясыйм. Зәңгәр буяу белән кечкенә гөрләвекләр дә ясап алам. Ә хәзер пумаланы юып куеп торам һәм балавызлы карандашларны алам. Алар белән мин агачлар ясыйм. Агач җирдән үсә, шуңа күрә мин аны астан өскә таба ясап менәм. Өскә таба аның кәүсәсе очлая. Ботаклары кәүсәгә таба булган җирләре юанрак торалар. Алардан тагын нечкә ботаклар чыканнар. Агачларның кәүсәләре көрән төстә, тик каенныкы гына ак һәм аның кара таплары бар. Һавада очып кайтучы кошларны да ясап үтәм. Әбәттә, язгы кояшны да онытмыйм. Менә хәзер мин юеш паралонны алып тиз генә альбом битен юешлим. Ул кипмәсен өчен тиз арада күк йөзен ясарга кирәк. Шуңа күрә мин пумаланы алып ачык зәңгәр төстәге күк йөзен ясыйм. Буяуны күп алмаска кирәклеген сез инде яхшы беләсез. Менә минем рәсемем инде әзер дә. Хәзер, әйдәгез эш тәртибен искә төшереп үтик әле.
(Балалар рәсем ясау тәртибен искә төшереп үтәләр.) Агач кәүсәсен ясау алымын искә төшерик әле. (Һавада агач кәүсәсен ясап үтәләр) Әйдәгез, хәзер азрак ял итеп алыйк .
Физкультминутка
Киң итеп җәеп колач, (кулларны як-якка җәяләр),
Килде яз, килде яз. (кул чәбәклиләр)
Елмаеп тора кояш, (кулларын өскә күтәрәлр)
Көн аяз, көн аяз. (кул чәбәклиләр)
Кыш буе яткан карлар
Эределәр, эределәр. (кул хәрәкәтләре)
Сыерчыклар, тургайлар
Килделәр, килделәр. (очу хәрәкәтләре)
Т: - Ә хәзер дөрес итеп утырдык та, эшкә керештек.
(балалар рәсем ясыйлар, мин алар янына килеп киңәшләр бирәм, ясап күрсәтәм, искәртәм, мактап алам. Шөгыль бетәргә 5-6 минут калгчач эшләрен тәмамларга кирәклеген искәртәм. Әзер рәсемнәрне тактага урнаштыра торам.)
Т: - Балалар, әйдәгез хәзер бергәләп сезнең рәсемнәрегезне карап үтик. Ак Аюга җибәрергә буламы, яз билгеләре күренәме икән? Игътибар белән карагыз, кемгә кайсы рәсем ошый? Ни өчен?
(Балалар рәсемнәргә бәяләмә бирәләр. Мин аларга сораулар ярдәмендә булышам.)
Т: -Балалар, сез чынлап та бик тырышып эшләдегез. Рәсемнәрегез матур, пөхтә килеп чыканнар. Бигрәк тә Диана, Җәмилә, Ралинә, Алина, Эльвина, Ренат тырышканнар. Ак Аю сезнең рәсемнәрегезне алгач сөенер диеп уйлыйм.
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре
“61 нче балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
АЛЕКСЕЕВА ФӘНЗИЛӘ ШАМИЛ КЫЗЫ
Комментарии: |