Яңа фикерләр:

postheadericon Рус тәрбиячеләре арсында конкурс сценарие: “Без татарча сөйләшәбез”

konkursИсәнмесез, кадерле тәрбиячеләр! Бүген рус тәрбиячеләре үзләренең белемнәрен күрсәтергә җыелдылар.

 

Бүген була КВН,

Гаҗәп күңелле уен.

Рус тәрбиячеләре ярыша,

Менә була тамаша.

 

Кадерле дуслар! Бүген бу залда татар телен хөрмәт иткән, татар телен өйрәнгән тәрбиячеләр утыра. Алар “Без татарча сөйләшәбез” – дип аталган конкурста көч сынаячаклар. Зур уңышлар телим сезгә!

 

1. Жюри әгъзалары белән таныштыру.

2. Командалар белән танышу.

Тапкырлар командасы (находчивый, остроумный)

Безнең исем: Тапкырлар.

Безнең девиз: Тапкырлар җиңәр, оттырмас, сезгә куып тоттырмас!

 

Зирәкләр командасы (одаренный, смекалистый)

Безнең исем: Зирәкләр

Безнең девиз: Зирәк һәр җирдә кирәк, тик чын зирәк бик сирәк.

 

Шүрәле: Кайда эләктем соң мин?

Алып баручы: Шүрәле, монда нишләп йөрисең?

Шүрәле: 53нче балалар бакчасына кунакка чакырганнар иде. Бу 53нче балалар бакчасы түгелдер бит?

Алып баручы: Юк, бу 45нче балалар бакчасы.

Шүрәле: Ә сез монда нишлисез?

Алып баручы: Безнең монда татар телен бик яхшы белгән рус тәрбиячеләре арасында конкурс бара.

Шүрәле: Ягез әле, бер килгәч тикшереп китим, ничегрәк беләләр икән татар телен?

Шүрәле тәрбиячеләргә сораулар бирә.

– Сез кем?

– Сез кайда яшисез?

– Сезгә ничә яшь?

– Сез кайда эшлисез?

– Сез татарча беләсезме?

– Сез тәрбиячеме?

Шүрәле: Бик яхшы беләләр икән татар телен. Ашыгам, мине бит 53 балалар бакчасында нәни дусларым көтә. Уңышлар сезгә, җиңүләр юлдаш булсын! Сау булыгыз.

 

3. Переведи на татарский язык. Фигыльләрне һәм исемнәрне татар теленә тәрҗемә итәргә.

 

4. Тапкырлар командасы: Как вы будете успокаивать, общаться с вновь пришедшим ребенком не владеющим русским языком.

 

Зирәкләр командасы: К вам в детский сад пришли гости(комиссия). Как вы их встретите, пригласите в группу?

 

5. Безнең тәрбиячеләр кибетләрдә булып кайттылар. Әйдәгез әле, карыйк, нәрсәләр алдылар икән?

Видиоролик карау. “Яшелчә кибете”, “Киемнәр кибете”. Интервью алу.

 

6.Тема: “Татарстан – моя республика”

Вопросы:

– Сез кайда яшисез?

– Сез нинди республикада яшисез?

– Татарстанның башкаласын әйтегез?

– Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

– Нинди татар бәйрәмнәрен беләсез?

 

Презентация: Какая команда первым угадает писателей Татарстана?

Презентация: Татарская кухня. Игра называется “Кто что запомнил”

 

7. Командалар үзләре пешереп килгән татар халык ашларын күрсәтәләр һәм алар турында сөйлиләр. (Жюрига бүләк итәләр)

 

8. Рәсемгә карап җөмлә төзү.

– Әни урындыкта утыра.

– Әти ботка ашый.

– Әби чәй эчә.

– Малай караватта йоклый.

– Песи сөт эчә.

– Бабай урындыкта утыра.

– Эт аш ашый.

– Кыз диванда йоклый.

 

9. Музыкаль пауза.

Һәр команда үзләре теләгән җырларын җырлыйлар.

 

Бәйрәмебез ахырына да якынлашып килә.

Сүз жюри әгъзаларына бирелә.

 

Җанатарларга сораулар.

  1. “Ай” иҗегенә башланган кеше исеме уйлап әйтергә.
  2. “Гөл” иҗегенә башланган кеше исеме уйлап әйтергә.
  3. Уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә нинди сүзләр өйрәндек?
  4. Рус кешесе, ә үзе танылган татар композиторы. Кем ул?(Александр Сергеевич Ключарев)
  5. Мөселманнарның иң изге китабы. (Коръән)
  6. Татарстанның дәүләт телләре? (Рус һәм татар телләре.)
  7. Татарстанның нефть чыгару үзәге.
  8. Нинди шәһәр балык исемен йөртә?
  9. Әлмәт шәһәрендә нинди театр бар?

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

“Комбинацияләнгән төрдәге 45 нче “КОСМОС” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ЛЕОНТЬЕВА ГӨЛНАЗ ӘНӘС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий