Сценарий: “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү”
Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык үстерү; ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Кичәгә әзерлек: балалар белән татар телендә әни турында җырлар өйрәнү.
Җиһазлау: кичәдә куллану өчен магнитофон һәм дисклар, тиен, әни, аның кызлары өчен татар халык киемнәре.
(Өй күренеше, әни кызлары белән өйдә)
Алып баручы: Борын – борын заманда яшәгән ди бер әни. Аның булган ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, алар тук булсыннар, матур киенсеннәр өчен көне – төне эшләгән (Кызлар һәрберсе үз эшләре белән шөгыльләнгәннәр).
Җыр (барлык балалар бергә) “Туган телем” көенә.
Балам, диеп, көне – төне
Эшләгән ди, ул әни.
Алар өчен җанын да
Бирергә әзер әни.
Кушымта:
Кызларым, дип, кызларым,
Яшәгән бит ул әни.
Алар өчен тормышын
Кызганмаган ул, әни.( Р. Вахитова)
“Әни җыры” (Әни алга чыга)
Балаларым, кызларым,
Сез минем алтыннарым,
Сезнең кебекләр юк җирдә,
Сез минем канатларым.
Кушымта:
Мин сезнең янга киләм.
Сезгә кулымны бирәм.
Әйдәгез, чыгыйк уртага,
Бергә биибез диям. (Р. Вахитова)
(Әни белән кызлары бергә бииләр, биюдән соң әни өйдә эшли, кызлары ял итә).
Алып баручы: Әниләре кызларын бик иркәләгән, сөйгән. Алардан бер эш тә эшләтмәгән, тик кече кыз гына әнисенә булышкан. Менә шулай кызлар бик матур булып үсеп җиткәннәр, әниләре яныннан әкренләп таралыша башлаганнар.
Өч кыз (бергә әкрен генә серләшәләр): – Әйдәгез, кызлар, биергә.
Бию “Кызлар биюе”.
Алып баручы: Кызлары киткәч, әниләре аларны бик сагынган, елаган, көткән. Шулай өч ел вакыт үткән һәм көннән – беркөнне әниләре чирләп киткән (Әни караватта ята, авырый). Әнинең күрше урманда тиен дусты бар икән. Әни тиенне үз яныны дәшкән.
Әни: Тиен, дускай, кил монда. Мин бик авырыйм, хәлем авыр, кызларымны чакыр минем яныма.
Тиен: Ярар, ярар, борчылма, хәзер аларны чакырам. Алар килеп җитәрләр.
Җыр “Әни кирәк”. (Тиен балалар белән җырлый).
1. Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен,
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен,
Әни кирәк.
2. Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен.
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен.
Әни кирәк.
3. Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет – шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә
Әни, димәк.
Алып баручы: Тиен шунда ук чыгып чапкан. Ул урманнар аша үтеп, кырларны узган һәм олы кыз яшәгән йортка килеп җиткән. Олы кыз тазлар чистарта икән.
Тиен: Матурым, әниең бик авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.
Олы кыз: Ай – яй, яй! Бик барыр идем, тик менә вакытым юк, тазлар чистартасым бар.
Тиен: Ай – яй, яй! Юньсез кыз! Кал шул тазларың белән.
Алып баручы: Тиеннең шулай дип әйтүе була, олы кыз бакага әйләнә.(Олы кызга бака маскасы киертелә).
Олы кыз: “Бака җыры” (“Эх, алмагачлар” көенә)
Су буенда бакалар
Баталар да, калкалар.
Бата – калка, бата – калка
Сикерә – сикерә чабалар.
Эх, бак – бак – бак – бак
Сикерә – сикерә чабалар.
Алып баручы: Тиен шуннан соң уртанчы кыз янына чыгып чапкан. Уртанчы кыз бу вакытта киндер суга икән.
Тиен: Матурым, әниең авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.
Уртанчы кыз: Ай – яй, яй! Бик барыр идем, тик вакытым юк. Киндер сугасым бар.
Тиен: Ай – яй! Юньсез кыз! Кал шул киндерең белән.
Алып баручы: Тиеннең шулай, дип әйтүе була, уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелгән.
Уртанчы кыз “Үрмәкүч” җыры (“Эх, тала, тала” көенә).
Киндер сугам, киндер сугам,
Арды инде беләгем.
Тиз генә эш бетерергә
Иде минем теләгем.
Эх ,тала, тала
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем.
(Үрмәкүч биеп кереп китә).
Алып баручы: Тиен бик аптыраган бу хәлгә һәм өченче кыз янына чыгып чапкан. Кече кыз бу вакытта камыр баса икән.
Тиен: Матурым! Әниең бик авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.
Кече кыз: Әнием авырый? Мин хәзер аның янына барам. Әнием, әнием…(Кече кыз әнисенә килеп хәлләрен сорый). Әнием, алтыным, син минем якыным. Хәлләрең ничек? (Кече кыз әнисен, апаларын алып уртага баса).
Җыр
Балам, диеп, әниебез,
Эндәшә безгә көн дә.
Әнием дип, әнкәемә
Җавап бирәбез без дә.
Кушымта: Иң кадерле, якыным
Ул бит минем әнием.
Иң яраткан кешем ул
Алтыным син әнием.(Р. Вахитова)
Алып баручы: Кече кыз бик бәхетле гомер кичергән, кешеләр дә, әнисе дә аны бик яраткан, хөрмәт иткән.
Татарстан Республикасы
Әлмәт шәһәре
“Гомуми үсеш төрендәге
51 нче “САЛАВАТ КҮПЕРЕ” балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
татар теле тәрбиячесе
РЯЗАНОВА ЗӨЛФИЯ КАМИЛ КЫЗЫ
Комментарии: |