Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Алпамыш шәһәргә җыена”

АЮЗурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча оештырылган эшчәнлек

 

Максат: юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру.

Белем бирү бурычлары: юл билгеләре, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.

Тәрбияләү бурычлары: юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.Үзара аралашу һәм ярдәмчел булу күнекмәләрен тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: балаларда хәтерне яхшырту, фикерләү сәләтен үстерү, күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны арттыру, танып белү сәләтен үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, хезмәт, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: сюрприз моменты, уеннар, әңгәмә, сорау, үсендерү.

Җиһазлар: проектор, Роwer Point программасы, уенчык машиналар, такта, предметлы рәсемнәр.

Индивидуаль эш: пассив балалар белән юл билгеләрен кабатлау, әңгәмә үткәрү.

Сүзлек өстендә эшләү: кискен борылыш, куркыныч борылыш, кинәт менү, кинәт төшү, кыргый җанварлар, тайгак юл, светофор, җәяүлеләр чыга торган юл.

Алдан эшләнгән эшләр: балаларның рәсемнәре, график диктант, дидактик уеннар, ата-аналар өчен консультация, анкета.

Эшчәнлек төзелеше:

I. Психологик көйләү.

II. Төп өлеш.

1) Сюрприз моменты.

2) График диктант.

3) “Пәрәвез” уены

4) Үстерешле диалог

5) Ял минуты

6) “Үз парын тап “дидактик уены

7) ”Кисәкләрдән җый” дидактик уены

8) “Машиналарны аеру” дидактик уены

III. Алпамыш нәрсәләр белде?

IV. Йомгаклау.

 

 

Оештырылган эшчәнлек барышы:

Хәерле көн, балалар! Әйдәгез, балалар, барыбызга да күңелле булсын, хәерле көн телик.

Бу – минем күзләр, (кулларны бинокль итеп куялар)

Күзләр уянды.

Бу – минем колаклар, (кулларны колакка куялар)

Колаклар уянды.

Бу – минем куллар, (кулларны сыпыралар)

Куллар уянды.

Бу – минем аяклар, (аякларны сыпыралар)

Аяклар уянды (аякларны тыпырдаталар).

Без уяндык!

Без уяндык!

Хәерле көн сезгә!

 

(Ишек шакыйлар) Сюрприз моменты. Аю баласы Алпамыш керә.

Алпамыш: Таныш булыйк , дусларым,

Минем исемем – Алпамыш.

Абыемнан хат килде.

Белмим, нишләргә инде?

Хат укылмыйча ята.

Булышыгыз сез миңа

Шушы хатны укырга.

 

Тәрбияче: Хатны укып карыйк әле, нәрсә дип язды икән?.

“Исәнме, энем Алпамыш. Мин циркта чыгыш ясыйм. Сине цирк карарга шәһәргә чакырам, кил”, – дигән.

Балалар, Алпамыш шәһәргә нәрсәгә утырып барыр икән? Моны белү өчен бер бирем эшләп алыйк.

 

Үсә бару тәртибендә саннарны тоташтырыйк әле. Нинди фигура килеп чыкты? (1 слайд)

— Турыпочмаклык.

Тәрбияче: Транспорт килеп чыксын өчен нәрсәләр җитешми?

— Түгәрәк — тәгәрмәчләре, тәрәзәләре — квадрат, ишекләре — турыпочмаклык. Бу — автобус.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Ә хәзер бер уен уйнап алыйк. Автобуста үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлеген Алпамышка өйрәтик.

 

“Пәрәвез” уены

Автобуска арткы ишектән керергә, алгы ишектән чыгарга кирәк.

Автобуста кычкырып сөйләшергә ярамый.

Олы кешеләргә урын бирергә кирәк.

Тәрәзәдән башны, кулларны чыгарырга ярамый.

Салонда сикереп, йөгереп йөрергә ярамый.

 

Тәрбияче: Балалар, Алпамыш юл йөрү кагыйдәләрен дә белми бит. Аңа юл билгеләрен өйрәтәбезме?

— Өйрәтәбез.

Тәрбияче: Нинди юл билгеләре була? (Кисәтүче, тыючы, мәгълүмат бирүче.)

Кисәтүче билгеләрне карыйк. Алар кызыл каймалы ак өчпочмак эченә урнашкан. Ни өчен алар кисәтүче дип атала соң?

Алар транспорт йөртүчеләрне нәрсә дә булса турында кисәтәләр.

Юл билгеләре арасында иң кырыслары — тыючы билгеләр. Алар булган урында нинди дә булса гамәлләр башкарырга ярамый. Алар кызыл каймалы яисә кызыл төстәге түгәрәк формада булалар.

 

Мәгълүмат бирүче һәм махсус урыннарны күрсәтүче билгеләр зәңгәр турыпочмаклык эченә урнашкан. Алар хәрәкәттә катнашучыларны җәяүленең юлны аркылы чыгу урыннары, җәмәгать траспорты туктаү урыннары һ. б. турында хәбәр итәләр.

 

– Балалар, юл билгеләре ни өчен кирәк?

– Юл билгеләре юл хәрәкәтен җайга салалар һәм хәвефсез итәләр.

 

Тәрбияче: Юл билгеләрен яхшы беләсез микән, тикшереп карыйк әле.

Көн дә, төн дә утларым

Сигналлар биреп тора.

Минем өч төрле төсем бар,

Я, әйтегез, ни булам?

Балалар:Светофор. (2 слайд)

Тәрбияче: Светофорның һәр төсе нәрсәне аңлата?

Балалар: Кызыл төс – тукта, сары – көтеп тор, яшел – китәргә ярый дигәнне аңлата. (2слайд)

Тәрбияче: Менә гади генә юл

Аннан кешеләр бара.

Монда бит махсус тамга

Исеме аның –

Балалар: Зебра

Тәрбияче: Зебра булган җирдә нинди билге куела әле?

Балалар: Җәяүленең юлны аркылы чыгу урыны билгесе. (3 слайд)

Тәрбияче: Тынып кала моторлар

Игътибарлы шоферлар

“Мәктәп” “Балалар бакчасы!”

Дип билгеләр торалар. (4 слайд)

 

Тәрбияче: Кызыл түгәрәк эчендә

Бу нинди ап-ак кирпеч.(5 слайд)

 

Балалар: “Юл юк” билгесе.

Тәрбияче: Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер?(6 слайд)

 

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер ял итеп алыйк. (Ял минуты)

Ә хәзер уеннар уйнап алырбыз.

 

1нче уен “Үз парын тап” уены.

Минем кулымда юл билгеләре. Ләкин алар өйләреннән качканнар.

Без аларны үз өйләренә кайтарыйк.

 

2нче уен. “Кисәкләрдән җый”

Балалар ике командага бүленә. Аларга конвертка салып кисәкләргә бүленгән машина рәсеме бирелә. Алардан машиналар җыялар.

(Көчлерәк балаларга 4 өлештән, йомшак балаларга 2 өлештән торган машина җыярга.)

 

3нче уен “Машиналарны аеру”

Тәрбияче: Менә монда 2 кыршау һәм машиналар. Берсенә йөк машиналарын, ә икенчесенә җиңел машиналарны җыябыз .

(Төгәл эшләүчеләрне мактау, икеләнеп торучыларга иптәшләренең ярдәменә таяндыру.)

Тәрбияче: Алпамыш, син нәрсәләргә өйрәндең инде?

Алпамыш сөйли, балаларга рәхмәт әйтә.

Тәрбияче: Шәһәрдә дә, авылда да

Болында да, урманда да

Һәм әлбәттә урамда

Әти-әни, әби – бабай

Кыз һәм малай һәммәсе

Бердәй белсен һәм үтәсен

Юл йөрү кагыйдәсен!

Иминлек каешы куеп,

Йөрсен кеше машинада.

Махсус кәнәфигә утырып,

Йөрсен анда һәрбер бала.

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

БӘЙРӘМОВА РЕЗИДӘ ГАБДЕЛБӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий