Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Уңыш бәйрәме” 2

99e2f89e2f38_81_resize-of-829

6-7 яшьлек балалар өчен

Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлгә “көзге муллык”тан күргәзмә оештырыла.   

             

Тәрбияче. Туган ягыбызга сары яфраклары белән алтын көз килде. Бүген без сезнең белән “Уңыш бәйрәме” үткәрергә җыелдык. Елның иң бай фасылы – көз. Чөнки ул – бар уңышлар да өлгереп, аларны җыеп алу вакыты чоры.

Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит, дус,

Көзге бәйрәмгә.

 

ҖЫР:  “Яфрак бәйрәме”

Киң болыннарда,

Урман, кырларда

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Октябрьдә, октябрьдә

Яңгырлар бик еш ява,

Бар үләннәр дә саргая,

Чикерткә тынып кала.

 

Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае –

Октябрь җитте.

 

Яфракларны өзә-өзә

Көчле җил уйный тышта.

Бик күп утын әзерләнә

Мичкә  ягарга кышка.

 

ҖЫР: “Безнең бакча”

 

Үтте китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

 

Сандугачлар, карлыгачлар,

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте

Җылы якка, Көньякка.

 

Залга Көз керә.

– Исәнмесез, минем нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Менә мин дә сезгә кунакка килдем. Бүген бар җирдә бәйрәм. Чөнки игеннәр, яшелчәләр җыеп алынган, шуңа бөтен кеше шатлана. Инде кышка әзерләнергә дә вакыт: ул озак көттермәс, килеп тә җитәр.

Тәрбияче. Көз, син безгә нинди яңалыклар алып килдең?

Көз. Яңалыклар да, төрле уеннар да алып килдем. Сез табышмаклар яратасызмы? Әйдәгез, табышмак уены уйнап алыйк. ( Тәрбияче табышмакларны укый)

 

1. Кызыл төймәсен аскан

Каршыма килеп баскан.

( Миләш)

 

2. Алсу битле кыз үсте,

“Тып” итеп сикереп төште.

( Алма)

 

3. Чибәр анама

Карыйм да елыйм,

Карыйм да елыйм.

(Суган)

 

4. Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.

(Кәбестә)

 

5. Күмер түгел, ут түгел,

Тотсаң, кулны пешерә.

 (Кычыткан)

 

Көз. Булдырдыгыз. Бик зирәк, тапкыр балалар икәнсез.

 

Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә? –

Сөйләп бирегезче безгә.

 

Тәрбияче.   Көзгә сөйләгез, балалар:

Җәй көне ни эшләделәр,

Ничек җирне эшкәрттеләр,

Ничек сулар сиптеләр,

Ничек уңыш үстерделәр?

 

Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа, кабакка.

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

 

Кишер, кыяр (бергә):

Кишер дә бик күп булды,

Кыяр да бездә уңды.

 

Бодай:

Әйе, менә мин – бодай!

Тик бодай булса – ил бай.

 

Арыш:

Ә арыш соң, арыш,

Һәр башагым карыш.

Егәрлегең булса гына

Син арыш белән ярыш.

 

УЕННАР.

 Балалар белән “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

 

Көз: 

Сезнең алдагы көнегез

Мактау белән үтсеннәр.

Барлык бакча балалары

Хөрмәт сөеп үссеннәр.

 

Татарстан Республикасы

Арча шәһәре

“Сикертән балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

СОЛТАНОВА ГӨЛҮСӘ СӨНГАТУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий