Конспект: “Урманда кунакта”
Шөгыльнең бурычлары:
1. Белем арттыру:
Урман төшенчәсе белән таныштыру, шушы сүзне кулланышка кертү. Аю, куян, керпе, тиен сүзләрен кабатлау, сөйләмдә куллану. Агачлар, кыргый хайваннар турындагы белемнәрне киңәйтү; аларның аерым билгеләре буенча күзаллауларын ныгыту.
2. Психологик һәм иҗади үсеш:
Балаларның сүз байлыгын үстерү, сөйләмдә активлаштыру. “Нинди?”, “Нәрсә?”, “Ничек?” “Кайда яши?” “Нәрсә ашый?”, “Нәрсә ярата?” сорауларына җавап бирергә өйрәтү.
3. Тәрбияви:
Урманга, кыргый хайваннарга кызыксынучанлык тәрбияләү. Дус, тату итеп уйнау теләге уяту, күтәренке кәеф булдыру.
Сүзлек эше: агач, имән, каен, чыршы, биек, тәбәнәк, аю, куян, керпе, тиен, чиста, матур, зур, кечкенә һ.б.
Җиһазлау:
Агач макетлары: чыршы, имән, каен.
Уенчыклар: аю, куян, керпе, тиен.
Чәчәк, гөмбә, җиләк макетлары.
Яшел җәймә - “алан”.
Аудиоязмалар.
Шөгыль тибы: ныгыту.
Тәрбияче әзерлеге:
-Шөгыльгә кыска шигырьләр, уеннар, көйләр сайлау.
-Урман күренешен (агач, гөмбә, чәчәк, җиләк һ.б га макетлар) ясау.
Шөгыль барышы:
1. Исәнләшү:
– Исәнмесез, балалар! Безгә бүген кунаклар килгән, алар белән исәнләшегез әле.
– Исәнмесез.
2. Урманга сәяхәт.
– Балалар, әйтегез әле, хәзер нинди ел фасылы?
– Яз.
– Дөрес. Ә яздан соң нинди ел фасылы килә? Кем белә?
– Җәй.
– Бик дөрес.
– Балалар, ә сезнең җәйге урманга барасыгыз киләме?
– Әйе. Килә.
– Әйдәгез, алайса, урманга,
Табигать китабын укырга.
Бу китап гаять зур, гаять бай,
Анда бар җир, су, күк, кояш, ай!
– Балалар, урман безнең шәһәрдән ерак. Шуңа күрә без сезнең белән автобуста барырбыз. Автобус ничек йөри?
(Балалар автобус тавышын чыгарып, “W” авазын әйтеп баралар.)
3. Урман белән танышу:
(Салмак кына музыка уйный. Урман шавы, кошлар тавышы, бөҗәкләр безелдәве ишетелә. – 1ауд.яз.) (Басалар)
(Бүлмә урманга охшатып бизәлә. Төрле агач (имән, чыршы, каен), чәчәк, гөмбә, җиләк макетлары утыртыла.)
– Балалар, без сезнең белән серле урманга килеп тә җиттек! (Балалар басалар, “яшел алан” янына җыелалар.)
– Бу – урман.
– Урман. (Балалар кабатлыйлар)
– Балалар, урман зурмы?
– Урман зур.
– Урман матурмы?
– Матур.
– Күңеллеме урманда?
– Күңелле.
4. Ял итү минуты:
Без урманга килдек, бик матур җирләр күрдек:
(Йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)
Бик зифа каен – уңда, ямь-яшел чыршы – сулда.
(Уң якка – каенга, сул якка – чыршыга күрсәтәләр)
Күп күбәләкләр оча, әйләнеп җирне коча.
(Әйләнәләр.Чүгәлиләр.)
5. Бөҗәкләр тавышын тыңлау:
– Балалар, урманда кошлар, бөҗәкләр тавышын да ишетеп була. Тыңлап карыйк әле! (2 ауд.язм)
– Ишеттегезме?
– Әйе, ишеттек.
– Әти бал корты “Ж-ж-ж…”- ди.
– “Ж-ж-ж…” (балалар кабатлыйлар.)
– Ә әни бал корты “җ-җ-җ…” – ди.
– “Җ-җ-җ…” (балалар кабатлыйлар.)
– Самира, әти бал корты ничек выжылдый?
– Ж-ж-ж…
– Дөрес.
– Әдилә, ә әни бал корты ничек выжылдый?
– Җ-җ-җ…
– Бик дөрес.
6. Аланда әңгәмә.
– Балалар, әйдәгез, шушы матур аланда бер сөйләшеп алабыз. Минем яныма килеп утырыгыз. (алдан әзерләнеп куелган яшел җәймәгә ярымтүгәрәк ясап утыралар)
– Балалар, карагыз әле, урманда ниләр үсә?
– Агачлар, чәчәкләр, җиләкләр, гөмбәләр..
– Дөрес.
7. Агачлар турында сөйләшү:
– Балалар, безнең урманда нинди агачлар үсә?
– Каен, имән, чыршы агачлары үсә.
– Бик дөрес.
– Самира, бу нинди агач?
– Чыршы.
– Раил, ә бу нинди агач?
– Каен.
– Азалия, бу агачның исеме ничек?
– Имән агачы.
– Бик зирәк икән үзегез. Афәрин.
– Балалар, ә агачлар нинди?
– Биек, матур, яшел.
– Дөрес.
8. Уен “Биекме, тәбәнәкме?”
– Балалар, юлда килгәндә бик арыгансыздыр. Әйдәгез, “Биекме, тәбәнәкме?” дип исемләнгән бер уен уйнап алабыз. Мин бер агач янына киләм. Ә сез миңа аның биекме, тәбәнәкме икәнен тиз генә әйтеп бирәсез. “1, 2, 3… Уенны башладык.”
– Балалар, бу каен агачы нинди?
– Биек.
– Раил, ә менә бу имән агачы биекме?
– Юк. Тәбәнәк.
– Менә бу чыршы агачы турында ни диярсез?
– Чыршы – тәбәнәк. (уен дәвам ителә)
– Булдырдыгыз, балалар. Җитезлектә, зирәклетә сынатмадыгыз.
– Бераз ял да иттек. Урман турында сөйләшүебезне дәвам итик. (Тәрбияче балалар белән “урман” тирәли йөри.)
9. Кыргый хайваннар – аю һәм куян белән танышу:
(индивидуаль һәм төркем белән җавап бирүне таләп итү)
– Балалар, игътибар белән карагыз әле, каен агачы артына нәрсә качкан?
– Аю.
– Дөрес. Аю.
– Балалар, аю кайда яши?
– Урманда.
– Ул нәрсә ярата?
– Бал.
– Бик дөрес.
– Зарина, аю нинди төстә?
– Көрән.
– Риналь, ул нинди?
– Зур.
– Ә колагы нинди?
– Кечкенә..
– Балалар, аю ничек йөри?
Лап, лап, аю йөри атлап.
Бер утыра, бер баса.
Тагын китә атлап.
– Булдырдыгыз. Афәрин.
Балалар, килегез әле минем яныма. Күрегез әле, чыршы төбенә нәрсәдер поскан. Нәрсә микән ул? (индивидуаль һәм төркем белән җавап бирүне таләп итү)
– Куян.
– Куян?
– Куян! (балалар хор белән җавап бирәләр.)
– Балалар, куян нинди?
– Бәләкәй, матур, йомшак.
– Нияз, ул нинди төстә?
– Соры.
– Илина, аның колагы нинди?
– Озын.
– Ә койрыгы нинди?
– Кечкенә.
– Бик дөрес.
– Әйдәгез, куянга бер шигырь сөйләп күрсәтик.
Әй, куян, куян.
Кечкенә генә.
(кечкенә икәнен күрсәтәләр)
Бик йомшак кына.
Бик куркак кына.
(“куркалар”)
Ике колагы озынкай гына.
(куллары белән ике колагын күрсәтәләр)
Борыны кечкенә,
(борынны тотып күрсәтәләр)
Бөгелгән генә.
Ике аякта сикерә генә.
(сикерәләр)
– Булдырдыгыз. Афәрин.
10. Уен “Аю белән куян.”
– Балалар, әйдәгез аю һәм куян белән бергәләп уйнап алабыз.
Аю бара урманнан,
(бер-бер артлы баралар)
Утын җыя учакка.
(алга таба иеләләр)
Усак артында куян,
(чүгәлиләр)
Курка икән аюдан.
(башларын яшерәләр)
Куян, куян курыкма –
(сикерәләр)
Аю тими ул сиңа!
(кул чабалар)
Рәхмәт, булдырдыгыз.
12. Кыргый хайваннар – керпе һәм тиен белән танышу:
(индивидуаль һәм төркем белән җавап бирүне таләп итү)
– Балалар, урманда әле керпеләр дә яши. Әйдәгез эзләп карыйк әле, берәр агач төбендә качып утырмый микән? ( 3 ауд. язм.)
– Таптык. Менә ул керпе.
– Менә рәхмәт. Игътибарлы икән үзегез.
Яфрак астында булганга,
Керпене гел онытабыз.
Агач төбендә аның өе,
Шуңа җайлашкан көе.
– Балалар, керпе нинди?
– Энәле, матур, чиста..
– Зарина, ул ничек ди?
– “Фырт-фырт”
– Дөрес. Карагыз әле, аның аркасында нәрсә бар?
– Алма.
– Димәк, керпе нәрсә ярата?
– Алма, гөмбә.
– Бик дөрес.
– Балалар, урман турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Менә бу агачка игътибар белән карагыз әле. Нәрсә күрәсез?
– Тиен.
– Дөрес. Бу – тиен.
– Ул нинди агачта утыра?
– Имән агачында.
– Самира, тиен матурмы?
– Матур.
– Раил, тиен нинди?
– Кечкенә. Йомшак.
– Нияз, тиеннең койрыгы нинди?
– Койрыгы зур.
– Әмир, тиен нәрсә ашый?
– Чикләвек.
– Бик дөрес, балалар.
Тиен җәен тик тормый,
Чикләвекләр, гөмбәләр, җиләкләр туплый.
Өе биектә, имәндәге куышта.
13. Йомгаклау:
– Балалар, безгә кайтырга вакыт. Әйдәгез, урман, җәнлекләр белән саубуллашыйк һәм кайтырга кузгалыйк…(4 ауд.язма)
– Чү! Ишетәсезме, саескан кычкыра. Халыкта шундый сүз бар: “Саескан койрыгында хәбәр йөртә”, – ди. Әллә соң безгә дә берәр хәбәр бармы? Бар икән шул, балалар. Карагыз, имән төбендә бер хат ята. “Балаларга – аюдан” – дигән. Кызык. Укыйк әле. Безгә ни йомышы бар?
“Урманга кунакка бик еш йөрегез,
Без, дусларны, сез онытмагыз.
Урман күчтәнәчләрен кабул итеп алыгыз!
Күп сәламнәр әйтеп, Аю дустыгыз.
Саубулыгыз!”
(Тәрбияче балаларга сиздермичә генә берәр агач артыннан күчтәнәчләр белән тулган кәрзинне ала.)
– Рәхмәт, Аю! Дуслар янына кайткач, бергәләп чәй эчәрбез, сыйланырбыз. Без сезне онытмабыз. Урманга бик еш килергә сүз бирәбез. Саубулыгыз!
– Балалар автобуска утырышыгыз. Шәһәргә кайтабыз.
(Балалар автобус тавышын чыгарып, “W” авазын әйтеп баралар.)
14. Алган белемнәрне ныгыту:
(индивидуаль сораулар бирү)
– Балалар, сезгә урман ошадымы?
– Әйе.Ошады.
– Нәрсәләр күрдегез?
– Агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр;
– Нинди агачлар күрдегез?
– Имән, чыршы, каен.
– Урманда нинди хайваннар яши?
– Кыргый.
– Кыргый хайваннардан нәрсәләрне күрдегез?
– Аю, куян, керпе, тиен.
– Урманга тагын барабызмы??
– Әйе. Барабыз.
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
“103 нче санлы “ТУРГАЙ” балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ГАЙНЕТДИНОВА ЭЛЬВИРА ТАҺИР КЫЗЫ
Комментарии: |