Яңа фикерләр:

postheadericon Нәниләр өчен шигырьләр

1Кызыма (Мурадымова Ч.Н)

 

Уйныйсың да уйныйсың,

Уйнап һич тә туймыйсың.

Йомылган бит күзләрең,

Йокларга уйламыйсың.

 

Йокла инде, шаяным,

Йом күзеңне наяным.

Иртәгә дә көн бар бит,

Уйнарсың рәхәтләнеп.

 

Бер кулыңда карандаш,

Икенчесендә гуашь.

Альбом битен буыйм дип

Бөтен җирең буялган.

 

Курчагың да йоклый бит,

Кояш та йоклап ята.

Әйдә, кызым, кил яныма,

Үзем тирбәп йоклатам.

 

 

Аппетитым юк (Мурадымова Ч.Н)

Аппетитым юк минем,

Ашыйсым килми ботка.

Аш та ашамыйм хаттә,

Ашый алмыйм мин ит тә.

 

Шоколад булса әгәр,

Ашар идем мин бәлки.

Я булмаса, тәмле кәнфит,

Зефир, банан, әфлисун.

 

Чирләп беткәнче әнием,

Кибеткә чыгып керим.

Аппетит күтәрә торган,

Шокалад алып керим.

 

Курчагым (Мурадымова Ч.Н)

8Курчагымның күлмәген

Мин һәр көнне юам.

Чиста йөре диеп,

Һәр көнне әйтеп торам.

 

Тыңламый бит ул мине,

Эшли ул гел кирене.

Тагын күлмәге пычрак,

Кайда йөридер уйнап?!

 

Алдым да курчагымны,

Утырттым итәгемә.

“Чиста йөр, пөхтә бул!”

Кабат әйттем үзенә.

 

Курчагымның күлмәген,

Юа-юа мин ардым.

Үземнеке пычранганын

Сизмичә дә калдым.

 

Шушы курчак аркасында

Пычранган күлмәгем.

Әгәр әнием кайтса,

Бирер миңа кирәген!

 

 

Сеңелем (Мурадымова Ч.Н)

Әниемә рәхмәт инде,

Сеңелкәш бүләк итте.

“Тату булып үсегез”,- дип

Икебезгә дә әйтте.

 

Сеңлем әле кечкенә,

Кечкенә нәнеч кенә.

Минем белән сөйләшми,

Минем белән уйнамый.

 

Тизрәк үс инде, сеңлем,

Берүземә бит моңсу.

Син тизрәк үссен өчен,

Сибәрмен мин сиңа су.

 

Авылым (Мурадымова Ч.Н)

Авылыма кайтам әле,

Анда шундый күңелле.

Кочак җәеп әби-бабай

Көтә мине, сеңлемне.

 

Җиләк җыям иң кызылын,

Иң тәмлесен чиләккә.

Чишмә суы алып кайтам,

Әбиемә бүләккә.

 

Мин алып кайткан су,

Бик тә тәмле ахрысы.

Әби-бабай, әти-әни,

Эчә аны барысы.

 

Шулай күңелле итеп,

Үтә авылда көннәр.

Тагын кайчан авылга,

Кайтырга җитәр икән.

 

 

Таксист бабай (Мурадымова Ч.Н)

Минем бабамның гомере,

Озын юлларда үтә.

Машина да, трактор да,

Комбайн да ул йөртә.

 

Эшен бик башкарып эшли,

Һәр бөртегенә кадәр.

Мактауларга лаеклы ул,

Була ул минем бабай.

 

Горурланып та куям мин,

Шундый бабам булганга.

Һәммәсенә эләкми ул,

Рәхмәт инде бабама.

 

Кирәк чакта килеп ала,

Илтеп куя ул безне.

Курыкмыйча утырып йөрим,

Саклап йөртә ул безне.

 

Исән-сау бул, сәламәт бул

Озак яшә әле бабам.

Әзрәк үсә төшкәч

Рульны үзем алам.

 

Әбиемә (Мурадымова Ч.Н)

Котлап сине бәйрәм белән,

Әбием шигырь язам.

Олы бәхет, озын гомер.

Мин сиңа теләп калам.

 

Мин үземне бәхетле дим,

Чөнки минем әбием бар.

Кирәк чакта киңәшләрен

Бирә торган “дустым” бар.

 

Ышанычлы дустым минем,

Сердәшчем булырсың син.

Ярамаган эш эшләсәм,

Хатамны төзәт әбием.

 

Әбием мин сине бик тә ,

Бик тә каты яратам!

Әтиемнең ялы җиткәч,

Ашыгып сезгә кайтам.

Татарстан Республикасы

Норлат шәһәре

“6 нчы «КОЯШКАЙ» балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МУРАДЫМОВА ЧУЛПАН НУРИСЛАМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий