Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Олимпиада уеннарын көткәндә”

3Мәктәпкә әзерләнү төркемендә үткәрелгән спорт чарасы

 

Максат:

Белем бирү бурычлары. Балаларның кышкы Олимпия уенары һәм кышкы спорт төрләре турында белемнәрен тирәнәйтү; гомумүсеш күнегүләрен һәм төп хәрәкәт күнегүләрен ныгыту.

Үстерү бурычлары. Хәрәкәт кординациясен, җитезлек, сыгылмалылык, игътибар, бәйләнешле сөйләм телен, бармак очларының сиземлелеген үстерү.

Тәрбияләү бурычлары. Коллективта үз-үзеңне тоту, ярдәмләшү, спорт белән кызыксыну ихтыяҗын булдыру.

Җиhазлау: Пластик бутылкалалардан ясалган кечкенә чаңгы, гимнастика таяклары 4 данә, 2 комплект олимпия боҗралары, 2 данә кәшәкә, балалар санынча 200 грамм авырлыктагы капчыклар, 2 данә кыршау, 2 данә боз чана, кышкы олимпиаданың спорт төрләрен чагылдырган фоторәсемнәр.

Чарага кадәр үткәргән аңлату эше: кышкы спорт төрләре белән танышу,

фоторәсемнәр карау (винтовкадан атып чаңгыда узышу (биатлон), каршылыклар аша чаңгыда шуу (с лалом), хоккей, чана белән шуу.

 

Чараның барышы:

2014 нче ел Олимпиада гимны яңгырый. Балалар залга керәләр.

Физкультура инструкторы. Балалар, безнең илебез халкы тиздән булачак зур вакыйганы көтә. Бу вакыйга 2014 нче елгы кышкы Олимпия уеннары. Олимпия уеннары 7нче февральдән – 23 нче февральгә кадәр Сочи шәһәрендә узачак.

 

1 нче бала:

Илебезнең көн ягында

Сочи шәһәре балкый.

Олимпия уеннарын

Россия шат каршылый.

Физкультура инструкторы. Сочи шәһәре таулар арасында урнашкан. Олимпия уеннарын үткәрү өчен тауларда юллар төзекләндерелгән, чаңгы трассалары һәм стадионнар салынган. Көчләрен сынашу өчен Россиягә бик күп илләрдән спортсменнар киләчәк. Тиздән кайсы ил спортсмены көчлерәк, һәм җитезерәк икәне билгеле булачак.

 

2 нче бала:

Олимпия кунаклары,

Рәхим итеп килегез!

Җиңүләргә ирешеп ,

Безне бик шат итегез.

 

Физкультура инструкторы. Балалар, сез һәр Олимпия уенының үз символы булганын беләсезме?

-2014 нче елгы Олимпия уеннарының символлары нинди булачак?

Балалар. Олимпия уеннарының символлары куян, леопард һәм ак аю булачак.

 

3 нче бала:

Безнең куян куркак түгел,

Леопард – көчле хайван!

Ак тәпиле кыю аю

Җиңү юлларын ачар.

 

Физкультура инструкторы. Дөрес. Олимпия уеннарының символлары куян, леопард һәм ак аю.

(Залга куян, леопард һәм ак аю керә).

Физкультура инструкторы. Исәнмесез, кадерле кунаклар!

Куян. Мин урманның иң җитез куяны. Барысына да өлгергәнгә минем дусларымның исе китә. Мин бит Урман Академиясендә генә алдынгылардан саналмыйм, спорт ярышларында да беренчелекне бирмим. Биергә, җырларга да яратам, әниемә “Гаилә бәясе” ресторанында булышырга да өлгерәм.

Ак аю. Мин төньяк полюста яшим. Өем, йоклый торган урыным, коена торган душым, компьютер, хәтта спорт тренажерларым да боздан ясалган. Мине экспедициягә килүче галимнәр үз иттеләр тимераякта, чаңгыда шуарга, хәтта боз узыштырырга да өйрәттеләр. Шулай да миңа боз чаналарында узышу күбрәк ошый. Минем дусларым тюленьнәр, диңгез мәчеләре (морской котик). Бергәләшеп поляр төннәрдә спорт ярышлары оештырабыз, безгә күңелсезләнергә бер дә вакыт юк.

Леопард. Мин Кавказ тауларында үскән урманда яшим. Мин кешеләргә авыр чакта гел ярдәм итәм. Сноубортта да бик оста шуам. Минем рәсемемне юкка гына Олимпия уеннарының эмблемасына да төшермәделәр.

-Балалар, ә сезның олимпия уеннарында катнашасагыз киләме?

Балалар. Килә.

Куян. Бу ярышларда катнашу өчен әйдәгез, бергә күнегүләр эшлибез.

 

Россия алга! (Вперед Россия!) музыкасы астында күнегүләр үткәрелә.

Куян. Дусларым, ә сез Олимпия уеннарының тагын нинди символларны беләсез?

Балалар. Биш боҗралы Олимпия флагын. Бу флаг Европа, Азия, Африка, Австралия, Америка континентында яшәүче спортсменнарның бердәмлеген белдерә.

 

I нче эстафета. Кайсы команда җитезрәк? (Һәр командада 5 олимпия боҗрасы, кайсы команда бу боҗраларны тизрәк җыя).

Ак аю. Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын табарсыз дип уйлыйм.

 

Бу спортта төз ату,

Һәр спортчыга мөһим.

Чаңгыда тиз йөгерү

Җиңү китерү мөмкин.

 

Балалар. Бу – биатлон.

Ак аю. Бик дөрес. Сез һәрвакыттагыча бик тапкыр булып чыктыгыз!

 

II нче эстафета. Чаңгыда атып йөгерү (биатлон). (Балалар ясалма чаңгыларда билгеләнгән урынга кадәр барып, тиешле мишеньгә капчыкларын төз атып кире урыннырына кайталар.)

 

Бердәмлек төркеме биюе (группа подержки).

 

Куян: Балалар, минем дә сезгә табышмак әйтәсем килә.

 

Иртә таңнан ук торып,

Кәшәкәләрен тотып,

Урамга агыла бала,

“Шайба”, “Шайба” дип кычкыра

Бу нинди уен була?

Я, әйдә әйтеп кара!

 

Балалар. Бу хоккей уены.

 

III эстафета. Хоккей уены (балалар шайбаны кәшәкәләр ярдәмендә кеглилар арасыннан йөртеп, кире кайтканда туры юл белән кайталар).

 

Бердәмлек төркеме биюе (группа подержки).

 

Леопард.  Балалар, мин әйткән табышмакка да җавап табарсыз дип уйлыйм.

 

Тоткарлыклар аша шуу

Чаңгычыларга бу шоу.

Җиңүчене көтә бүләк,

Алда булу бик рәхәт.

Балалар. Бу каршылыклар аша чаңгыда шуу (с лалом).

 

IV эстафета. (Балалар ясалма чаңгылар ярдәмендә кеглилар арасыннан йөреп, кире кайтканда туры юл белән кайталар).

Куян. Балалар, тагын бер табышмакны тыңлап карагыз әле.

 

Минем тугры дустым чана,

Тауга менә һәм төшә.

Олимпия бәйгесендә,

Ул өлгерер һәр җирдә.

 

V тэстафета. (Балалар боз чаналары ярдәмендә билгеләнгән урынга кадәр үзләренең иптәшләрен алып барлар, кайтканда урыннар алышына).

Ак аю. Кадерле балалар, сез барлык сынауларны да үттегез. Сез дөрестән дә Олимпия чемпионнары булырга лаек.

Физкультура инструкторы. Ә, хәзер сүзне медальләр һәм татлы призлар белән бүләкләү өчен жюри әгъзаларына бирәбез.

Куян, леопард һәм ак аю: Балалар, булдырдыгыз. Сез барыгыз да тапкырлар, җитезләр һәм уңганнар икәнсез. Һичшиксез, әйтә алабыз, сезнең арада да киләчәктә Олимпия чемпионнары булыр әле.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Яңа Савин районы

 “248 нче “ПОЧЕМУЧКА” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле физкультура инструкторы

ФАТТАХОВА ЭНДЖЕ ХАКИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий