Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Куянкайга күчтәнәч”

i_stishok6_3Беренче кечкенәләр төркемендә әдәплелек тәрбияләү буенча шөгыль

 

Максат: Балаларга А. Бартоның уенчыклар турында шигырьләрен искә төшерергә ярдәм итү. “Куянкай” шигырен искә төшерү һәм аны өйрәнү. Сөйләм телен үстерү, хәтерне ныгыту. Уенчыкларга сакчыл караш, әдәплелек тәрбияләү.

Җиһазлау: уенчык куян, сөлге, сюжетлы рәсемнәр, пряниклар (муляж), пластилин, салфетка, такталар.

 

Шөгыль барышы.

Тәрбияче кулына сөлгегә төрелгән уенчык куян тотып керә.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бу куянкайның бөтен җире чыланган. Аны киптерер өчен миңа сөлгегә төрергә туры килде. Куянкай белән ни булды икән? Нәрсә булганын белер өчен мин сезгә бер шигырь укыйм, шуннан белерсез, игьтибар белән тыңлагыз.

 

Төп өлеш:

Тәрбиче А. Бартоның “Куянкай” шигырен укый, аннан соң шигырь буенча рәсемнәр карарга тәкьдим итә. Балалар рәсемдә нәрсә күргәннәрен сөйлиләр һәм тәрбияче сорауларына җавап бирәләр. Шигырьне берничә тапкыр бергәләп кабатлыйлар. 

*Куянны урамда кем ташлап калдырган?

*Ни өчен куян чыланган?

*Урамда уенчыкларны ташлап калдырырга ярыймы?

*Уенчык белән уйнаганнан соң, нишләргә кирәк?

Тәрбияче: Безнең куяныбыз үзе белән уйнаган хуҗасына бик тә үпкәләгән. Чөнки ул аны яңгыр астында ташлап калдырган. Әйдәгез әле, без куянны кызганыйк. (Балаларның һәрбесенә куянны тотып карарга һәм аңа матур ягымлы сүзлә әйтергә куша). Балалар, куянның ашыйсы килгән, әйдәгез әле, аңа тәмле прәннекләр пешерәбез.

 

Ял митнуты.

“Куяннар” (Балалар уенның сүзләренә туры килгән хәрәкәтләр ясыйлар).

Ап-ак куян утыра, колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай, колакларын селкетә.

Аңа тик тору кыен, җылыта ул тәпиен.

Менә шулай, менә шулай, җылыта ул тәпиен.

Куян тик торса туңа, сикергәли ул шуңа.

Менә шулай, менә шулай, сикергәли ул шуңа.

 

Әвәләү. (Прәннекләр).

Тәрбияче: Карагыз әле, прәннек түгәрәк формада була. Әйдәгез, без түгәрәкне башта һавада ясап карыйк. Искә төшерик әле, балалар, башта пластилиннан түгәрәк шарлар ясыйбыз. (Балалар уч төпләрендә түгәрәк әвәләп күрсәтәләр). Аннан соң без шарны прәннеккә әверелдерәбез, аның өчен шарны җиңелчә сытып куябыз. Менә минем прәннек эзер. Ә безнең куянкайга бер генә прәннек аз бит, сез булышасызмы миңа? (Әйе).

 

Йомгаклау.

Балалар эшләрен тәлинкәгә салып куялар.

Тәрбияче: Менә без ничек күп һәм тәмле прәннекләр пешердек. Аша, куянкай, прәннекләр. (Балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар). Карагыз әле, бик тә сөенә безнең куяныбыз. Җылынды да ул хәзер, тәмле прәннекләр дә ашады. Сезгә ул рәхмәт әйтә.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

 “4 нче “ӘКИЯТ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

СТЕПАНОВА РОЗА АЛЕКСАНДР КЫЗЫ

 

 

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий