Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кошларны күзәтү”

1Кечкенәләр торкемендә ачык шогыль конспекты.

 

Максат: Чыпчык турында белемнәрен ныгыту (чыпчык бәләкәй кош, ул оча, җим чүпли, чыркылдый). Әтәч һәм тавык белән таныштыру. Яңа сүзләр: томшык, кикрик. Кошларга сакчыл караш тәрбияләү. Җөмлә белән сөйләшергә өйрәтү.

 

Шөгыль барышы:

Беренче булек.

Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь – табышмак укыйм. Кем турында икән ул?

 

Чырык-чырык килә ул.

Җим чүпләргә килә ул.

 

–         Чыпчыклар. Картина күрсәтелә. Сораулар:

–         Бу рәсемдә кемнәрне күрәсез?

–         Чыпчык нинди? Зурмы? Бәләкәйме?

–         Алар нәрсә эшлиләр?

–         Чыпчыклар тагын нәрсә эшли беләләр?

–         Данис, чыпчыклар ничек сикерәләр?

–         Ә Ризидә безгә чыпчыклар ничек очканын күрсәтер.

–         Ничек итеп чыркылдыйлар (чырык – чырык)

–         Балалар, сез тагын нинди кошлар беләсез? (Песнәк, карга, күгәрчен, саескан)

Балалар, мин сезгә Гамил абый Афзал язган “Песнәк” турында шигырен укыйм. Бик игътибар белән тыңлагыз әле.

 

Буранлы кышта

Нинди илләргә

Очасың песнәк?

Туңа бит синең

Аякларың да,

Тала бит синең

Канатларың да.

Кунма син, песнәк,

Агач башына.

Бодай сиптем мин

Тәрәз каршына!

 

Димәк, песнәккә кыш көне салкын була икән. Аңа ничек ярдәм итәргә соң?

 

Физкультминутка:

Балалар, әйдә, без дә кошлар булып очабыз, җим чүплибез, су эчәбез, очабыз, ояларга кайтабыз.

 

Икечне булек.

Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, кем белә?

 

Иртән иртүк тора,

Кикрикүк дип кычкыра?

– Әтәч.

– Әйдәгез әле, бергәләп әтәч булып кычкырыйк.

–         Ки-кри-кууууууук, ки-кри-кууууууук, ки-кри-кууууууук !!!

Менә безне әтәчләр ишетте. Күрегез әле, нинди матур әтәчләр килде безгә (Ширма артыннан чыгалар).

–         Әтәчнең башында ниләр бар? (Кикриге, томшыгы, каурыйлары, кузе – бергәләп кабатлау, аерым сорау).

Тагын төрле төстәге каурыйлар белән бер әтәч килгән безгә. (Төсләрне ныгыту)

 

Өченче булек.

Сюрприз момент.

–         Ой, кемдер кыткылдый монда! Кем булыр ул, балалар? Әйе, тавык килгән безгә. Тавык минем колагыма нидер пышылдый, балалар белә микән, кая, кая минем томшыгым, кикригем, канатларым, тәпием (балалар күрсәтәләр). Әйдәгез, балалар, без дә тавык кебек кыткылдыйк.

–         Тавык нәрсә бирә? (Йомырка сала). Йомырка ашаганыгыз бармы? Без тавык турында нинди әкият беләбез? (Чуар тавык). Тавык нәрсәләр ашарга ярата? (Ярма, ипи, челәй). Балалар, безнең тавык кемнедер югалткан. Кемнәр икән? (Чебиләр). Тавык чебиләрен ничек чакыра? Әйдәгез, бергәләп чакырабыз чебиләрне. (Ширма артыннан чебиләр чыга.) Чебиләр ничек итеп чыелдыйлар? Алар зурмы, бәләкәйме? Менә безнең Инсаф табышмак әйтергә тели.

 

Йомры йомшак, сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә.

 

Дүртенче булек.

– Балалар, мин сезгә бер хикәя сөйлим, тавык белән чебиләре турында.

 

Бик матур чуар тавык яшәгән. Аның берсеннән – берсе матур сап – сары йомшак чебиләре булган.

 Көннәрдән бер көнне тавык балаларын яшел чирәм ашарга алып чыккан.

–         Ашагыз, балакайларым, бу чирәмне ашасагыз зур үсәрсез, кыт – кыт – кыт! – ди икән.

Менә каяндыр кап-кара болыт килеп чыккан. Күп тә үтми яңгыр сибәләргә тотынган, яшен яшнәгән. Чебиләр кайсы кая таралышканнар, кырыкканнар, елашканнар, чыелдашканнар. Тавык та бик курыккан. Ул балаларын үз янына чакырган. Килегез минем яныма, мин сезне яңгырдан саклармын, дигән. Балалары әниләренең канат астына елышканнар. Менә яңгыр да беткән. Чебиләр әниләренең канат астыннан чыкканнар, тагын чирәмдә йөгерешеп уйный башлаганнар.

Ошадымы хикәя, балалар?

Хикәядә сүз кем турында бара?

Балалар, әйдәгез без дә уен уйнап алабыз. Мин тавык булам, ә сез минем чебиләрем булырсыз.

 

Хәрәкәтле уен “Тавык һәм чебиләр”

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“26 нчы “ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГЫЙЛӘҖЕВА ӘЛФИЯ МИНЗЫЯ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий