Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Татар теле – минем туган телем”

tatar_tele4-5 яшьлек балалар өчен

 

Хәерле көн, кадерле дуслар! Әссәламугаләйкүм!

Халкыбызның борынгыдан бер-берсен сәламләү “әссәламугаләйкүм” сүзе белән башлана. Бу сүз сезгә иминлек, сәламәтлек телим дигәнне аңлаткан. Ә аңа каршы “вәгаләйкүмуссәлам” дип җавап биргәннәр.

Безнең туган телебез – татар теле зур тарихлы, бай, җырлы-моңлы тел.

 

Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

Тик бер генә туган илебез,

Тик бер генә туган телебез.

 

–        Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бер ни белән дә алыштырып булмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез.

 

1нче бала.

Һавада – кояш,

Җирдә – туган тел

Булмаса әгәр,

Зураймас идек.

Сөенеп җырлыйк

“Туган тел”җырын

Онытканнарның бәгырен телеп.

“Мин ятим түгел икән әле”, – дип

Сабыйлар иртән уянсын көлеп.

Җырлаган әнкәм:

“Дөньядан балам

Китмәсен, – диеп, – үземнән элек”.

Минем туган телем… аңа да шундый

Изге теләкне телим мәңгелек.

 

2 нче бала

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бу җыр, дибез.

 

“Туган тел” җыры башкарыла Г.Тукай.

 

3 нче бала.

Дөньяда иң-иң матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

 

4 нче бала:

“Балам!”- диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием” – дип әнкәемә

Мин туган телдә дәшәм.

 

Алып баручы:

Әйе, “әни”, диеп безнең телебез ачылган.

“Әни” диеп яшибез җирдә.

Бишек җырлары җырлаган

Әниебез бит безгә.

 

“Бишек җыры” җырлана.

 

5 нче бала:

Туган телдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

 

Телебезнең затлы җәүһәрләре – табышмаклар, мәкальләрне дә искә төшерик әле. (Мәкальләр әйтү)

1. Иң татлы тел – туган тел,

Анам сөйләп торган тел.

2. Теле барның – иле бар.

3. Теле татлының дусы күп.

4. Аз сөйлә, күп тыңла.

5. Үз илем – алтын бишек.

 

Җырлы-биюле уен “Түбәтәй” уйнала.

 

6 нчы бала.

Чәчәк кебек матур бит ул туган тел,

Гөлләр-гөлләмәләр бизәп торган тел.

Телне зурлап күпме җырлар җырланган,

Иң мөкатдәс шигъри юллар юлланган!

                                        

 

“Татар халык” биюе

Алып баручы:

Без – татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү – үзе бер бәхет.

Без татарлар!

Яшибез без җирдә,

Бар халыклар белән гөрләшеп.

Без татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья, бар халык.

 

“Кояшлы ил” җыры башкарыла.

 

Кадерле дуслар! Кичәбез ахырына якынлашты. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “14 нче “ӘКИЯТ” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ЗАРИФУЛЛИНА ЛӘЙСӘН ҖӘМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий