Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Без – Тукай оныклары»

DSC08499Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен

 

Максат: Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну, ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Балаларның Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрен баету һәм камилләштерү;
  2. Сәнгатьле сөйләм, чыгыш ясау осталыкларын үстерү;
  3. Балаларда күтәренке кәеф, бәйрәм рухы булдыру.

Җиһазлау: интерактив такта, DVD- плеер, музыкаль центр, CD дискалар, баян, балаларга әкият геройлары киемнәре, әкиятне сәхнәләштерү өчен атрибутлар.

 

 

Залда Г.Тукай портреты эленгән. “Бәйрәм бүген” җыры яңгырый. Габдулла Тукайга багышланган презентация.

 

Җыр: “Хәерле көн”

 

А.Б. Кадерле балалар, без бүген сөекле шагыйребез Г.Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык. .Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм данлы.. Сөекле Тукаебызны беркайчанда истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез

Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган фильмнан өзек тәкъдим итәбез..

 

1. Саклый мәңге истәлеген

Ул яшәп киткән урын.

Нур булып калды йөрәктә

Һәр аның язган җыры.

 

А.Б. Г.Тукай – өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Кечкенәдән үк халыкның моң-зарларын ишетеп үскән, аны йөрәгенә сеңдергән. Аның әсәрләре кешеләрнең күңел дөньясын яктырта.

 

2. Әкияттәге Шүрәлеләр

Кырлаенда яши бүген дә.

Шигырь чишмәләре җырга күчеп,

Яши сандугачлар телендә.

 

А.Б. Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә, иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай – халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе.

 

Җыр: “Тукай абый”

1. Әле укый белмәсәк тә

Туган телне җырлыйбыз

Бу –Тукай абый бүләге

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

 

2. Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләрбез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәлеләр”-

Безнең дуслар барсы да.

 

А.Б. Ишетәсезме, урман ягыннан су аккан тавыш килә. Елгада балалар су коена (Су аккан тавыш килә). Ә басмада кемдер утыра. Су анасы икән бит! Кулында алтын тарак ялтырый.

 

Су анасы:

Суларга карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.

Чумып, бакалар белән

Бер уйнап алыйм әле.

 

Малай (күл буена килә):

Су анасы, су анасы,

Су астында ниләр бар?

Әйдә, бире чык әле,

Безгә сөйләп бир әле.

(Басмада тарак күрә)

 

–         Нәрсә бу? Алтын тарак, мин аны хәзер әниемә алып кайтып бирәм.

(Су анасы басмага килә, ул килеп җиткәнче, малай таракны алып кача).

 

Су анасы:

–         Качма, качма, тукта, тукта, и карак.

Ник аласың, ул бит минем алтын тарак.

(Су анасы эт өргән тавышны ишетеп кире борыла).

 

Малай:

–         Әни, алтын тарак таптым!

Сусадым, арыдым,

Әни, мин бик озак чаптым.

 

(Әни малайның башыннан сыйпап):

–         Рәхмәт, улым, әйдә, йокларга ят.

 

Төн. Ишек шакыйлар. Әни ишек янына килеп:

–         Ни кирәк, кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери?

 

Су анасы:

–         Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! Бая көндез алып качты синең углың карак!

 

(Әни тиз генә таракны тәрәзәдән ташлый, малайны орыша):

–         Нигә сораусыз кеше әйберенә тиясең? Ах, юнсез малай! Бу һич тә ярый торган эш түгел. Бүтән болай эшләмә, аңладыңмы мине?

Малай:

–         Аңладым, әни, аңладым, мондый хәл бүтән кабатланмас.

 

“Сигезле” биюе.

3. Әнием шигырь укыды

“Гали белән кәҗәне”.

Тукай бабайның кәҗәсе

Түгел икән кәҗәле.

 

4. Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

 

Ишектән кулына печән тоткан Кәҗә, ә аның артыннан Сарык керә. Ул бер читкәрәк барып сузылып ята.

Кәҗә:

–         Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде, гел сусыл печән генә ашатып тора инде.

(Сарык янына килә):

–         Әй, кортка, нишләп ятасың? Әйдә, тор, печән ашыйбыз.

(Печән ашаган булалар)

–         Әле ярый Гали бар, ул булмаса нишләр идек, чөнки әбинең дә печәне бетте.

Сарык:

–         Әйдә урманга барыйк, туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз.

 

Җыр: “Күңелле сәяхәт”

1. Иртәдән үк уянып,

Матур уйлар уйлап.

Сәяхәткә юнәлдек.

Туган яклар буйлап.

Кояшлы юлларыбыз,

Алда күпме кызык.

Очып барасы килә

Кошларны да узып.

 

Кушымта:

Әй, рәхәт барулары

Дуслар белән бергә!

Күңелле сәяхәткә

Әйдә син дә, син дә!

 

2. Күл буйларын урадык,

Болыннарда йөрдек,

Җиләк белән сыйландык

Урманнарга кереп.

Күргән шикелле булдым

Бары бүген, бүген.

Нинди матур икән бит.

Туган яклар безнең!

 

А.Б. Юлда барганда бер бүре башын күрәләр.

Сарык:

–         Кәҗә дус, син тот,

Син сакалбай гайрәтлерәк.

Кәҗә:

–         Син тот.

Сарык:

–         Син тот.

Тарткалаша, тарткалаша башны капчыкка салалар. Ут күрәләр. Учак тирәли 3-4 бүре ботка пешереп утыралар.

 

Бүреләр биюе.

 

Кәҗә белән Сарыкны күргәч шатланалар.

Бүреләр:

–         Боткабызга ит, ит булды.

Кәҗә:

–         Кайгырмагыз, безнең капчыктагы ит белән барыгыз да булыр бик тук.

Сарыкка кычкыра:

–         Меки-кеки, меки – кеки капчыктагы башы бит уники, китер тизрәк зуррак бүре башын табып.

А.Б.: Бүреләр куркышып калалар һәм берәм-берәм качып бетәләр.

 

Кәҗә белән Сарык бергәләп сөйли:

–         Сандугачның балалары

Өздереп сайрый усакта.

Бүреләр дә качып бетте

Куркып Кәҗә, Сарыктан.

Сарык:

–         Инде, Кәҗә дус, өйгә кайтыйк, авылны да, әби белән бабайны да сагындык.(Җыр астына өйләренә кайтып җитәләр, әби белән бабай аларны кочаклап каршы ала һәм бергә чыгып китәләр)

 

Ф. Динара башкаруында “Туган авыл” җыры.

(Г.Тукай сүзләре, Алмаз Монасыйпов музыкасы)

 

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суын тәмен беләм,

Шуңа күрә, сөям җаным, тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

 

 

Залга “Шүрәле” җыры астында Шүрәле килеп керә.

Шүрәле:

–         Исәнмесез!

А.Б.: – Исәнмесез! Сез кем буласыз!

Шүрәле:

–         Нишләп? Сез мине танымыйсызмени? Балалар, сез дә танымыйсызмы?

А.Б.:

– Балалар, сез таныйсызмы? Кем ул?

Балалар:

–         Әйе, таныйбыз. Ул Г.Тукай абыйның “Шүрәле” әкиятеннән Шүрәле .

Шүрәле:

–         Әйе, мин Шүрәле. Менә сездә буген бәйрәм икәнен белдем дә, кунакка килергә булдым үзегезгә.

А.Б.:

– Алай булгач, рәхим ит, Шүрәле дус! Карале, Шүрәле дус, нинди капчык ул синдә? Яңа гына безнең яннан Кәҗә белән Сарык чыгып киткән иде, алардан тартып алмагансындыр бит!?

Шүрәле:

–         Юк инде, сез нәрсә!? Үземнеке ул. Сез бит барыгыз да яхшы беләсез, мин бик уйнарга яратам. Менә бүген дә балалар белән уйнарга дип килдем.

А.Б.:

– Соң, уйна инде алай булгач. Тик, кара аны, безнең балаларны рәнҗетәсе булма!.

Шүрәле:

–         Юк инде, сез нәрсә! Балалар, карагыз әле минем капчыкка. Ул гади генә капчык түгел, ә серле капчык. Минем капчыгымда Тукай абыегыз язган әсәрләргә кагылган әйбер бар. Мин аларны сезгә күрсәтәм, ә сез аның нинди әкияттән, яисә шигырьдән икәнен белергә тиеш буласыз.

 

Уен: “Серле капчык”

 

А.Б. Тукай нибары 7 ел гына иҗат итә һәм шул кыска мизгелдә татар әдәбиятының тиңсез корифеена, үз заманының киң карашлы фикер иясенә әверелә.

 

Шигырь-әкиятләр исемлеге:

  1. “Кәҗә белән Сарык” (бүре башлыгы);
  2. “Ялкау маэмай” (уенчык эт);
  3. “Шаян песи” (уенчык песи);
  4. “Су анасы” (тарак);
  5. “Шүрәле” (балта);
  6. “Бала белән күбәләк” (уенчык күбәләк);
  7. “Карлыгач” (уенчык).

 

Шүрәле:

–         Рәхмәт, балалар! Миңа сезнең белән уйнавы бик кызык һәм рәхәт булды. Сез бик акыллылар һәм зирәкләр икәнсез!

А.Б.:

– Шүрәле дус, үзеңә рәхмәт! Безнең балалар белән шундый матур уен оештырганың өчен. Безнең дә бит сиңа бүләгебез бар. Рәхим итеп тыңла, Шүрәле дус.

 

Җыр: “Бала белән Күбәләк”.

(Г.Тукай сүзләре, Заһид Хәбибуллин музыкасы)

 

Бала:

Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска;

Бары бер көн генә,

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

 

Шүрәле:

–         Рәхмәт, балалар! Сез булдырдыгыз! Г.Тукай абыегызның әсәрләрен яратып өйрәнәсез, башкарасыз икән. Ә хәзергә миңа китәргә кирәк. Мине урманда көтеп торалар. Сау булыгыз.

А.Б.:

– Сау бул, Шүрәле дус. Безгә дә синең белән бик күңелле булды. (Шүрәле кул болгап чыгып китә)

 

“Шәл бәйләдем”. Зурлар төркеме башкаруында яулыклар белән бию.

 

– Балалар, әйдәгез Г.Тукай абый язган шигырләрегезне сөйләп алыйк әле.

  1. “Эшкә өндәү”;
  2. “Безнең гаилә”;
  3. “Кызыклы шәкерт”;
  4. “Карлыгач”;
  5. “Шаян песи”;
  6. “Сабитның укырга өйрәнүе”.

 

З.Энҗе башкаруында “Үсәсем килә” җыры.

Н.Ислам башкаруында татар халык биюе

 

Җыр: “Туган тел”.

(Г.Тукай сүзләре, татар халык көе)

 

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

 

Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән.

 

И туган тел! Һәрвакытта

Ярдәмең белән синең

Кечкенәдән аңлашылган

Шатлыгым, кайгым минем.

 

 

Кулланылган әдәбият:

  1. Закирова.К.В. “Балачак аланы” балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.- Казан:РИЦ,2011.;
  2. Закирова К.В. “Уйный-уйный үсәбез” балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2005.;
  3. Шәехова Р.К. “Региональная программа дошколҗного образования. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. – РИЦ, 2012.;
  4. Г.Тукай “Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар җыентыгы”,Казан Татарстан китап нәшрияте,1990.;
  5. Методик кулланма өчен аудио-кушымта 2-3 яшь.- Казан: Мәгариф, 2012.;
  6. Методик кулланма өчен аудио-кушымта 3-4 яшь.- Казан: Мәгариф, 2012.;
  7. Методик кулланма өчен аудио-кушымта 4-5 яшь.- Казан: Мәгариф, 2013.;
  8. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җырлы- биюле уеннар аудиоҗыетыгы “Җырлап-биеп уйныйбыз”. – Казан: Мәгариф, 2007.
  9. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җырлы методик аудио-язма “Шома бас”.- Казан: Мәгариф, 2011.

 

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

“Апас “Салават купере” балалар бакчасы”

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка җитәкчесе

НУРЕЕВА АЛИЯ ТАҺИРҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий