Яңа фикерләр:

postheadericon Фольклор кичә: «Бәбкә саклаганда»

95475914_milyetakieutyatakartinkikoshkisobakismeshnyezhivotnyekote_92503189772-3 яшьлек балалар өчен

 

Максат: балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, ана карата ихтирам тәрбияләү, балаларны фольклор әсәрләре, халык җырларына кызыксыну тәрбияләү, аларның уңай эмоциональ тәэсирен балаларга җиткерү; фольклор әсәрләрне аңлап кабул итәргә өйрәтү, алар аша балада психологик уңайлылык хисе тәрбияләү, шул рәвешчә әйләнә-тирәне аңлап кабул итүгә уңай эмоциональ фон хәзерләү; татар халкының көнкүреш йолалары белән таныштыру. Халык җырлары аша балаларны үз халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру; халык уеннары, табышмак, әйтешләр белән таныштыруны дәвам итү, халык иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

 

Идәндә үрдәк бәбкәләре, савыт белән җим, чиләк белән су.

Төркем бүлмәсендә балалар ярым түгәрәк ясап утыралар. Җилкәсенә яулык салган бер апа (тәрбияче) керә.

–         Исәнмесез! (Балалар апа белән исәнләшәләр)

Апа: Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

–         Балалар, нишләп утырасыз?

Балалар: – Бәбкә саклыйбыз.

Апа шунда бәбкәләргә карап:

–         Ә-ә-ә шулаймени, бәбкә саклыйсызмени?! Нәрсә ашый соң бәбкәләрегез?

Балалар : – Үлән ашыйлар, ипи ашыйлар, су эчәләр.

Апа : Балалар, мин дә сезнең янда утырып, бераз ял итеп алыйм әле. (Утыра, бәбкәләрне күзәтә)

Апа. – И, болай тик утыру кызык түгел, әллә уен уйнап алабызмы?

 

Татар халык уены: “ Чума үрдәк, чума каз”

 

Апа: Ай-һай- һай, балалар, уенга мавыгып, бәбкәләрне онытып җибәрә язганбыз бит, барсы да бармы икән , карагыз әле. Аллага шөкер, барсы да бар икән.

Шунда очып килгән тилгәнне күреп ала:

–         Балалар, тилгән,тилгән!

 

Балалар сикереп торып, тилгәнне әйтенү әйтеп куалар:

Тилгән, тилгән,

Бәбкә урларга килгән.

Бер аягы тимердән,

Бер аягы камырдан.

Көш, карак, көш, карак,

Торабыз һәрчак карап.

 

Тилгән очып китә, балалар урыннарына утыралар.

 

Апа: Тилгәнне куып йөреп арып киттек, әйдәгез тыныч уен уйнап алыйк булмаса.

 

Халык уены: “Без, без без идек…”

 

(Балаларга уен барышында җәза бирелә: Әмир , Әдилә, Самирага биергә , алар бер дә кыстатып тормыйлар, Данилга җырларга дигән җәза бирелә, ул – җырчы , җырларга ярата, рәхәтләнеп җырлый. Тимерлан әтәч булып кычкыра, Лилия песи булып мияулый, Гүзәл эт булып өрә).

 

–         Балалар, көз җиткәч, сезнең бәбкәләр ап-ак зур үрдәкләргә әйләнерләр, шул үрдәкләр турында бер җырлап алыйк инде.

 

Халык җыры : “Үрдәкләр”

 

–         Бәбкә саклаганда вакытыбызны бушка үткәрмәдек: уйнадык, җырладык, биедек, инде көн кичкә авышты, тамагыбыз да ачты, өйгә кайтырга вакыт җитте. Бәбкәләрне алыйк та, өйгә кайтыйк.

 

Һәр бала бер бәбкә алып китә.

 

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

Тымытык авылы

“Аккош” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

РИЗВАНОВА ӘМИНӘ МИННЕВАРИС КЫЗЫ,

музыка җитәкчесе

РИЗВАНОВ ӘНВӘР КАМИЛ УЛЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий