Яңа фикерләр:

postheadericon Әкият – кичә: “Дуслык йорты”

Teremok(“Теремкәй” әкиятенә ияреп)

Мәктәпкә әзерлек төркеме

 

Аю.– Мин урман хуҗасы. Менә урман карап йөрим. Урманда тәртип микән? Җәнлекләр исән микән? Сезгә урманда булган хәлне сөйлим. Ә ул менә болай булды. … Урман аланында булган серле йорт. Ләкин анда берәү дә яшәмәгән. Аланга бал корты очып килгән.

Бал корты. – Тукта, тукта. Бу нинди матур йорт? Туктук. Бу матур йортта кем яши?

Аю. – Аңа берәү дә җавап бирмәгән.

Бал корты. – Мин монда яшим әле. (Йортка кереп киткән.)

Аю. – Бал корты бу йортта яши башлаган. Аланга күбәләк очып килгән.

Күбәләк.– Абау, бу нинди матур йорт?. Туктук. Бу матур йортта кем яши?

Бал корты. – Бу минбал корты Нечкәбил. Ә син кем?

Күбәләк. – Минкүбәләк Бизәкле канат. Мин дә яшим әле синең белән.

Бергә. – Әйдә кер, бергә яшәрбез. (Кереп китәләр.)

Аю. – Шулай итеп алар икәү яши башлаганнар. Аланда бака күренгән.

Бака. – Ква – ква, Бу нинди матур йорт? Туктук. Бу матур йортта кем яши?.

Бал корты. – Мин – бал корты Нечкәбил.

Күбәләк. – Минкүбәләк Бизәкле канат.

Бергә. – Ә син кем?

Бака. – Мин – бака Бакылдык. Мине дә кертегез әле.

Бергә. – Әйдә кер, бергә яшәрбез. (Кереп китәләр.)

Аю. – Алар шулай өчәү дус яши башлаганнар.Аланга тычкан йөгереп килгән.

Тычкан. – Чичи. Ай, бу нинди матур йорт? Туктук. Бу матур йортта кем яши?

Бал корты. – Мин – бал корты Нечкәбил.

Күбәләк. – Мин – күбәләк Бизәкле канат.

Бака. – Мин – бака Бакылдык.

Бергә. – Ә син кем?

Тычкан. – Мин – тычкан Чыелдык. Мине дә кертегез әле.

Бергә. – Әйдә кер, бергә яшәрбез. (Кереп китәләр.)

Аю. – Алар дус яшәгәннәр. Аланнан куян үтеп бара икән.

Куян. – Ай, нинди матур йорт. Туктук. Бу матур йортта кем яши?

Бал корты. – Мин – бал корты Нечкәбил.

Күбәләк. –Мин – күбәләк Бизәкле канат.

Бака. – Мин – бака Бакылдык .

Тычкан. – Мин – тычкан Чыелдык.

Бергә. – Ә син кем?

Куян. – Мин – куян Куркаккай. Мине дә кертегез әле. Мине бүре куа.

Бергә. – Әйдә, кер. Тизрәк качыйк. (Кереп китәләр.)

Аю. – Алар өйгә кереп качканнар. Аланнан бүре үтеп бара икән.

Бүре. – Кая китте бу куян? Тотам дигәндә генә юкка чыкты. Бу ниниди матур йорт? Туктук. Бу матур йортта кем яши?

Бал корты. – Мин – бал корты Нечкәбил.

Күбәләк. – Мин – күбәләк Бизәкле канат.

Бака. – Мин – бака Бакылдык.

Тычкан. – Мин – тычкан Чыелдык.

Куян. – Мин – куян Куркаккай.

Бергә. – Ә син кем?.

Бүре. – Мин – бүре Сорыколак. Мине дә кертегез әле.

Куян. – Ю – у – у – ук, кертмибез. Син мине ашый яздың.

Бергә. – Алай булгач, кертмибез. (Борылып китә башлыйлар.)

Бүре. – Туктагыз әле. (Туктыйлар.) (Куян каршына барып ялвара.) Син мине гафу ит, мин сиңа тимәм, берегезне дә кыерсытмам.

Бергә. – Безнең белән дус булсаң, кертәбез.

Бүре. – Дус булам, кертегез инде.

Бергә. – Әйдә кер, бергә яшәрбез. (Кереп китәләр.)

Аю. – Алар шулай тату яшәгәндә, аланга төлке килеп чыккан.

Төлке. – Ай, нинди матур йорт. Туктук. Бу йортта кем яши?

Бал корты. – Мин – бал корты Нечкәбил.

Күбәләк. – Мин - күбәләк Бизәкле канат.

Бака. – Мин – бака Бакылдык.

Тычкан. – Мин - тычкан Чыелдык..

Куян. – Минкуян Куркаккай.

Бүре. – Минбүре Сорыколак.

Бергә. – Ә син кем?

Төлке. – Мин төлке Хәйләбикә. Мине дә кертегез әле.

Бергә. – Юк, кертмибез.

Төлке. – Нигә?

Бергә. – Син йомры икмәкне ашадың. Син безнең дус түгел.

Төлке. – Гафу итегез мине. Мин башка алай эшләмәм. Мин сезнең

белән дус булырмын.

Бергә. – Әйдә, кер, бергә яшәрбез. (Кереп китәләр.)

Аю. – Шулай итеп алар дус яшәгәннәр… Урманны карап йөргәндә күрдем мин ул матур йортны. Туктук. Бу матур йортта кем яши?

Бал корты. – Мин – бал корты Нечкәбил.

Күбәләк. – Минкүбәләк Бизәкле канат.

Бака. – Мин – бака Бакылдык.

Тычкан. – Минтычкан Чыелдык.

Куян. – Минкуян Куркаккай.

Бүре. – Минбүре Сорыколак .

Төлке. – Мин – төлке Хәйләбикә.

Бергә. – Ә син кем?

Аю. – Мин бу урманның хуҗасыаю. Сезне кыерсытучы юкмы?

Бергә. – Юк. Әйдә безнең белән бергә яшәргә.

Аю. – Мин бу йортка сыймыйм.

Бергә. – Ә без аны зурайтабыз.

Аю. – Әйдәгез, дуслык йорты төзибез.

Бергә. – Әйдәгез. (Бергә йортның икенче ягын борып куялар .)

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

“Олы Чакмак “Умырзая” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАРИФУЛЛИНА РОЗАЛИЯ РИФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий