Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Әбидә кунакта”

эби4-6 яшьлек балалар өчен сөйләм үстерү һәм кисеп ябыштыру шөгыле

 

 Максат:

v     татар халыкының милли киемнәренә, гореф-гадәтләренә кызыксыну тәрбияләү,

v     татар халык аваз иҗатын өйрәтүне дәвам итү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү,

v     кулъяулык һәм аның нәрсә өчен кирәклеге турында аңлату, әзер чәчәк һәм яфраклардан ак бүзгә бизәк ясарга өйрәтү.

 Дәрескә әзерлек: нәкыш төрләре, халкыбызның милли киемнәре, бәйрәмнәре турында сөйләүче китаплар, альбомнар карау, татар халык аваз иҗатын (табышмаклар, санамышлар, тел шомарткычлар, уеннар) өйрәнү. Татар милли киемнәрен чынбарлыкта күрсәтү. Татар орнаментын ясарга һәм төсле кәгазьләрдән кисеп ябыштырырга өйрәнү. Ләлә чәчәкләрен һәм яфракларын әзерләү.

Материаллар: татар өе бизәлеше, сандыкта: түбәтәй, алъяпкыч, кульяулык, дидактик уен “Дөрес төзе” (рус, татар, чуваш, мордва орнаментлары), “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү өчен Акбай, песи, тычкан, шалкан маскалары.

 

 

 Дәрес барышы:

 

Өй күренеше. Түрдә сандык, алдарак самовар, чәйнек һәм татар халык ашлары (өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, түгәрәк ипи, чынаяклар) куелган, борынгы ашъяулык япкан өстәл, сәкедә әби йон эрләп утыра).

Т. Исәнмесез, балалар. Карагыз әле, күпме кунаклар килгән бүген безгә. Әйдәгез исәнләшәбез.

 

Исәнмесез! – диеп башлыйм әле

Танышу бит шулай башлана.

Сезнен белән очрашканга бүген

Күңелебез шундый шатлана.

 

Т. Балалар, бүген мин сезне әби янына кунакка чакырам. Барабызмы?

Б….

Т. Әйдәгез.

(Ишек шакыйлар, әби каршы ала)

Исәнмесез-саумысыз

Нигә ишек ачмыйсыз.

Шакый-шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз?

 

Әби: Исәнмесез, балакайларым! Ишетмәдем. Түрдән узыгыз,

әйдәгез, әйдәгез.

Т. Әби, без бит бүген синең яныңа тагын киләсе иттек. Син бит безгә сандыгыңның серләрен сөйләп бетермәдең, икенче юлы килгәч сөйләрмен дигән идең. Сандыктагы ул кадерләп саклаган әйберләреңне күрәсе килә бит безнең…

Әби: И, балакайларым. (Сандык янына килә, сандыкны ачып куя) Бик рәхәтләнеп, бик рәхәтләнеп, балакайларым. (Әби сандыктан түбәтәй чыгара)

Әби: Менә бу бабагызның түбәтәе. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Ә сез түбәтәйләр турында ишеткәнегез бармы соң? Балалар, ә түбәтәйләрне кемнәр кия?

Б….

Т. Мөселманга фарыз баш киеме

Үзе матур, үзе бәләкәй.

Әллә кайдан нурлар сибеп тора.

Кызлар чиккән милли түбәтәй.

 

Әби: Әйдәгез уйнап алабыз.

 

Уен “Түбәтәй”

Түп- түп, түбәтәй

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә туктады.

(уен 1-2 тапкыр кабатлана)

 

Санамыш әйтелә:

Әлчи-бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Әнә тора бер чыпчык

Менә тора бер чыпчык,

Артык булсаң, очып чык.

 

Тел шомарткыч:

Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам.

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.

 

Әби: Рәхмәт сезгә, балалар. Мине бик сөендердегез. Без дә шулай күңелле итеп уйный идек. (Әби сандыктан алъяпкыч ала) Менә бу минем алъяпкыч. Карагыз әле, балалар, ничек матур итеп чигелгән. Нинди бизәкләкләр күрәсез?

Б….

Т. Әби, а балалар безнең тагын башка бизәкләр дә беләләр.

Әби: Ә сез тагын ниндиләрне беләсез?

Б. Рус, чуваш, мордва

Әби: Алайса мин сезне сынап карыйм. Килегез әле минем янга. Менә сезгә Дидактик уен “Дөрес бизә” (татар, рус, чуваш, мордва орнаментларын төзиләр)

Т. Балалар, ягез, әйтегез, кайсыгыз нинди орнамент төзеде?

Б. …

Әби: Бик тә акыллы балалар икәнсез. Башка милләтләрнең дә

бизәкләрен беләсез икән, бик әйбәт.

(Әби сандык янына утыра һәм кулъяулык чыгара)

Менә сандыгымның төбендә нәрсәне онытып калдыра язганмын. Карагыз әле, балалар. Нәрә соң бу?

Б. …

Т. Балалар, кулъяулык ни өчен кирәк безгә?

Б. …

Әби: Әйдәгез, балалар, уйныйбыз.

 

 Уен “Яшерәм яулык”

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел каен артында.

Сиздермичә салып китәм

Бер иптәшем артына.

(Кемдә яулык, шул бала табышмак әйтә)

 

Табышмак:

Үзе йомры – ай түгел,

Төсе сары – май түгел,

Койрыклы – тычкан түгел.

(Шалкан)

 

Б. Ә мин шалкан турында әкият беләм.

Т. Әйдәгез “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерәбез.

 

Хәерле көн, Бабакай,

Менә килеп тә җиттек.

Кичә үк килә идек

Көн аязганны көттек.

 

Бабай: Көттем. Сезнең киләсен сиздем

Сез килүгә эш бетте.

Әнә, теге зу-у-ур шалкан

Сезнең килүне көтте.

Шундый зу-у-ур булып үсте,

Ә тартып чыгарырга

Безнең көч тәмам бетте.

 

Т. Әйдәгез әле бергәләп

Тартып чыгарып карыйк.

(Балалар тарталар, тарталар, чыкмый).

Бабай: Әллә соң әбине дә чакырып карыйбызмы?

 

Бергә: Әби! Әби! Кил әле!

Безгә ярдәм ит әле. (Әби чыга)

 

Әби: Нәрсә булды? Әллә инде миннән башка шул шалканны да тартып чыгара алмыйсызмы?

Ай, килеп тә җиткәннәр

Минем якын дусларым.

Әйдәгез әле тартыйк

Һәм авыз итеп карыйк (Шалкан чыкмый)

Т. Әбекәй, кайда соң сезнең оныгыгыз? Әллә аны да чакырабызмы?

Әби: Кызым, кил әле, кил.

Кыз: Нәрсә булды, әбекәй? Шалкан тартышыргамы? Әйдәгез булышам.

Т : Бабай! Бабай! Бабакай!

Кайда соң безнең Акбай?

 

Бергә: Акбай, Акбай! Кил әле,

Безгә бер булыш әле (Өрә-өрә Акбай чыга)

 

Акбай: Нәрсә булды? Нишләдегез?

Ник элек килмәдегез?

Шалкан зур түгел иде,

Сез шуны белмәдегез.

Тиз генә тартып чыгарып

Ашап та булыр иде.

Әйдәгез, тартыйк, тартыйк!

Болай тик карап тормыйк!

(Тарталар, тик чыкмый)

(Шулвакыт кычкырып песи килеп чыга)

 

Песи: Мияу! Мияу! Ничек күп дуслар шулай? Юк, булышмый булмас болай.

Бабай: Әйдәгез, тартыйк бергә! (1-2-3)

Әби: Инде хәзер нишләргә?

(Тычкан чыга)

 

Тычкан: Ничек инде нишләргә?

Ә-ә, миннән башка булмыймы?

Үзем кечкенә булсам да,

Көчем зур минем.

Әйдәгез тартыйк, булмаса.

Бер, ике, өч

Миндә бик күп көч!!!

(Тартып чыгаралар)

 

Бабай: Шалкан чыкты чыгуын. Ә хәзер нишләтәбез?

 

Тәрбияче: Шул шатлыктан җырлыйбыз

 

 Җыр “Шалкан турында” (“Ак калач” көенә)

Бабайның бакчасында

Шалкан зур булып үскән.

Менә шундый киңлектә

Менә шундый тарлыкта.

Шалкан, шалкан.

Биеп күрсәт син безгә

(Кул чабалар, шалкан бии)

 

Әби: Булдырдыгыз, балалар. Арып та киттем инде, ахрысы. (Кесәсеннән кулъяулык алып маңгаен сөртә)

– Балалар, карагыз әле, минем кесәмдә дә нинди матур кулъяулык булган. Ә сезнең кулъяулыкларыгыз бармы?

Әйдәгез сезнең белән матур кулъяулыклар бизибез.

(Балалар өстәлләр артына басалар һәм салмак көй астында кулъяулыклар бизиләр)

 

Т. Ә хәзер безгә китәргә вакыт. Рәхәтләнеп ял иттек әби янында. Әйдәгез, балалар, әбигә багышлап “Яратам әбиемне” җырын җырлыйбыз.

 

Т. Күпме мирас. Һәркайсы затлы, асыл, зиннәтле. Һәммәсе – хәзер сандыкларда гына сакланырлык кадерле байлык. Күңелләре дә, үзләре дә чиста, матур куллары уңган булган шул әби бабаларыбызның. Ешрак ачыйк без ул сандыкларны. Тагын, тагын, ашыкмыйча гына карыйк. Сокланыйк бу матурлыкка. Үзебез дә өйрәник һәм бездән соң килгән буыннарга тапшырыйк.

 

Татарстан Республикасы

Тәтеш муниципаль районы

Тәтеш шәһәре

“Миләшкәй” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЛИӘКБӘРОВА ГӨЛНАР РАВИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий