Конспект: «Нәрсә яхшы, нәрсә начар»
Дәреснең максаты: Балаларны юл йөрү кагыйдәләре, уеннар аша әдәпле, кешелекле булырга өйрәтү. Урамның тротуар белән машиналар йөри торган өлешен аерырга өйрәтү. Светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында аңлату. Балаларның зиһенен баету, сөйләм телен үстерү.
Ярдәмлек. Уенчык светофор, машиналар, яхшы һәм начар эшләр сурәтләнгән сюжетлы рәсемнәр җыелмасы; төсле фишкалар; матур тартма, кояш рәсемнәре.
Дәрес барышы.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, хәерле көн!
Балалар: Исәнмесез!
Тәрбияче: Кәефегез ничек? Рәсемдәге кояш кебек моңсумы? (Кояш рәсемен күрсәтә).
Балалар: Юк.
(Тәрбияче кояш ясалган икенче рәсем күрсәтә).
Тәрбияче: Бу? Кояшныкы кебек яхшымы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Әгәр дә кәефегез бу кояшныкы кебек яхшы булса, әйдәгез, бер – беребезгә ягымлы итеп елмаябыз (балалар бер-берсенә карап елмая).
Тирә – юньдәгеләрнең дә кәефләре яхшы булсын өчен, аларга да хәерле көн телик.
Барысы бергә.
Хәерле көн, кошлар,
Хәерле көн, тәрбиячеләр,
Хәерле көн, дуслар!
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән хәзер «күңелле трамвайга» утырып, «Шүрәле» паркын карап кайтырбыз. Урыдыкларыбыз – трамвай, «билетларыбыз» – шифалы сүзләр булыр. Без бит шифалы сүзләрне күп беләбез, шулай бит?!(Һәрбер бала берәр сүз әйтә һәм урынына утыра)
– Камилә, синең «билетың» нинди?
– Хәерле көн!
– Ә синең, Нияз?
– Рөхсәт итегез!
– Ә синең, Лилия?
– Исәнмесез!
– Ә синең, Фирүзә?
– Рәхмәт!
– Ә синең, Зилә?
– Мөмкинме?
Мөмкин, балалар, мөмкин, әйдәгез кузгалабыз…..
«Күңелле трамвай» кузгалып китә һәм кинәт тукталып кала.
Тәрбияче: Менә балалар безнең трамвай ни өчендер тукталып калды. Ул кабат барсын өчен безгә сорауларга җавап бирергә кирәк.
Тәрбияче. Җәяүлеләр каян йөри?
Балалар. Җәяүлеләр тротуардан йөри.
Тәрбияче. Дөрес, җәяүлеләр тродуардан йөрергә тиешләр. Ә ни өчен машина юлыннан йөрергә ярамый?(Балалар җавап бирә.) Лилия дөрес әйтә. Бу юлда машиналар гына йөри, алар юлдан баручы кешене бәреп китәргә мөмкиннәр. Сез ничек уйлыйсыз, машина юлында уйнарга ярыймы?
Балалар: Юк, ярамый.
Тәрбияче: Ә хәзер монда карагыз әле. (Уенчык светофоргага күрсәтә.) Бу нәрсә?
Балалар: Светофор.
Тәрбияче: Балалар, без аның турында шигырь сөйләп китәбезме?
Балалар:
– Кузгалма! – ди
Кызыл күз.
– Сабыр! – дия
Сары күз.
– Ярый! – дия
Яшел күз. ( Ш.Галиев)
Тәрбияче: Ничек уйлыйсыз, светофор ни өчен кирәк?
Балалар: Юлда хәрәкәт көйләү өчен.
Тәрбияче: Әйе, светофор – машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче ул. Ә светофорның кызыл уты нәрсә аңлата дип уйлыйсыз?
Балалар: Кызыл ут янганда юл аша чыгарга ярамый.
Тәрбияче: Ә сары ут көтеп торырга, юл аша чыгарга әзерләнергә куша. Яшел ут нәрсә ди?
Балалар: Яшел ут җәяүлеләргә юл аша чыгарга ярый, ди.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк әле. Без барыбыз да – җәяүлеләр. Безгә машина юлы аша чыгарга кирәк. Юл кырыенда светофор тора. Кызыл ут янганда нишлибез?
Балалар: Юл аша чыкмыйбыз.
Тәрбияче: Молодцы, балалар, булдырдыгыз. Сез бик тә уңган балалар икәнсез. Әйдәгез, без трамвай белән алга кузгалыйк. Балалар, бу безнең тукталыш, сизми дә калганбыз, килеп җиттек, әйдәгез… Уйлап карыйк, без юл аркылы ничек чыгарбыз икән?
Балалар: Зебра аркылы чыгабыз.
Тәрбияче: Әйе, дөрес, без сезнең белән юлны зебра аркылы чыгарбыз. Ә хәзер безгә парка керер өчен билетлар кирәк. Әйдәгез әле, балалар, «Яхшы, начар» дигән уен уйнап алабыз.
– Мин сезгә яхшы һәм начар эшләр сурәтләнгән сюжетлы рәсемнәр күрсәтәм. Сез исә яхшы эшләр ясалган рәсемгә – кызыл, ә начар эшләр ясалганына кара фишка күрсәтерсез. Кызыл һәм кара төстәге фишкалар – сезнең өстәлләрегездә. Кем дөрес итеп җавап бирә, шул менә шундый «кызыл йөрәк» рәсеме ала. Уенны башлыйбыз.
– Бик матур кыз гөлләргә су сибә. Бу нинди эш була? Кулларыгызда кызыл төстәге фишкаларны күрәм, димәк, кыз яхшы эш башкара. Дөрес!
– Ә менә бу бала песинең койрыгыннан тартып, анны кычкырта. Дөрес эшлиме ул?
– Әйе, бу бала песине җәберли. Бу бик тә начар эш. Дөрес уйлыйсыз, балалар.
– Бу рәсемдә нәрсә күрәсез, акыллыларым?
– Әйе, бала әнисенә сумкасын күтәреп кайтырга булыша…
– Ә менә бу рәсемдә малай нәрсә эшли?
– Ул кошларга оя куя…
Тәрбияче: Балалар, безнең трамвай килә. Әйдәгез трамвайга утырабыз һәм үзебезнең балалар бакчасына кайтабыз.
Тәрбияче: Шуның белән дәресебез тәмам. Акыллы балалар булып үсегез!
Кулланылган әдәбият.
1) Практическая копилка воспитателя детского сада./ П.П.Дзюба. – Ростов и/Д.: Феникс,2006.
2) Әхлак нигезе – матур гадәт: Медодик кулланма/ К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова. – Казан: Мәгариф, 2004.
3) Мәгариф, №9/2007
4) Мәгариф, №10/2007
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Совет районы
“127 нче татар телендә белем һәм тәрбия бирүче
катнаш төрдәге балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
II квалификацион категорияле тәрбиячесе
ГЫЙЛӘҖЕВА ЛӘЙСӘН ИДРИС КЫЗЫ
Комментарии: |