Яңа фикерләр:

postheadericon Проект: “Көз”

image

КҮЧЕРҮ – Көз проекты

Уртанчылар төркеме

 

1. Проектның төре: иҗади эзләнү.

2. Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.

3. Максат: көз көне табигатьтәге үзгәрешләрне “күрә” белүләренә ирешү.

4. Бурычлар:

1. Бирелгән күренешне чагыштыру һәм төркемнәргә аерып кую осталыкларын үстерү; күрү игътибарлыкларын, сиземлләү мөмкинлекләрен үстерү; сөйләм телен үстерү.

2. Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, матур көз күренешенә (яфраклар явуына) соклану хисен тәрбияләү.

3. Сүзлекне активлаштыру, “салкынайтты”, “яңгырлар еш ява”, “яфраклар коела”, “җил исә”, “караңгы иртә төшә”, “кошлар җылы якка очып китәләр”, “яфраклар ява”; “кызыл”, “сары”, “кызыл-сары” төсләрен кабатлау;

 

5. Проектның этаплары:

1. Әзерлек этабы.

– Проектның темасын уйлап, максатын, бурычын кую.

– Проектның перспектив – тематик планын төзү.

– Әти- әниләрне проект планы белән таныштыру.

– Темага кагылышлы мәгълүмат җыеп, чыганаклар туплау.

2.Төп этап.

– Әңгәмәләр;

– Күзәтүләр алып бару.

– Дидактик үстерешле уеннар уйнау.

– Мөстәкыйль чаралар.

– Матур әдәбият белән танышу.

– Экскурсиягә бару.

– Табышмаклар әйтешү.

– Күргәзмә: көзге яфракларны ябыштыру.

– Рәсем ясау.

– Уеннар уйнау.

– Җырлар өйрәнү.

3. Йомгаклау этабы: “Көз бәйрәме”.

 

6. Переспектив-тематик план “Көз”.

Эчтәлекнең тәртибе. Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге. Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге. Әти-әниләр беләнбалаларныңбердәм эшчәнлеге.
Практик гамәли эш – көзге агачларны күзәтү. Балаларны көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру, көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү.Үстерешле уен “Бу яфрак кайсы агачтан?” Төсле яфраклар җыю, яфраклар белән бию, аларны очыртып уйнау. Бакчадан кайтканда төрле яфракларны җыеп киптерергә , яфраклардан букет ясарга.
Әңгәмә: “Без көзне яратабыз”. Үстерешле диалог. Рәсемгә карап сорауларга җавап бирү. Дидактик уен: “Көз билгеләрен әйт”. Көз турында табышмак уйлап чыгару.
Рәсем ясау:”Алтын көз” Көз турында шигырь сөйләү. Рәсемнәр ясау. Конкурска рәсем ясау.
 Л.Леронның “Яфрак бәйрәме” шигырен уку. Эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, тәрбияче артыннан сәнгатьле итеп кабатлау. “Яфрак бәйрәме” җырына яфраклар булып бииләр. Көзге яфраклар турында шигырь уйлау.
Кисеп ябыштыру: “Көзге байлыклар” Дидактик уен “Табышмак әйтәм- тап”, сорауларга җавап бирү. Эчтәлек буенча кисеп ябыштыру Киптерелгән яфраклардан композиция төзү.
Җыр өйрәнү”Алтын яфраклар очалар”(И.Шәмсетдинов көе,Җ.Тәр- җеманов сүзләре) Җыр эчтәлеген аңлату,сорауларга җавап, җырларга өйрәнү. Сүзләрне матур аңлаешлы итеп җырлау. Җыр сүзләрен ныгыту.
Экскурсия”Көзге бакча” Сорауларга җавап бирү,”Көз һәм яңгыр” уенын уйнау. Күзәтү. Агачларның көзен ничек үзгәрүен күзәтү.
Танып белү”Көзге яфраклар.Күгәрчен. Табышмак, рәсем буенча сорауларга җавап бирү. Шигырь уку. [ш],[ г ] авазлар әйтелешен активлаштыру. Дидактик уен”Кем күбрәк сүз әйтә?” Көз турында шигырьләр укырга, җырлар тыңларга.
Әвәләү:”Яфраклар коела” Тәрбияченең әңгәмәсе, әвәләү ысулларын искә төшерү. Эчтәлек буенча әвәләү. Әти- әниләр белән әвәләү өчен тозлы камыр әзерләү.
10 Бәйрәм иртәсе:”Көз”. Шигырьләр ятлау, җырлар өйрәнү, уеннар уйнау. Актив катнашу,әти-әниләргә бүләкләр ясау. Яфраклардан күргәзмә оештыру, бәйрәмдә катнашу.

 

 

7. Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Балаларның күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгы үсә, тирә – юнь турындагы белемнәре арта, сөйләм теле үсә.

2. Балалар тере табигатьтә була торган сезонлы үзгәрешләр турында белем алалар.

3. Һәр яфракның үз матурлыгы барлыгына, аларның кирәклегенә, файдалы булуына ышаналар.

4. Матурлыкны тудыру, аны саклау теләге туа.

5. Әти- әниләр белән тыгыз элемтә туа.

 

Кулланылган әдәбият.

1) К.В.Закирова”Балачак аланы”.

2) Ф.Җ.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина “Туган телдә сөйләшәбез”.

3) Г.З.Гарәфиева”Көзне кем белә?”

 

 

Көз бәйрәме

Җиһазлау. Көзге байлыклар – яшелчә, җиләк-җимешләр белән бизәлгән өстәл, презентация.

 

Тын гына җыр яңгырый.

 

Алып баручы.

Ни арада җәй утте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

 

1. Табыннар сыгылып тора

Ул сыйдан, ул нигъмәттән.

Алмалары ташып чыккан

Баллы, татлы ширбәттән.

 

2. Ак күмәч, ак ипи булып,

Түрдән икмәк нур сибә.

Мондый тәм-томнарны күргәч,

Авыздан сулар килә.

 

3. Көзге табын- бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын.

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

 

4. Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң, эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

 

5. Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.

 

Җыр башкарыла “Без бәхетле, шат балалар”

 

(Бер кулына бавырсак, икенче кулына ромашка чәчәге тотып, Көз керә)

Көз. Исәнмесез, балалар, кунаклар! Мин сезгә күчтәнәчкә бавырсак алып килдем, чөнки бу бәйрәмдә өстәлгә һәрвакыт бавырсак куйганнар. Ул көзге муллык, байлык символы булган.

Алып баручы. Көз, чәчәкне дә балаларга бүләк итәсеңме?

Көз. Ә чәчәгемне балаларның зирәклеген сынап карар өчен алып килдем.Аның таҗларына табышмаклар язылган.

Алып баручы. Яле, сынап карыйк алайса.

 

Берәү иде – җиргә иңде,

Күтәрелде – башын иде:

Санап кара-ничәү инде? (Көнбагыш)

 

Җәй иртәрәк уяныр,

Кыш иртәрәк югалыр. (Кояш)

 

Исемем – боерык,

Зурлыгым-йодрык;

Эленеп торырлык

Бар миндә койрык. (Алма)

 

Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым, яшердем;

Гаҗәпләндем бераздан,

Кояшсыз да кызарган. (Помидор)

 

6 бала. Көз, ә мин помидор турында шигырь беләм. Аны шагыйрь Ш.Галиев язган.

Көз. Яле, сөйләп күрсәт.

 

6 бала. Помидор-светофор

Ямь-яшел алдымда.

Су сибим, йомшартыйм,

Мин барыйм янына.

Помидор-светофор

Саргая кай ара.

Көз, бераз түз, диеп,

Әйтерсең шаяра.

Помидор-светофор

Ул пеште кызарып.

Туктыйм да сокланам,

Киталмыйм кузгалып.

 

Көз.Менә рәхмәт. Нинди матур шигырь!

 

Җир астында алтын казык,

Без аны алдык казып. (Кишер)

 

1 бала. Кура җиләге һәм чия

Компотка әверелгән.

Кемдер исә муенына

Миләш-муенса элгән.

 

2 бала. Биибез дә, җырлыйбыз да,

Уеннар да уйныйбыз.

Киләсе елга да уңыш

Мул булыр дип уйлыйбыз.

 

“Әйлән-бәйлән” җыры башкарыла.

 

Алып баручы.

Чәй эчәбез бал белән

Бала-чагалар белән.

Бала-чага сигез җан

Камил, Илсаф һәм Гөлсем,

Фәридә белән Дилә

Кәмилә, Илназ, Зәринә.

 

Ә хәзер, балалар, чәй өстәле янына рәхим итегез.

 

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы

“Алан балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАРИПОВА АЛСУ ФӘРИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий