Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Чыгарылыш кичәсе 2014”

Грамота-2Катнаш төркем балалары өчен (4 – 7 яшь)

КҮЧЕРҮ – Кроссворд

 

(“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә балалар керә. )

1 нче алып баручы:

Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар. Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы һәм моңсу да бәйрәмебез килеп җитте. Бүген без бакчабызга иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

2 нче алып баручы:

Сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез. Бакча яшеннән беренче тапкыр килеп кергән вакытыгыз әле дә күз алдында. Сөйләшә дә белмәгән, ә кайберләре тәпи дә йөри белмәгән килеш балалар бакчасына килдегез.

Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән безне сөендергән нәни дусларыбыз бүген бакча белән хушлашырга җыелдылар. Бүген барыбызга да бик моңсу. Чөнки безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иткән, бәйрәмдә дә, эштә дә зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген бакчабызда соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар.

 

1 нче алып баручы:

Ә шулай да бүген безнең күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар! Эш дигәндә мин диеп, ял иткәндә җырлыйм-биим диеп тыпырдап торган, күзләре күп беләсе килү теләгеннән янып торган балаларны без ныклы белем алырга, укырга-язарга өйрәнергә, бик сөенеп укытучы апаларына тапшырабыз.

 

Бу нинди матур кичә?

Бу нинди шатлык бүген?   Динә

Бумы? Бу – иң истәлекле,

Иң шатлыклы көн безнең.

Бүген шундый көн ул –

Шатлык күккә җиткән көн.

 

Бергә: Зурлар төркеменнән мәктәпкә күчкән көн.

 

Ал бизәкле, гөл бизәкле Рәмис

Матур безнең бакчабыз.

Уйнап-көлеп, җырлап –биеп,

Анда күңел ачабыз.

 

Җыр “Бәйрәм бүген”

Кояш чыккан, нурга чумган, Руслан

Урман, кырлар, аланнар.

Сөенеп бакчага киләбез

Без бәхетле балалар.

Ал бизәкле, гөл бизәкле

Матур безнең бакчабыз.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Анда күңел ачабыз.

 

2 нче алып баручы:

Безнең балалар бөтенесе дә оста биючеләр, ә арасыннан әз генә көй чыгуга биергә тотынучы Сәрбиназ белән Булатыбыз да бар, алар үзләренең әзерләгән биюләрен биеп күрсәтерләр.

 

Бию “Латино – американский”

(Көйгә Буратино керә)

Хәерле көн, балалар, кунаклар. Сездә бәйрәм кичәсе икәнен
ишетеп ашыгып бәйрәмгә килдем. Менә минем кулда “Белем ачкычлары”. Кем 3 соравыма дөрес җавап бирә шуңа белем ачкычлары. Бармакларыгызны бөкләп барыгыз:

1. Кулларда ничә бармак?

2. Ничә ел фасылы беләсең?

3. Нинди дару үләннәре беләсең?

4. Урманда учак ягарга ярыймы?

5. Тавык ни өчен йөзә алмый?

6. Мәчедә ничә күз?

7. Алма сүзендә ничә тартык аваз?

8. 20дән артка таба кем саный белә?

9. 12дән 3не алгач күпме була?

10. Хәзер көй куям кем шуңа бии белә?

 

Бию “Гули-гули”

 

(Буратино мактый, һәрберсенә берәр бал куя. )

11. “Кызыл ромашка” шигырен кем язган?

12. 2 сыерда ничә мөгез?

13. 8 ле алдыннан ничәле саны килә?

14. Кара-каршы очраганда кешеләр бер-берсенә нәрсә дип эндәшәләр?

15. Сез мәктәпкә барырга әзерме? Мәктәп балаларын кем дип атыйлар?

(Буратино әти-әниләрдән, тәрбияче апалардан сорый)
Буратино: Балалар әзерме, җибәрәбезме?
(Җавап)

1 нче алып баручы:

Алар үзләренең әзерлекләрен җыр аша күрсәтерләр.

Җыр “Укучы”

 

Буратино. Сез минем сорауларыма дөрес җавап бирдегез, шуңа күрә сезгә белем ачкычларын бирәм. Сау булыгыз.

Бакча белән хушлашабыз,

Җиде яшь тулды безгә.   Әдилә

Мәктәпкә белем алырга,

Барабыз быел көзгә.

Зур-зур булып үстек инде,

Килгән идек бирегә.

Өйрәтеп кенә килгәндә,

Яңа тәпи йөрергә.

 

Әйбәт үтсен көнегез,

Фән серен күп белегез. Ильдан

Җиңел булсын укулар,

Матур булсын язулар.

Дәфтәр саен “5”ле булсын

Ерактан көлеп торсын

Чаңгыларда шуыгыз,

Матур, таза булыгыз,

Күкрәп, гөрләп үсегез,

Сезне көтә илебез.

 

2 нче алып баручы:

Без балаларыбыз бик талантлы дигән идек. Хәзер үзенең

Осталыгын Лианабыз күрсәтеп үтәр.

 

Габдулла Тукайның “Маэмай” шигырен сәхнәләштерү.

 

И, сөекле бакчабызны Сәрбиназ

Беркайчан онытмабыз!

Ә, шулай да, якын дуслар,

Без бүген хушлашабыз.

Нәрсә булган, уенчыклар

Бар да шундый күңелсез

Әллә инде без киткәч

Ямансулыйсызмы сез?

 

Аю моңаеп утыра

Озын колак куян да

Һәммәсе дә сүз куйгандай

Әллә телсез калганнар,

Бакчадагы апалар да

Әллә елап алганнар.

 

Ә курчаклар әйтерсең лә

Бездән башка ямь тапмый,

Утырганнар да почмакта,

Моңсуланып калганнар.

 

2 нче алып баручы:

Балалар бакчасында балаларыбыз рус телен дә өйрәнәләр. 2ел инде яңа дәреслек, дәфтәр буенча эш итәбез, балалар бик теләп өйрәнәләр. Сезгә хәзер җырлап күрсәтерләр.

 

Җыр “До свидания, детский сад”

(Җыр бетүгә Белмәмеш килеп керә, елый. )

 

Белмәмеш: Минем клубка концертка керәсем килгән иде, андагы апа кертмәде. “Укый белми торган балалар концертка кертелмиләр. Менә шушы кроссвордларны чишсәң, килерсең”, – диде. (Акырып елый)

 

1 нче алып баручы:

Тукта, тукта, Белмәмеш безнең балалар сиңа ярдәм итә алырлар дип уйлыйм, алар быел мәктәпкә баралар.

Белмәмеш: И-и-и, алар да минем кебек бәләкәйләр, каян эшли алсыннар инде? (Кул селти, урындыкка барып утыра)

 

2 нче алып баручы:

Балалар, Белмәмешкә булышабызмы?

(Мәктәпкә баручы балаларга кроссворд таратыла. Белмәмеш алар кырыенда йөри. )

 

1 нче алып баручы:

Безгә кунакка бәләкәйләр дә килделәр, алар да бүләк әзерләгәннәр хәзер шуны күрсәтеп китәрләр.

1. Безгә карагач

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур!

 

2. Уенчыкларыгызга да

Булыр инде бик моңсу.

Сез киткәндә безгә дә бит

Бигрәкләр дә ямансу.

 

3. Кечкенә генә булсак та,

Бәйрәмегезгә килдек.

Сезгә матур теләкләр,

Җыр-бию алып килдек.

 

4. Бик мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый,

Тәрбияче апа әйтә,

Әле пока ярамый.

 

5. Бик кунелле бакчабыз,
Тик сез генә китәсез.
Үзебезнең күчтәнечне
Җырлап бүләк итәбез.

 

Җырлы-бию “Кәрия – Зәкәрия”

 

2 нче алып баручы:

Бәләкәчләребезгә бик зур рәхмәт. Мәктәпкә баручылар “укучы” исемен акларлык булдылар микән, әйдәгез тикшерик. Балалар кроссвордларны чиштеләр, менә нәрсә анда язылган. (Сау бул балалар бакчасы өндәү. )
(Кроссворд 8 биттә)

Балалар мәктәпкә әзерме?

(Җавап)

Белмәмеш: Рәхмәт, укучы балалар, мин дә әнигә әйтәм дә иртәгәдән сезнең балалар бакчасына йөри башлыйм. Мин китим, сау булыгыз.

 

1 нче алып баручы:

Әйе, балалар бакчасында баланың әз генә сәләтен күрсәк, аны мактап курыкмаска, читенсенмәскә, мин булдырам дип уйларга өйрәтәбез. Балаларның чыгышларын дәвам итәбез.

 

Парлы бию.

 

2 нче алып баручы:

Безнең тагын икеакыллы, тыныч, сабыр, сөйкемле кызларыбыз бар. Алар бөтенесен булдыралар. Әтиләренең яраткан кызлары. Шуңа алар әтиләренә багышлап җыр башкаралар.

Җыр “Әтием”

1) Гаиләбез горурлыгы

Син, әтиебез.

Сиңа бәхетләр, шатлыклар

Бик күп телибез.

Кушымта:

Әтиебез куенында

Үсәбез кайгы тоймый.

Күңелебез аңа көн дә

Рәхмәтләр генә җырлый.

 

2) Кайгырасың гомер буе

Син безнең өчен.

Олы юлга чыгарасың

Биреп бар көчең.

Кушымта:

Әтиебез куенында

Үсәбез кайгы тоймый.

Күңелебез аңа көн дә

Рәхмәтләр генә җырлый.

 

3) Без бәхетле барыбыз да

Син бар чагыңда.

Гөрләшеп яшибез һаман

Киң кочагыңда.

 

1 нче алып баручы:

Безнең төркем “Салават күпере” дип атала. Шуңа багышлап балалар бию әзерләделәр , шуны карап үтегез.

 

Бию “Салават күпере”

2 нче алып баручы:

Бүген бездә кунакта башлангыч класс укытучысы (Гарифуллина Л. Р). Хәзер аңа сүз бирәбез.

(Чыгыш)

 

Уен “Кем сумканы дөрес тутыра”

 

1 нче алып баручы:

Укытучы апабызга бүләк итеп җыр башкарабыз.

 

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

 

2 нче алып баручы:

Кичәбезнең соңгы өлешен безне тәрбияләгән апаларыбызга багышлыйбыз.

Бездә үсеп җиттек менә

Мәктәпкә дә барабыз,

Тик менә шунысы кызганыч

Сез биредә каласыз.

 

Ничә көннәр, ничә айлар

Кышын да, җәен дә.

Сагынып бакчабызга

Килә идек һәммәбез дә.

 

Туган йорттай ул кадерле

Иң якты күңелләрдә,

Ничек кенә хушлашасы,

Китәсе килми бер дә.

 

Алда-мәктәп, кулда-чәчәк,

Куанабыз барчабыз.

Барыгызга рәхмәт әйтеп

Без мәктәпкә китәбез.

 

Җыр “Рәхмәтебез чиксез ”(Лилия Лексоновна сүзләре. )

 

А. б. Вальс – якынлык билгесе. Балаларыбыз да бер-берсе белән дус, тату булып укысыннар дип теләп калабыз.

Вальс.

А. б. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Йомгаклау сүзен балалар бакчасы мөдире Мухаметзянова Рәисә Шәрип кызына бирәбез.

(Чыгыш. Балаларны бүләкләү. )

(Матур теләкләр белән шарлар очыру. )

 

 

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

Кәкре Елга авылы

“ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

СУНГАТУЛЛИНА РИММА ВЛАДИМИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий