Конспект: “Табигать – безнең дустыбыз”
КҮЧЕРҮ – Табигать-безнең дустыбыз! (Презентация)
Уртанчылар төркеме өчен
Максат:
Табигатькә мәхәббәт hәм сак караш тәрбияләү.
Кышкы табигатькә соклану.
Кыргый хайваннар турында белемнәрен баету, аларга карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү.
Балаларда табигатьне саклау хисе булдыру hәм табигать аша эстетик тәрбия бирү.
Тәрбияче: Балалар, күрегез, безгә кунаклар килгәннәр. Алар белән матур итеп исәнләшик.
Балалар: Исәнмесез, хәерле көн.
Тәрбияче: Мин сезгә сөекле язучыбыз Г. Тукайның “Бу кайсы вакыт шигырь табышмагыннан өзек әйтәм.
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил-буран
Бу кайчак туган? (Кыш)
Игътибар иттегезме, бүген көн нинди матур, кояшлы. Кышкы кояш булса да, ничек матур елмая. Әйдәгез без дә бер-беребезгә хәерле көн теләп елмаешып алыйк. (Балалар утыралар).
Тәрбияче: Әйе, балалар, җиргә матур ап-ак кыш килде. (Слайд күрсәтелә). Ул безгә салкын көннәр, буранлы кар hәм җил алып килде. Безнең балалар кыш турында матур шигырьләр дә беләләр. (Слайд №2)
1 бала. Салкын саф hава
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң.
Битләр кызара.
2 бала.Кар бөртекләре
Өстеңә куна.
Үзләре матур
hәм салкын була.
3 бала.Тәңкә карлар сипкән
Җирне ап-ак иткән.
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Тәрбияче: Бик дөрес әйтәсез, балалар. Агачлар ялангач, йокыга талган кебек ап-ак кар белән капланганнар. Урамнар, кырлар чиста, йомшак ак кар астында калганнар. Еш кына буран була, салкын җил исә. Кешеләр кышкы киемнәрен киеп йөриләр. Ә балалар нинди уеннар уйнарга яраталар? (Чанада, чаңгыда, тимераякта рәхәтләнеп шуалар, җепшек кардан кар бабай әвәлиләр).
Тәрбияче: Минем сезне кышкы урманга сәяхәткә чакырасым килә. Сезнең кайсыгызның урманда булганы бар? Урманда нәрсәләр үсә?
Әйе, анда агачлар үсә. Аларның кайберләре бик биек, кечерәкләре дә бар. (Слайд№3) Агачларда бер генә яфрак та күренми, алар ялангач. Хәзер мин сезгә табышмакләр әйтәм, шул табышмакларның җаваплары буенча урманда нинди җәнлекләр яшәгәнен белербез.
1. Җәен соры,кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Слайд №4)
Куян нәрсә ярата? Әйе. кишер, кәбестә ярата. Куянның колаклары озын. Алгы тәпиләре, арткы тәпиләренә караганда кыскарак. Куян бик куркак. Кыш көне ул агач кайрылары кимереп туклана.
2. Көлтә-көлтә койрыгым,
Селки-селки барамын.
Кетәклеккә кереп мин
Тавык-чебеш аламын.(Слайд №5)
Төлкегә дә кыш көне бик авыр, ул да үзенә азык эзли. Кыр тычканнары белән туклана.
3. Сорыдыр төсе
Үткендер теше.
Урманда йөри
Ашарга эзли. (Слайд №6)
Кыш көне бүреләр көтүләре белән йөрергә яраталар.
4. Кош түгел, оча
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса урманны яңгырата. (Слайд7)
Уйлап карагыз әле, нәрсә булыр икән бу? Әйе, дөрес, тиен. Тиеннәр нәрсә яраталар икән? Чикләвек, гөмбә яраталар.
Кайсы җәнлек кышкы йокыга талган икән, урманда без шуны да белербез.(Слайд№8)
Киттекме урманга, әйдә, алайса юлга җыеныйк. Юлыбыз ерак, җылы итеп киеник.
Туныбызны киеп, төймәләребезне төймәлик. Башыбызга бүрекне, аякларыбызга итекне киик. Бияләйләрне дә кияргә онытмыйк. (Балалар киенү хәрәкәтләре ясыйлар).
Кыш көне балалар рәхәтләнеп чаңгыда шуалар диеп сөйләштек. Әйдәгез, без дә чаңгыларыбызны киеп урманга юл тотыйк. (Чаңгыда йөрү хәрәкәтләре ясала).
Менә урманга да килеп җиттек. Урманда нинди рәхәт, саф hава. Бөтен җирдә ак мамыктай кар ята.
Ял минуты “Кышкы урманда”
Кышкы урманга килдек,
Матур урыннар күрдек.
Тун кигән каен-уңда,
Ямь-яшел чыршы-сулда
Кар бөртекләре оча,
Әйләнеп җирне коча.
Әнә куян сикерә.
Ул бүредән элдертә.
Без дә аннан качабыз,
Тапмас безне ул явыз.
Карагыз әле, балалар, кар өстендә ниндидер эзләр күренә. Бу нәрсә эзләре икән, шушы эзләр буенча барып карыйк әле. (Куян килеп чыга, елый).
– Сиңа нәрсә, булды? Ник елыйсың?
– Ничек еламыйсың инде, аягым бик авырта. Кичә явыз малайлар килеп, урманыбызда үсеп утырган чыршыбызны кисеп киттеләр. Үзләреннән соң бик күп чүп-чар калдырдылар. Менә шунда пыяла кисәгенә аягым киселде, аягым бик авырта.
– Син, куянкай, елама. Без сиңа аягыңны майларга дару биреп калдырырбыз. Балалар сине юатыр өчен матур шигырь сөйләрләр.
“Куянкай” шигыре.
Әй куян, куян,
Кечкенә генә,
Бик йомшак кына.
Бик куркак кына.
Ике колагы
Озынкай гына
Аягы җиңел
Мамыктай гына.
Уен “Ак куянкай”
Безнең сиңа күчтәнәчебез дә бар. (Балалар куянны кишер, кәбестә белән сыйлыйлар).
Балалар, монда тагын ниндидер эзләр күренә. (Чүп-чар җыеп йөргән төлке күренә).
– Төлке, син пакет күтәреп нишләп йөрисең?
– Менә, кичә килгән явыз малайлар күпме чүп калдырып киттеләр, агач ботакларын сындырдылар. Шуларны җыеп йөрим.
– Төлке дус, әйдә, без дә сиңа булышабыз. (Балалар төлкегә чүп җыярга булышалар).
– Бик акыллы балалар икәнсез. Урман аланын чүп-чардан чистарттыгыз. Рәхмәт сезгә.
Балалар, карагыз әле, монда ниндидер кар өеме.
Җәен урманда патша
Rышын кардан да аста.
Урманда аю өчен дә азык калмый. Әммә аның исе китми, чөнки ул кышны, йоклап үткәрә.
Балалар, сез ничек уйлысыз?
Ни өчен урманда керпе күренми? Ул да үзенең өнендә йоклый.
Балалар, тавышланмагыз. Монда тагын кемдер килә.
(Кулына пычкы күтәргән бер малай күренә.)
Малай:О-о-омонда бик матур чыршылар үсә икән, шушы берсен кисеп өемә алып кайтыйм әле.
Карагыз инде, балалар. Тагын бер явыз малай урманыбызда үсеп утырган, матур чыршыбызны кисәргә килгән.
Куян: Тимә безнең чыршыбызга.
Тәрбияче:Балалар, чыршыларны кисеп алырга ярыймы соң? Юк.
Бик дөрес, балалар. Матур ясалма чыршыларны кибеттә дә саталар.
Чыршыны кисәргә кирәк түгел. Чыршы агачы бик озак үсә.
Малай: Мин аңладым инде. Бүтән беркайчан да чыршыларны кисмәмен. Сау булыгыз.
Ә хәзер безгә дә кайтырга вакыт җитте. Чаңгыларны киик тә кайтыр юлга кузгалыйк.
Менә кайтып та җиттек. Ә хәзер, балалар, әйтегез инде миңа.
-Агачларны сындырырга ярыймы?
-Урманда чүп калдырырга ярыймы?
-Җәнлекләрне кыерсытырга ярыймы?
-Агачларны кисеп алып кайтырга ярыймы?
Табигатьне саклау, аның байлыкларын арттыру безнең hәрберебезнең дә бурычы. Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше – яхшы тәрбияле, бәхетле кеше ул.
Татарстан Республикасы
Арча шәһәре
“1 нче номерлы балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ГЫЙЛМЕТДИНОВА ӘЛФИНУР ГАБДУЛЛАҖАН КЫЗЫ
Комментарии: |