Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел”

usup_book2Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрү өчен

 

Максат: шигырь, җыр-бию, әкиятләр һәм табышмаклар аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү.

 

 

Алып баручы: Кадерле кунаклар, бүген без сезнең белән “Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел” дигән кичә уздырырга җыелдык. Шушы кичәдә ана телебезгә булган мәхәббәтезне җыр, бию, шигырь, уеннар аша белдерәбез.

 

Күмәк җыр:

“Әссәламәгаләйкем” (Госман Садә сүзләре, Резеда Әхъярова көе)

1 бала: Арттырмыйм да, киметмим дә – шуны бел –

Татар теле – энҗе,

Мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул – Туган тел –

Баш очында кояш булып

Тора гел!

 

Алып баручы: Үз халкыңның лаеклы улы, кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкиятләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк.

 

(Бишек җыры яңгырый. Г. Тукай сүзләре, фин халык көе). Аңа курчаклар тирбәтә-тирбәтә балалар кушыла.

 

1. Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач

Галим булып җитәр бу.

 

2. Йокла, углым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым,

Кичтән йокың кала да

Еглап үтә көндезең.

 

Алып баручы: Шушы бишек җыры белән элек-электән үк безне әниләребез тәрбияләгән, туган телебезгә мәхәббәт уяткан, аны кадерләргә өйрәткән.

 

2 бала. Керләр чайкый әнкәй, керләр чайкый,

Уе китә сулар төбенә.

Әйтерсең, ул шулай диңгез айкый,

Телбизәкләр эзләп телемә.

 

“Туган тел” җыры яңгырый.

 

3 бала: Татар теле – минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим…

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә

 

4 бала: Татар теле минем туган телем,

Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.

Шул тел белән уйлыйм,

Шул тел белән җырлыйм,

Тоям һәрчак аның сафлыгын.

 

5 бала: Татар теле минем туган телем,

Саклый аны батыр милләтем.

Әби-бабай теле,

Ата-анам теле,

Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

 

Җыр: “Кояш гомере”. (Рәшит Әхмәтҗанов шигыре)

 

6 бала: Татарча да яхше бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле яхше тел.

 

Украин халык җырын 2 телдә башкаралар:

1. Басуда каенкай үсә иде,

Басуда көдрәкәй үсә иде.

Люли-люли, үсә иде,

Люли-люли, үсә иде.

2. Беркем дә каенны сындырмас,

Беркем дә көдрәкәйне сындырмас.

Люли-люли, сындырмас,

Люли-люли, сындырмас.

 

1. Во поле берёза стояла,

Во поле кудрявая стояла.

Люли-люли, стояла,

Люли-люли, стояла.

2. Никому берёзу заломати,

Никому кудряву заломати.

Люли-люли, заломати,

Люли-люли, заломати.

 

Алып баручы: Галимнәребез, язучыларыбыз татар теленең бөеклеге турында нинди матур сүзләр әйтеп калдырган.

 

7 бала: Татар телен Такташ сөйде,

Тукай өзелеп мактады.

Урам теле түгеллеген

Насыйри дә яклады.

 

8 бала: “Берәү башка телне өйрәнмәгән булса,

Башта үз телен белсен” – дигән Каюм Насыйри.

9 бала: Туган телне белмәү – телсез калу дигән сүз.

 

Алып баручы: Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар, татар җырлары, татар халык уеннары аша күңелебезгә үтеп керә безнең.

 

Песием, песием”- уены

“Песи, песи пес итәр,

Ана песи сөт эчәр,

Ана песи сөт эчкәндә

Ата песи күз кысар.

Ал дигәндә алмасаң,

Лап итәр дә шап итәр!”

 

Кызлар башкаруында күмәк җыр.

“Ак каен”- Зыя Мансур сүзләре, халык көе.

 

Алып баручы: Әйдәгез, балалар елның 4 фасылы турында табышмак әйтеп карыйк әле.

(Г. Тукай шигыре)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран –

Бу кайчак туган?

 

Боз һәм кар эрде,

Сулар йөгерде.

Еглап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара.

 

Кырлар буш кала,

Яңырлар ява.

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була?

 

Каты эссе. Һава бөркү.

Кыза дөнья, сабыр җитми,

Җил исми аз гына да,

Бер генә яфракны селкетми.

 

1 бала: Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

 

2 бала: И, телем – тере тарихым.

Ул минем киләчәгем.

 

(“Татарстан – минем туган ягым” җыры яңгырый. )

 

3 бала: Татарстан !Татарстан!

Алтын бишек ул.

Милләтемә иң кадерле

Газиз ишек ул.

 

4 бала: Кояш гөлгә үрелә,

Дөнья нурга күмелә.

Туган илем, туган телем

Иң якыны күңелгә.

 

5 бала: Аяз булсын күгебез,

Якты кояш көлсен гел

Туган илем, туган җирем,

Тыныч, имин булсын гел,

Тыныч, имин булсын гел.

 

Йомгаклау:

 

 Алып баручы:

Туган телемдә нәфислек чишмәсе

Кибәрмени?

Гасырлар аңа тимәде,

Дәверләр тиярмени?

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“Шурабаш балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ШӘЙХИЕВА РӘЙХАНӘ ФИРДӘВЕС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий