Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Озынколак кунакка килгән»

куян1 нче кечкенәләр төркеме

 

Максат: Балаларны яшелчәләр турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү; яшелчәләрнең тәмен, төсен, зурлыгын, витаминнарга бай булуын танып белү. Балаларга юыну эзлеклеген өйрәтүне дәвам итү.

 

Шөгыль барышы

Т.: Балалар, бүген безгә кунакка кем килде икән? Әйдәгез, карыйк әле үзен.

Куян: Исәнмесез, балалар! Мин сезгә бик ерактан килдем, минем исемем -Озынколак. Кайда яшим әле мин, балалар? Ягез, әйтегез әле?

Б.: Урманда, болында.

Куян: Әйе, бик дөрес. Мин урманда агач каерылары, үлән белән тукланам, ә менә бүген сезгә үземнең яраткан ризыкларымны алып килдем.

 

(Куян үзе алып килгән кишер, кәбестә һәм башка яшелчәләрне курсәтә)

 

Куян: Балалар, кишер нинди?

Б.: Тәмле, баллы, каты.

Куян: Бик дөрес, кишер баллы, тәмле, ул әле озынча да, каты да була. Менә мин сезгә хәзер шул кишерләрдән тәмле салат ясыйм.

 

(Куян балаларны өстәл янына чакыра)

 

Куян: Балалар, кишер бит әле ул витаминнарга да бик бай, бигрәк тә күзләргә файдалы, тешләрне ныгыта, шуңа курә мин аларны бик яратам, хәзер сезне дә тәмле кишер салаты белән сыйлыйм.

 

(Куян салат ясау өчен кирәк-яракларын әзерли, балалар аны кузәтеп торалар)

 

Үзе алып кораллары белән таныштыра, аларның салат ясаган вакытта кулланылышын күрсәтә. Кишерне куян угычтан да уа, йогурт белән дә болгата һәм тәмле салат килеп чыга.

Куян: Балалар, менә салатым әзер, хәзер барыгыз да кулларыгызны юып, өстәл артына утырыгыз. Мин сезне файдалы, тәмле салат белән сыйлыйм.

 

Миндә бик күп каротин,

Ашап кына кара син!

Үзем баллы, кетердим,

Кояш төсле кишер мин!

 

Т.: Тәмле дә соң кишер салаты!

Б.: Әйе, бик тәмле.

Куян: Балалар, миңа сезнең белән бик күңелле булды, инде миңа китәргә кирәк.

Б.: Рәхмәт сиңа, куян. Тагын безгә кунакка кил!

Т.: Сау бул, куянкай, Озынколаккай!

 

Татарстан Республикасы

Азнакай шәһәре

 “18 нче “Улыбка” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАЙСУЛТАНОВА ЭЛЬВИРА ТАҺИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий