Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Кышкы урман” әкияте

79905926_large_1320891983_4721407334m750x740Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен

Максат: Балаларны үзара дус, тату булырга өндәү; бер-берсенең шатлыгын уртаклашырга, кирәк вакытта ярдәм итәргә, игътибарлы булырга өйрәтү.

 

(Урман аланы күренеше, шунда бер өй тора.)

 

1 Әкиятче: Әкиятне бар да ярата,

Өлкәннәр һәм балалар.

Матур иттереп сөйләсәң,

Бөтенесе тыңларлар.

 

 

2 Әкиятче: Әкият безне чакыра

Урмандагы аланга.

Төз наратлар арасында

Матур өй тора анда.

 

(Урман аланы, өй янында тычкан барлыкка килә.)

Тычкан: Җәен урманда күңелле,

Ашарга җиләкләр бар.

Ләкин хәзер кыш инде –

Бөтен җирдә салкын кар.

Урманда буш өй таптым,

Бер үзем яшим анда.

 

(Өйдән бака чыга.)

Бака: Юк шул, юк шул, дускаем,

Мин күптән инде монда.

Икәү күңеллерәк булыр,

Бергә-бергә яшәрбез.

Тапкан бер нәрсәбезне

Урталайга бүләрбез.

(Тычкан белән Бака өйгә кереп китәләр. Аланга Тиен чыга.)

 

Тиен: Минем өем бик җылы

Һәм биектә – имәндә.

Дусларымның янына

Кереп чыгыйм мин чәйгә.

 

(Өйгә кереп китә, Төлке килә.)

 

Төлке:  Мин матур, чибәр төлке,

Койрыгым көлтә-көлтә.

Керим әле шушы өйгә,

Күңелем куянны көтә.

 

(Төлке өйгә кереп китә. Бүре аланга килеп керә.)

 

Бүре: Ну бу төлкене тотсам,

Кирәген бирәм әле!

Ә бу нинди өй тагын?

Кермичә китмим әле.

 

(Өйгә кереп китә. Аланга аю чыга.)

 

Аю: Минем өем бик җылы,

Йоклыймын мин кыш буе.

Төлке белән бүре генә

Тавышландылар иртән.

Нәрсә булганын белергә,

Шуны күрергә киләм.

 

(Аю өйгә кереп китә. Куян белән Керпе киләләр. Нәрсә турындадыр сөйләшәләр.)

 

Керпе: Куян, кая ашыгасың?

Нәрсәдән шулай куркасың?

 

Куян:  Бүреләр монда йөри,

Безгә бер тынгы бирми.

Төлке дә аның белән –

Безне ашарга килгән.

 

Керпе: Курыкма син мин барда.

Керербез дә бу өйгә,

Син дә мин күңелле итеп

Яшәрбез бергә-бергә.

 

(Икәү бергә өйгә кереп китәләр. Сәхнәгә әкиятчеләр чыга.)

 

1 Әкиятче: Менә бәла, тек бәла –

Барсы да килде монда.

Нәрсә булыр – ай-яй-яй,

Кереп чыгыйк без анда!

 

2 Әкиятче: Тукта әле син, шаулама,

Беркайчан да каушама.

Анда акыллы керпе бар,

Барысын да ул җайлар.

 

(Өйдә.)

Керпе: Исәнмесез, урман халкы!

Мин шат сезне күрергә.

Менә гәзит алып килдем,

Яңалыклар белергә.

 

Җәнлекләр: Без бит укый белмибез!

Мәктәпкә дә йөрмибез!

 

Керпе: Уку кыен эш түгел,

Вакытны без югалтмыйк.

Укырга өйрәнер өчен

Урманда мәктәп ачыйк.

 

(Җәнлекләр бииләр)

 

Куян: Китап куша дус булырга –

Әйдәгез, без дуслашыйк!

Бергә-бергә тату итеп

Бу өйдә яши башлыйк!

 

Тиен: Тәрәзәне җил кага,

Буран дулый урамда.

Куркыныч түгел җиле,

Бездә якты һәм җылы.

 

Җәнлекләр: Килегез, керегез!

Мәктәпне сез күрегез!

 

1 Әкиятче: Шулай барлыкка килгән

Урмандагы ул мәктәп.

Бүре, төлке һәм аю –

Барсы да укый шәпләп.

 

2 Әкиятче: Көн дә шунда, аланда,

Дәресләр бара анда.

Өйрәтәләр дус булырга,

Тыныч, тату торырга.

 

Бергә Үзебез анда йөрдек,

Җәнлекләрне дә күрдек.

Инде әкиятебез бетте,

Хушлашыр вакыт җитте.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

 “68 нче “ЗОЛОТОЙ КОЛОСОК” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе

КУРЕНЩИКОВА ЧУЛПАН НАИЛ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий