Сценарий: “Терем-теремкәй”
Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Максат:
-Балаларны әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар аркылы халкыбызның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү:
-Халкыбыз иҗатына яхшы караш, яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү:
-Балаларның сөйләм байлыгын үстерү:
-Балаларда үзара дус, тату мөнәсәбәт булдыру.
Алып баручы. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак-мәкальләребезне, моңлы hәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.
Борын-борын заманда түгел, хәзерге вакытта бер басуда теремкәй бар икән. Ләкин ул гади түгел, ә могжизалы, ди. Аңа татар халык аваз иҗатын белгәннәр генә керә алган. Менә бер көнне шул төремкәй яныннан Тычкан үтеп бара икән.
Тычкан: Нинди матур теремкәй! Теремкәйдә кем яши? (аңа җавап бирүче булмый. Тычкан ишеген төртеп карый, ача алмый. Аннан язуны күрә. “Бу теремкәйгә татар халкының иҗатын белүчеләр генә керә ала”.) Мин татар халык иҗатын бик яхшы беләм. Кирәк икән, сөекле шагыйребез Г.Тукайның шигырен сөйләп күрсәтәм:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
Ишек ачыла. Тычкан керә. Шулай Тычкан үзе генә яшәп ятканда, теремкәй яныннан Куян үтеп бара икән.
Куян: Нинди матур теремкәй! Теремкәйдә кем яши?
-Мин Тычкан, ә син кем?
-Ә мин Куян. Минем дә синең белән яшисем килә. Кертәсеңме мине?
-Бик кертер идем дә, ләкин бу гади теремкәй түгел, ә татар халык иҗаты белән тулы теремкәй, бу теремкәйгә татар татар халык иҗатын белүчеләр генә керә ала.
-Мин туган телебез турында мәкальләр яратам. Сезгә дә сөйләп күрсәтәм, бәлки кертерсез.
“Иң татлы тел – туган тел,
Анам сөйләп торган тел”.
“Алтыда белгән ана телең
Алтмышта да онтылмас”.
“Теле барның иле бар”.
“Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы”.
Тычкан: Бик матур мәкальләр беләсең икән. Әйдә кер, рәхим ит.
(Теремкәйнең ишеге ачыла, Тычкан белән Куян кереп китәләр.)
Төлке килеп чыга.
Төлке: Ай-яй, нинди матур теремкәй. Минем дә бу теремкәйдә яшисем килә. (ишек шакый) Кем бу теремкәйдә яши?
-Мин Тычкан.
-Мин Куян, ә син кем?
-Ә мин Төлке, сез мине бу матур теремкәйгә кертмәссез микән?
-Бу бит гади теремкәй түгел, монда татар халык иҗатын белүчеләр генә керә ала.
-Мин көн саен татар халык биюен биим, шунлыктан бер дә тазармыйм, карагыз әле буй-сынымны – нинди гүзәл, сылу, Аллаһка шөкер!
(Төлке татар халык биюен бии)
-Куян бик матур, саф татарча биедең, әнә теремкәй сиңа ишеген ача, әйдә, рәхим ит.
Аю килеп җитә.
Аю: Нинди матур теремкәй! Теремкәйдә кем яши?
-Мин Тычкан.
-Мин Куян.
-Мин Төлке, ә син кем?
-Мин Аю. Минем дә сезнең белән яшисем килә.
-Ә син татар халык иҗатын беләсеңме?
-Мин татар халкының “Түбәтәй” уенын уйный беләм. Әйдәгез, бергәләп уйныйк, дусларым.
( “Түбәтәй” уенын уйныйлар)
Ишек ачыла, барысы да теремкәйгә кереп китәләр.
Төлке: Әйдәгез әле, чәй эчеп алыйк. (Өстәлдә татар халык ашлары)
Йөгерә-йөгерә Шүрәле килеп чыга.
Шүрәле: Бу нәрсә? Минем дә бу теремкәйгә керәсем килә! (ишеген ачып карый, ача алмый.) Кем яши бу теремкәйдә?
-Мин Тычкан.
-Мин Куян.
-Мин Төлке.
-Мин Аю, ә син кем?
-Мин Шүрәле.
Төлке: Син Шүрәле?
Шүрәле: Шүрәле шул, мин сезне кытыклап үтерә алам.
Аю : Синме? Кытыклапмы?
Шүрәле тагын ишекне ачып карый, ача алмый. Мине дә кертегез әле теремкәйгә.
Аю: Син бит безне кытыклап үтермәкче буласың, ничек кертик инде без сине?!
Шүрәле: Я, ярый, гафу итегез инде мине, мин башка алай сөйләшмәм. Сүз бирәм: беркемгә дә тимәм.
Куян: Ярый ышандык ди, сүзеңә. Ә менә безнең сине тикшереп карыйсыбыз килә. Хәзер без сиңа табышмаклар әйтәбез, әгәр җавап бирә алсаң, керерсең.
Тычкан:
Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?
(тел)
Шүрәле башын кашый-кашый, җавабын таба алмагач, башын аска ия.
Куян: Белмисеңме? Шул шул менә. Әз генә уйлый белергә, башыңны эшләтергә кирәк. Гомерең үтә инде, кытыклы уены уйнап.
Шүрәле залда утыручы балалардан сорый.
Аю:
Икенче табышмакны тыңла:
Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
(акыл)
Шүрәле тагын башын аска ия.
Төлке: Болай булмый бит, дусларым, безгә Шүрәлегә ярдәм итәргә кирәк. Безгә аны теремкәйгә кертергә кирәк.
Тычкан: Әйе шул, белгән белемнәребезне аңа өйрәтергә кирәк.
Барысы да уйлаша, фикерләшә дә, Шүрәлене теремкәйгә кертергә булалар.
-Рәхмәт сезгә, изге җаннар. Рәхмәт сезгә, дусларым. Мин бик тырышырмын. Минем үземә дә бик күңелсез була башлаган иде инде, кытыклап йөрүнең бер кызыгы калмады. Минем дә сезнең кебек күп беләсем килә – татар халык иҗаты белән танышасым килә. Мине гафу итегез!
Барысы да: Я ярый, гафу итәбез без сине. Әйдә, рәхим ит. (Ахырдан “Әйлән-бәйлән”җырын җырлыйлар.)
Алып баручы:
Туган телдә hәрбер хисне
Җөмләгә төреп була.
Әйтергә теләгәнеңне
Әйтеп бетереп була.
Туган телдә тик бер хисне
Җөмләгә төреп булмый;
Аны ничек яратканны
Әйтеп бетереп булмый.
Татарстан Республикасы
Норлат шәһәре
“6 нчы «КОЯШКАЙ» балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
МУРАДЫМОВА ЧУЛПАН НУРИСЛАМ КЫЗЫ
Комментарии: |