Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Гаилә, Ана, Бала”
Түр стенада “Гаилә”, “Ана”, “Бала” сүзләре язылган. Түрдә заманча җиhазланган бүлмә күренеше, өстәлдә татар халкының милли ризыклары. Күңелле музыка яңгырый. Залга бәйрәмне алып баручылар, кунаклар керә.
Максат: халык педагогикасы традицияләренә таянып аналарны олылау, туган телебезгә булган олы мәхәббәтебезне, татар халкының гореф-гадәтләрен яшь буынга нинди алымнар кулланып ача белү серләрен күрсәтү.
Барышы:
Алып баручы: Хәерле көн барыгызга да! Көн чыннап та хәерле, чөнки барыбыз да исән-сау, көн кояшлы, матур. Бүген сезнең өчен дә, минем өчен дә гадәти булмаган сөйләшү. Бүген бик кызык та, бик катлаулы да булган “Гаилә”, “Ана”, “Бала” дигән темага сөйләшү алып барырбыз. Телебезгә, сезгә булган мәхәббәтебезне, олы ихтирам хисләребезне җыр-биюләр, уен- шигырь аша белдерербез.
Үз халкыңның лаеклы улы, кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк.
Авырлыклар ерып йөрер өчен
Гаиләмнән бетмәс көч алам.
Хәлем бетсә, ярты юлда арсам,
Гаиләмә кайтып егылам.
Әйе, гаилә – ул тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.
Ана!
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга
Хатыннарның бөтен матурлыгы
Бөтен күрке – ана булуда.
Алып баручы: Хөрмәтле әниләр! Аналар турында бик күп риваятьләр яши. Берсен тыңлап үтик әле.
(Риваять тыңлана)
Алып баручы: Аналар элек-электән баласы хакына утка-суга кергәннәр. Соңгы телемен сабыена каптырганнар. Ана баласы, сабые хакына барысын да эшләргә әзер. Сезнең игътибарга “Әни килде” спектакленнән өзек.
Кешелеккә үрнәк булырлык, Ана исемен горур йөртик, аңа тап төшермик!
(Бала елаган тавыш ишетелә)
Алып баручы: Дөньяга кеше дигән олы зат туды. Менә аның беренче авазлары яңгырады. Сабый үзен дөньяга китергән әнисенең күкрәгенә сыенды. Ана сабыена иң татлы, иркә сүзләр әйтеп яшәү көченә ия булган күкрәк сөтен бирде.
Күр, сабый, нинди киң
Һәм матур җир өсте,
Шул җирнең иң нәфис
Чәчкәсе – син төсле.
Син – сафлык, син – шатлык,
Моңлы җыр яңгыравы,
Кычкырып көлүең –
Чишмәләр чылтыравы.
Алып баручы: Хөрмәтле әниләр, әйдәгез әле беренче мәхәббәт җимешебез, беренче нарасыебызның дөньяга аваз салган көнен искә төшерик. Бер генә минутка шушы көннәргә кайтыйк әле. Сез нәрсәләр кичердегез? Нинди уйлар биләп алды сезне? (Тәрбиячеләр чыгышы)
– Нәни баланы кеше итеп үстерү өчен искиткеч күп көч түгәргә туры килә шул. Ни чәчсәң, шуны урырсың, дип халык тикмәгә генә әйтми бит. (Бала елаган тавыш ишетелә)
Алып баручы:
Балалы өй – иң матур өй,
Балалы өй – нурлы өй,
Бишек җыры – иң матур җыр
Җанга газиз, моңлы көй.
(Бишек җыры башкарыла)
Бишек җыры дәвам итә
Нурландырып күңелне,
Борынгы бишек җырлары
Зур хәзинә түгелме?
Бәбине йоклатканда, аны үчти-үчти иткәндә, юындырганда, юатканда әйтелә торган бик матур сүзләр бар.Менә бу бәби уяту сүзләрендә зур мәгънә ята. “Озак йоклама син, тор, озак йоклаганның бәхете юктыр”. Чынлап та, озак йоклаган кешенең эшләргә вакыты калмый, эшләмәгәч, ашарга ризыгы, кияргә киеме булмый.
Сез бәбиләрегезне нинди сүзләр белән үстердегез, уяттыгыз? Безгә дә әйтеп ишеттерегез әле.
(Юату, уяту, йоклату сүзләре әйтелә)
Алып баручы: Татар халкы элек-электән җеп эрләгән, шәл бәйләгән, сөлге
чиккән, тула баскан, келәм, палас, ашъяулык тукыган. Аулак өйләрдә кул эшләре тотканнар. Безнең арабызда да кул эшләренә оста әниләр бихисап!
“Җеп эрләү, йомгак чорнау” уен барышында “Әнкәмнең догалары” җыры башкарыла (И. Закиров көе, Р. Миңнуллин сүзләре)
– Чыннан да, чын татар хатын-кызлары икәнен исбатлап күрсәттегез. Рәхмәт, сезгә.
Алып баручы: Әйе, әни – hәркемгә якын, изге, газиз кеше. Әнләрнең ягымлы, йомшак сүзләре балага гомер буена юлдаш була, үзенең акыллылыгы, дөньдагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә.
Хәзер, “Уйлап тап” уенын уйнап алырбыз. Тапкырлыгыбызны күрсәтербез.
1 нче бирем.
– Ул барлык кешедә дә бар.
– Бер караудан туа, озак еллар яши.
– Ул шатландыра да, көендерә дә, елата да, сөендерә дә.
– Венера Ганиева да шулай җырлый (ярату, мәхәббәт)
2 нче бирем.
– Ул бик кирәкле әйбер.
– Ике колагы, бер борыны бар.
– Аны бигрәк тә әбиләр, бабайлар ярата.
– Ул өстәлнең бизәге (Самавыр)
3 нче бирем.
– Аны барлык кеше ярата.
– Ул бер дә искерми, гел яңарып тора.
– Ул елата да, моңландыра да, күңелне дә күтәрә.
-Арыган чакта ял иттерә.
– Нәни балаларны йоклатканда да кирәк. (Җыр)
Алып баручы: Әниләр, әбиләр аш-суга оста, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр. Өстәлебездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда яшәү дә ямьле була. Аш-су серләренә безне әниләребез, әбиләребез өйрәтә. Без дә үзебез белгәннәрне балаларга сеңдерик. Татар халкының йолаларын буыннан-буынга тапшырыйк.
Аш-суга булган осталыгыбызны тикшерү вакыты җитте.
Уен-табышмак “Бер сүз белән әйт”.
– Эченә бәрәңге, тары ярмасыннан эчлек салып пешергән ашамлык (Кыстыбый)
-Милли татар ашамлыгы (Өчпочмак)
-Бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәhәр халкы әзерли. Эчлеге кат-кат
итеп тезелә (Гөбәдия)
– Күкәм ризык, туй мәҗелесенең бизәге (Чәк-чәк).
– Иң борынгыдан саналган эчемлек (Әйрән).
– Көз өмәсе табынының бизәге (Тәбикмәк).
– Җиләк-җимешне кайнатып, сөзеп ясала торган ризык (Как.)
– Көн саен кулланыла торган ризык, аннан башка ашау үтми, аңа халык дан җырлый (Икмәк, ипи).
– Туйларда чәк-чәкне алыштыра торган ризык (Катлама).
– 2 сүздән тора, татар халкының милли ризыгына керә (Кош теле).
– Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына хас камыр ризыгы (Токмач).
Уен “Сүзсез сәхнә”.
Биремнәр:
1) газда кулың пеште,
2) балаңа дәрес каратасың,
3) сөйгәнеңне эштән каршы алу,
4) кунакка әзерләнәсең.
Алып баручы: Татар халкы – әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге.
Уен “Дәвам ит ”
-Алтмышка җитсен бала, ана өчен (ул бала)
-Ана балага авызыннан (өзеп каптыра)
-Ата-анасына изгелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә (игелек күрмәс)
-Ата-анасын хурлаган, үзен (хурлаган булыр)
-Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны (ташлама.)
-Аталар сүзе (акылның үзе)
-Әткәй – шикәр, әнкәй – (бал)
-Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган (әрәм булган)
Әти-әни! Сездән башка тагын
Кем бар бала бәгырьле!
Кояш җиргә берәү булган кебек,
Сез дә безгә шулай кадерле.
Хөрмәтле әниләр, сезгә булган олы рәхмәтне, җылы хисләрне бию аша кабул итеп алыгыз.
Татар халык биюе
Алып баручы: Кеше китә –җыры кала. Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң калган буыннарга да аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Сезне уңыш читләп үтмәсен,
Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә
Көнегезне шатлык бизәсен.
Бәйрәмебезгә нокта куеп сезгә шигъри күчтәнәч. Олы шигъри җанлы Фәния апабыз бүгенге кичәгә әзерләнгән вакытта күңеле, йөрәге түрендә туган, әниләребезне сагыну, юксыну, ярату, ихтирам итү хисләрен шигъри юлларга салган. Аңа сүз бирик әле.
“Юксыну” Ф.Әгъзамова сүзләре.
Кайтып киләм авылыма
Сагыну –сагышлар белән.
Юксындырган юлда үскән
Хәттә hәрбер чүп үлән.
Елга никтер дулкынлана,
Суда ак каз бәбкәсе.
Ярдәм сорап кычкырамы
Калдырганга әнкәсе.
Капка төбебездә тынлык,
Каршы алмый берәү дә.
Ачып керим дисәм өйгә
Ишекләр дә терәүдә.
Бакчада да юк ямьлелек,
Чәчәк атмый балан да.
Кортлар да килми янына
Алар да пошаманда.
Күземне төбәп еракка
Тирән уйларда йөзәм.
Баш очында караңгылык
Җанымда бушлык сизәм.
Озак кайтмыйча торганга,
Үпкәләделәрме әллә.
Нигә моңсу бар да дисәм,
Әнием юк икән лә….
Татарстан Республикасы
Зәй муниципаль районы
“Гомуми үсеш төрендәге “Кояшкай” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ЮНЫСОВА ЛЮДЦИЯ ФААТ КЫЗЫ
Комментарии: |