Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Нәни Апуш әкият сөйли”

imgB6-7 яшьлек балалар өчен Г.Тукайның иҗатына багышланган бәйрәм  иртәсе  

 

Катнашалар: алып баручы, Габдулла (Апуш) һәм Г.Тукай әсәрләренең геройлары – Гали,Сабит, Фатыйма, Ламига.

 

“Тукай иртәсе” җыры башкарыла.

Уенчык ат “җигелә”, бер бала кулында дилбегә, бәләкәй Тукай ат чанасына утыртыла. Балалар һәм Апуш тезелеп басалар.

 

Алып баручы:

Нәкъ Казанның артында –

Әтнә, Арча ягында  –

Яшәгән, ди, бер малай

Кырлай дигән авылда.

Исем – аты Габдулла

Булган икән малайның:

Үз итеп Апуш дип тә

Йөрткәннәр бу баланы.

Габдулла әкиятләр

Сөйләргә яраткан, ди:

Тыңлаучыларның барсын

Авызына караткан, ди…

 

Апуш:

Баллы икән алмагыз,

Әче икән тормагыз!

Чын әкиятләр сөйлим –

Авыз ачып тормагыз!

 

 Гали:

Сөйлә, син, Апуш, сөйлә,

Безнең тыңлыйсы килә!

 

Апуш:

Беркөнне барам шулай,

Баскан эздән пар чыга…

Кинәт шулчак биш куян

Килде-чыкты каршыма!

(Кишер тоткан куяннар чыга)

 

Гүя минем килүемне

Көтеп торган куяннар:

Миңа “куян күчтәнәче”

Әзерләп үк куйганнар…

– Синең, Габдулла дускай,

Беләгең тимер, – диләр, –

Мә сиңа кишер, – диләр, –

Бик тәмләп кимер! – диләр…

 

Куяннар” Габдуллага һәм башка балаларга кишер бирәләр дә биеп алалар.

 

Сабит.

Булыр, булыр, ышанам,

Бу хәл чынга охшаган!

 

Фатыйма.

Габдулла, тагын әйдә,

Күргәннәреңне сөйлә!

 

Апуш.

Эһем… Эһем… Бервакыт

Карурманда йөрдем мин…

Беләсезме, мин анда

Гаҗәп хәлләр күрдем мин!

Барам шулай җай гына …

Тукта! Ни бу? Күр әле!-

Килеп чыкты каршыма…

Килеп чыкты …Шүрәле!

 

Ламига.

Кит аннан! Булмас, булмас…

Арттырмале шулчаклы!

 

Шүрәле пәйдә була.Ул тыңлаучыларга күренмәскә тырышып, алар артында төрле хәрәкәтләр ясап, уйнап кыланып йөри.

 

Фатыйма.

Син, Апуш, күзгә карап,

Күп сибәсең борчакны!

 

Сабит:

Булыр, булыр, ышанам,

Бу хәл чынга охшаган!

 

Апуш.

Борчак сипмим, алдашмыйм-

Сүземдә юк һич ялган:

Чын әкият сөйлим, дип

Әйтеп куйдым ич алдан…

 

 Гали.

Сөйлә, син, Апуш, сөйлә,

Безнең тыңлыйсы килә!

 

Апуш.

Борын-борын заманда

Булган икән бер малай…

Сөйләп тә тормам әле

Тавышлансагыз алай!

 

Ламига.

Бетте-бетте, Габдулла,

Тавышланмыйбыз бүтән!

 

Фатыйма.

“Шүрәле”ңнең дәвамын

Көтәбез инде күптән!

 

Апуш (“Шүрәле” гә карап сөйли)

Шуннан шул… Шүрәлегә

Мин әйтәм: “Мин – Былтыр! – дим, –

Менә шушы ярыкка

Бармагыңны кыстыр!” – дим…

 

“Шүрәле ” Габдулла күрсәткән агач ярыгына бармакларын кыстыра.

Бер агарды Шүрәле,

Бер кызарды Шүрәле,

Бер кабарды Шүрәле,

Авыз ачты Шүрәле…

“Кети-мети уйныйк!” – дигәч,

Куркып качты Шүрәле.

Шүрләде!

 

 “Шүрәле” агачны култык астына кыстырып, ах-ух килеп, чыгып китә.

 

 Гали.

Вәйт, әкәмәт!

 

Фатыйма.

Вәйт, мәзәк!

 

Ламига.

Гаҗәп дисәң дә гаҗәп!

 

Сабит.

Булыр, булыр, ышанам,

Бу хәл чынга охшаган!

 

Гали.

Шыттырасың, Габдулла,

Арттырмасаң да була!

 

Апуш.

Борын-борын заманда,

Яшәгән, ди,бер торна…

Әкият сөйлим, дидем бит-

Игътибар белән тыңла!

Барам шулай бервакыт

Базарга – Мәкәрҗәгә…

Шулчак юлда юлыктым

Сарык белән кәҗәгә!

 

“Кәҗә” белән “Сарык” пәйдә була, сөйләүче сүзләренә туры килгән хәрәкәтләр ясыйлар.

 

Кәҗәсе ябык иде,

Сарыгы арык иде.

Сарыгы капчык аскан –

Капчыгы ярык иде.

Гайрәтләнеп, мактанып,

Капчык авызын ачтылар:

Бер-бер артлы бүреләр

Шуннан чыгып качтылар…

Иренмәдем, санадым:

Унике бүре иде…

Унысы-исән иде,

Икесе тере иде!

 

“Кәҗә” белән “Сарык” “бүреләр” не куып йөриләр.

 

Сабит.

Бу хәл чынга охшаган!

 

 Гали.

Хаттә мин дә ышанам!

 

 Апуш.

Сине дә тыңлыйк әле –

Әйдә, син сөйлә, Гали!?

 

 Гали.

Мин бүген кәҗәбезгә

Бер кочак печән бирдем

Ул, сакалын селкетеп:

“Зур рәхмәт, Гали! – диде.

Ашап, йоклап алгачтын,

Икәү балык тотарга

Барырбыз әле!” – диде.

 

Сабит.

Гали, син дә – маладис!

Борчак сибә беләсең…

 

Ламига .

Габдулла шәбрәк сөйли!…

 

Фатыйма.

Әйдә Апуш сөйләсен!

 

 Апуш.

Борын-борын заманда,

Булган икән бер мичкә.

Ярар инде – җитеп торыр

Сөйләрмен әле кичкә.

Мин сөйләрмен бер әкият

“Су анасы” турында .

 

 Алтын тарак тоткан “Су анасы” пәйдә була, аның турында җыр башкарыла.

 

Хәзер әйдә ял итик –

Туктыйк шушы урында …

 

 Алып баручы.

Нәни Апуш әкиятләр

Сөйләр әле тагын да…

Дәү булгач та, ул еш кайтыр ул –

Шул самими чагына.

Хыял аша еш кайтыр ул –

Балачагын сагынып:

Күңелендә сагыш-моңнар

Шигырь булып кабыныр!

Еллар узар…

Нәни Апуш

Зур шагыйрь – Тукай булыр:

Халкыбызның йөрәгенә

Тоташыр гомер юлы.

 

“Туган тел” җыры башкарыла

Тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

“Иске Мичән “Таң” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

НӘГЫЙМОВА ГӘҮҺӘРИЯ БАРЫЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий