Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Габдулла Тукайның әкият геройлары белән очрашу”

463368Уртанчылар төркеме 

 

“И туган тел” шигырен сөйли-сөйли зал уртасына Адилә чыга.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

 

Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән.

 

И туган тел! Һәрвакытта

Ярдәмең белән синең

Кечкенәдән аңлашылган

Шатлыгым, кайгым минем.

 

  • Дусларым, килегез бирегә, бүген бит бездә бәйрәм. Бүген Г. Тукайның туган көне. (Интерактив тактада Г.Тукай портреты күрсәтелә. Балалар чыгалар, ярым түгәрәккә басалар) Әйдәгез, дусларым, кадерле кунаклар, бергәләп “Туган тел” җырын башкарыйк.

(Җырны башкарганда Г. Тукайның “Туган тел” шигыре буенча эшләнгән анимацион күренеш (тавышсыз гына) күрсәтелә).

 

Адилә:

  • Г.Тукайның әкиятләренең кайбер геройларын искә төшерик. Дусларым, без үзебезне урманда дип хис итик. (Аудиоязмада агач шаулаган һәм кошлар сайраган тавыш ишетелә)

Балалар ят тавыш (ат чапкан тавыш) ишетеп куркып калалар. Былтыр (Әмир – 7нче төркем, экранда Былтыр рәсеме) килеп керә.

  • Тррр, малкай!
  • Һай, кызлар, малайлар, нишлисез урманда?
  • Җиләк җыябыз.
  • Шүрәледән курыкмыйсызмы?
  • Кем соң ул?
  • Шүрәле – урман пәрие.
  • Ай-яй, куркабыз. Ә син, Былтыр, урманда нишлисең?
  • Мин утын җыярга килдем. Киттем алайса. (Китә)
  • Без дә кайтабыз, сау бул, Былтыр. (Балалар “кайтып китәләр”)

 

(“Шүрәле” балеты операсы көе яңгырый, экранда Шүрәле рәсеме) Агач артыннан качып кына Шүрәле (Әмир 4нче төркем) күзәткән җиреннән чыга һәм әйтә:

  • Ах, киттеләр! (Кабат балаларның “Әйдәгез, монда килегез” дигән тавышны ишетеп, Шүрәле агач артына кача)

 

Адилә:

  • Малайлар, кызлар, килегез монда, бик матур алан бар. Әйдәгез уйнап алыйк. (4 нче төркем балалары аланга чыгып тезелешеп утыралар һәм агач артында качып торган Шүрәлене күреп алалар, куркып калалар). Шүрәле (балалар янына чыга):
  • Курыкмагыз, ник куркасыз. Минем урманыма килгәнсез, ә миннән куркасыз.
  • Син кем?
  • Мин Шүрәле.
  • Шүрәле, нишләп син шундый куркыныч?
  • Мин куркыныч түгел, Шүрәле менә шундый була инде. Килегез якынрак, кети- кети уйнап алыйк. (Балалар куркып читкә качалар, Шүрәле күңелсезләнә, балалар аны кызганып куялар).
  • Шүрәле, син күңелсезләнмә, кытыкламасаң, без синең белән уйныйбыз. Әйдә, уртага бас.
  • Яхшы, минем бик уйныйсым килә. (Түгәрәккә басалар, Шүрәле уртага баса).

 

 Шүрәле.

Җен дә түгел, җил дә түгел

Күренеп йөри торган.

Шүрәлене саклап тора

Татарда кара урман.

 

Кушымта.

Шүрәле, Шүрәле,

Син кызларны күр әле.

Алар бии, алар җырлый,

Куллар чабып тор әле.

 

Бер мөгез дә койрык бер,

Кети-кети уйный ул.

Кием-салым кими ул,

Балаларга тими ул.

 

Кушымта шул ук.

 

  • Миңа сезнең белән уйнау бик ошады. Мин сезне кытыкламыйм.
  • Рәхмәт, Шүрәле, сау бул.
  • Сау булыгыз (Балалар “кайтып китәләр”)
  • Эх, бигрәк күңелсез. “Кети-кети уйнарга берәр олы кеше дә юк шул.

( Күңелсезләнеп чыгып китә)

 

Аудиоязмада су аккан тавыш ишетелә. “Су анасы” операсы көе яңгырый. (Экранда Су анасы рәсеме). Су анасы (Илүзә) “судан” чыга да, бию хәрәкәтләре ясый. Алтын тарак белән чәчен тарый да, тарагын басмада калдырып суга кереп китә. Агач артыннан качып карап торган малай (Алмаз ) як-ягына карана-карана алтын тарак янына килә дә, таракны алып авылга таба йөгерә. Су анасы күреп ала да малайны куа башлый:

  • Тукта, тукта, ул бит минем алтын тарак, карак малай, – дип артыннан йөгерә. (Кинәт этләр килеп чыга (Акрам, Ранис) һәм Су анасы кире елгага йөгерә. Малай өенә кайтып җитә һәм әнисенә:
  • Әни, әни, мин алтын тарак таптым. (Әнисе (Камилә 9 нчы төркем) бер сүз дә әйтми, таракны куркып кына ала).

 

Төн җитә. Су анасы авылга килә һәм малай яшәгән өйнең тәрәзәсен шакый. Малайның әнисе куркып кына сорый:

  • Кем бар? Кара төндә нишләп йөрисең?
  • Бу мин, Су анасы, синең карак малаең минем алтын тарагымны урлады. (Шул сүзне ишетү белән малайның әнисе таракны тәрәзәдән ыргыта. Су анасы елгага китә. Ә малайны әнисе бик нык орыша:
  • Улым, кеше әйберенә кагыласы булма! Бу ялгышың башка кабатланмасын!
  • Юк, әнием, мин бу хатамны башка кабатламам.

 

Адилә:

  • Менә шулай, исегездә тотыгыз. Малай ясаган хаталарны кабатламагыз. Эх, рәхәт тә соң җәй көне.

(Тургай сайраган тавыш, экранда күбәләкләр рәсеме). Нинди матурлар!

 

(Күбәләк (Азалия) очып керә. “Бала (Динә) белән күбәләк” башкарыла.

Бала:

Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың.

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйнамын очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы:

Аш буладыр мтңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска,

Бары бер көн генә,

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

 

(Күбәләк очып чыгып китә, бала кул болгап кала, бала да чыгып китә)

(Моңсу гына Шүрәле килеп чыга)

Адилә:

  • Я, Шүрәле, син нишләп бик күңелсез инде?
  • Дусларым да каядыр китеп югалды. “Кети-кети” дә уйныйсым килә (Адилә янына килә башлый, Адилә кача). Менә шуңа күңелсез дә инде мин, чөнки берүзем. (Былтыр килеп чыга. Шүрәле сөенә). Былтыр:
  • Нәрсә, урман пәрие, авызыңны ерасың?
  • Хәзер без кети-кети уйныйбыз.
  • Уйнарбыз, уйнарбыз. Баштан эшне эшләп бетерик. (Ярып булмаган утынны күрсәтә) Менә шушы утынны ярырга булыш та, рәхәтләнеп уйнарбыз.
  • Була ул (утындагы ярыкка бармакларын тыга, Былтыр балтасын ала да, Шүрәленең бармаклары кысылып кала. Ул авыртудан кычкыра башлый).
  • Коткар, коткар!
  • Юк инде, Шүрәле, мин сине коткарсам, син мине кытыклап үтерәсең, мин киттем. (Китә).
  • Коткарыгыз!!! (Адилә чыга)
  • Нәрсә булды, нишләп кычкырасың?
  • Былтыр бармагымны кысты.
  • Әй, юләр, син Шүрәле, былтыр кысканга быел кычкырмыйлар бит инде.

 

Адилә:

  • Менә шундый инде алар Г.Тукайның әкиятендәге геройлар – бик кызыклар, алар белән аралашу миңа да бик ошады. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“342 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘЙБУЛЛИНА МӘДИНӘ ӘХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий