Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Тыныч булсын күгебез”

ДеньПобеды6-7 яшьлек балалар өчен Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе

 

Максат.

Халык бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү.

Бәйрәм тантаналарында катнашасы, бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килү теләге булдыру.

Балаларда патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашучылар:

Алып баручы – 2 тәрбияче

Мәктәпкә әзерлек төркем балалары

Репертуар:

  1. Грамзапись  «Вставай, страна огромная»
  2. Җыр “Бабай да солдат булган”
  3. Бию “Матрослар”
  4. Бию “Джигитов”
  5. Җыр “Бравые солдаты”
  6. Җыр “Кояшлы ил”
  7. Җыр “Сәгать”

 

 

 

Музыка залы бәйрәмчә бизәлә. Сугыш геройларының фоторәсемнәре, җиңү парады күренешләре эленә. Зал шарлар, чәчәкләр белән бизәлә. Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар – сугыш ветераннары чакырыла. Ф. Әхмәдиевның “Солдатлар” көе яңгырый. Балалар залга керәләр, ярым түгәрәк ясап тезелеп басалар.

 

1 Алып баручы: Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шулчак тешне кысып;

“Без җиңәргә тиеш ничек тә”.

 

2 Алып баручы: 1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.

 

Грамзапись тыңлау “Вставай, страна огромная”

 

(Балалар урыннарга утыралар)

1 Алып баручы: Сугыш 4 ел буе барды. Халкыбыз исә, еш кына мөмкин булмаганнарның чиген узып, Бөек җиңүгә үзенең өлешен кертте. Рәхимсез сугыш миллионлаган һәм миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итте. Ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде.

 

1 бала:  Алды ялкын ил һәм дәүләтләрне

Алды ялкын кыш һәм җәйләрне.

Туган якның данлы сабан туе,

Канлы сабантуйга әйләнде.

 

2 Алып баручы: Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын сакларга күтәрелде. Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын йотты. Ләкин бу – гади үлем генә түгел, ә батырлар үлеме булып тарихка кереп калды. Сугыш елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән югары мактаулы исемгә лаек булды, 29-ы Дан орденының Тулы кавалеры, 100меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырылды.

 

Җыр “ Бравые солдаты ”

 

2 Алып баручы: Әйе, фашистларның совет халкына булган кансызлыгы, җәберләве шагыйрьләрнең иҗаты аша яшь буынга килеп иреште. Муса Җәлилнең “Вәхшәт” дигән шигырен укып та без моңа тагын бер кат ышана алабыз.

 

“Вәхшәт” шигыре

 

1 Алып баручы: Җиңү сугыш кырында гына яуланды, бәлки тылда да, завод цехларында, гыйльми лабораторияләрдә, совхоз – колхоз кырларында да яуланды. Фронтларда солдатлар, заводларда, кырларда хатын-кызлар һәм үсмерләр канын һәм тирен түгеп , батырлык һәм кыюлык, гаять зур чыдамлык күрсәтеп, бик тә озакка сузылган көрәшкә кушылдылар.

 

2 Алып баручы: Җилкәне-җилкәгә куеп татарлар, руслар, чувашлар, грузиннар, украиннар, белоруслар  бердәм булып явыз дошманны тар – мар иттеләр. Сугыш тынып торган арада алар шул милләт кешеләренә хас биюләр, җырлар башкарганнар.

 

“Джигитлар” биюе (грузин халык биюе)

 

1 Алып баручы: Сугыш тынып торган арада солдатлар җырлап – биеп кенә калмыйлар, ә үзләренең якын кешеләренә, әти – әниләренә, балаларына, сөйгән кызларына хатлар язганнар.

 

2 бала: “Жди меня”

Жди меня, и я вернусь

Только очень жди.

Жди когда наводят грусть

Желтые дожди;

Жди, когда снега метут,

Жди, когда жара.

Жди, когда других не ждут,

Позабыв вчера.

Жди, когда из дальних мест

Писем не придет,

Жди, когда уж надоест

Всем, кто вместе ждет.

 

Әнә шул солдат хатларын укып, тылда калган хатын-кызлар тагын да дәртләнеп, ашны-ялны белмичә, җиңү көнен якынайттылар. Кичләрен инеш буйларына, яр кырыйларына басып, үзләренең йөрәкләреннән чыккан сөю, сагыш хисләрен җыр белән сөйгән ярларына, сугышчыларга юлладылар. Сугыш елларында бик киң таралган, яратып җырлана торган җырларның берсе – “Катюша” җырын тыңлыйк.

 

Җыр “Катюша”

 

2 Алып баручы: Июнь таңы тыныч, нурлы иде,

Күкне кара сөрем каплады,

Фашизмга каршы ил кузгалды,

Шагыйрьләр дә утка атлады.

 

Шагыйрь – солдат керде ялкынга,

Алып керде йөрәк җырларын.

Батырлыкка әйдәп, җыр үтте

Халык узган җиңү юлларын.

 

1 Алып баручы: Әйе, шигырьдәгечә Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк бик күп татар язучылары, шагыйрьләре Совет Армиясе сафларына баса. Мәсәлән: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим һ.б. Алар язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт итәләр, үзләренең үткен каләмен фашизмны тар – мар итү өчен көрәштә иң көчле коралга әйләндерәләр, совет кешеләрен сугышта да, тылда да тулысынча фашизмга каршы көрәшергә чакыра.

2 Алып баручы: Ә хәзер герой шагыйрьләребезнең сугышта язган шигырьләрен тыңлап үтик.

 

Кыр казы

Тирән окопта каршылыйм

Икенче язны;

Язгы таңда безнең якка

Кайта кыр казы.

 

Кайта диңгез артындагы

Ерак илләрдән,

Һәм яши ул төнбоеклы

Тонык күлләрдә.

 

Әй, кыр казы, түбәнәйт тә

Очкан юлыңны,

Бүләк итеп китче миңа

Бер каурыеңны.

 

Каләм ясап каурыеңнан,

Язгы ялкында

Ут эченнән языйм бер җыр

Сөйгән халкыма.

 

Дәһшәтле сугыш кырында

Сөйгән халкымның

Мин кояшым итеп йөртәм

Йөрәк ялкынын.

 

Халкыма бәхет, дан даулап

Үтә көннәрем;

Анабыз-җирне кочаклап,

Бәлки, үләрмен.

 

Үлсәм, җырларымда калыр

Сөю, сагышлар;

Кыр казы йөзгән күлләрдә

Шаулар камышлар.

 

Ватаным өчен

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен;

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

 

Мин сугышка керсәм, дошманымның

Йөрәгенә төзәп атамын;

Үзем үлсәм, балаларым кала

Минем гомерем булып, Ватаным.

 

Кала дөнья, кала бар матурлык,

Ал чәчәкләр кала болында;

Чәчәкләргә төренеп эзем кала,

Җырым кала үткән юлымда.

 

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

 

1 Алып баручы: Без Муса Җәлилнең балалар өчен язган күп кенә шаян шигырьләрен дә беләбез, аның сүзләренә язылган җырларны яратып җырлыйбыз.

 

Җыр “Сәгать”.

 

2 Алып баручы: Үзләренең гомерләрен илебезнең бәйсезлеге өчен биргән бу каһарманнарның безгә кадерле исемнәре, әсәрләре калды. Бу әсәрләр – аларның исемнәрен мәңгеләштерүче дәлилләр. Аларның исемнәре үлемсез.

1 Алып баручы: Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. Озак – озак еллар үтсә дә безнең халкыбызның нинди зур батырлыклар кылганын хөрмәт һәм соклану белән сөйләрләр.

 

“Ватаным өчен” шигыре (бала)

 

2 Алып баручы: Тиздән без Бөек җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтәбез. 9 нчы май бәйрәме ул 4 ел буена Сугыш газаплары кичергән илебезнең беренче тынычлык көне. Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм сагышлы, моңсу бәйрәм. Без – яшь буын, үсеп баручы буын батырларыбызны онытырга тиеш түгел.

 

1 бала:  Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

 

2 бала:  Ил чигендә сакта торыр

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебездә Ватанга

Тугрылыклы булырбыз.

 

“Моряклар” биюе.

 

3 бала:  Атсын өчен туган илнең

Һәр таңы матур булып

Үсәбез көрәшче булып

Үсәбез батыр булып.

 

4 бала:  Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр.

Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз

Кирәк икән аны яуда

Яклаучылар булырбыз.

 

5 бала:  Озакламый егет булып

Үсеп җитәрбез әле,

Татарстан дәүләтенә

Хезмәт итәрбез әле.

 

Җыр: “Бабай да солдат булган”

 

6 бала:  Туган илне көчле итик,

Илебез бөркет булсын.

Кояш чыксын, нурын сипсен,

Күгебез көлеп торсын.

 

7 бала:   Әйткән сүз – аткан ук диләр,

Сүзебездә торырбыз.

Укуда да, тормышта да,

Гел алдынгы булырбыз.

 

Җыр “Кояшлы ил”

 

1 Алып баручы:  Ачлык та артта, сугыш та артта

Ил батырлары туган ул чакта

Алда – тынычлык, алда – гел кояш,

Алда – гел көлү, һич тә юк елаш.

 

2 Алып баручы:  Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын

Балкып янсын күктә йолдызлар.

 

2 Алып баручы: Хөрмәтле әбиләр, бабайлар! Сез сугышта катнашмасагыз да, аның авырлыгын үз җилкәгездә татыдыгыз. Чөнки сез – сугыш чоры балалары. Сезнең әти-әниләрегез сугыштан соңгы җимерекләрне төзәтүдә катнаштылар. Бу күпмедер дәрәҗәдә сезгә дә кагыла. Чөнки бу чор – ачлык, ялангачлык чоры иде. Туйганчы ипи ашамау, киер кием булмау сезне куркытмады. Инде бүгенгесе көндә дә сугышлар булмасын, халыклар мул тормышта яшәсен иде. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телибез. Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә сезгә истәлек итеп, шушы эмблемаларны тапшырырга рөхсәт итегез.

 

Ветераннарга сүз бирелә. Алар үзләре белән сугышта, тылда булган вакыйгалар, җиңү көне һ. б. хатирәләр турында сөйлиләр.

Балалар бакчасы мөдире, тәрбиячеләр, балалар ветераннарны бәйрәм белән котлап, чәчәкләр бүләк итәләр.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“Сөйләмнәрендә кимчелекләре булган балалар өчен

катнаш төрдәге 78 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АБДРАХМАНОВА ҖӘМИЛӘ МӨНИБ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий