Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Серле агач”

геом3-4 яшьлек балалар өчен

 

1. Геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту, капшап карау юлы белән: түгәрәкне, квадратны һәм өчпочмакны аеру.

2. Зәңгәр, кызыл, сары, яшел, кара төсләр турында белемнәрен ныгыту.

3. Бишкә кадәр санауны ныгыту.

4. Әйберләрне санап билгеле сан янына куярга өйрәтүне дәвам итү.

5. Балаларда игътибар, уйлау сәләтен һәм бармак мускулларын ныгыту.

6. Балаларда кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау:

Күрсәтмә: агач, аңа эленгән 5 төсле капчыклар, чәчәкләр һәм күбәләкләр, саннар, туп, обруч.

Таратма: геометрик фигуралар, сан таякчыклары, түгәрәк ясалган карточкалар.

 

 

Шөгыль барышы:

– Балалар, карагыз әле, безнең каршыда серле агач тора. Карыйк әле, нәрсәләр үскән икән анда. (Бер капчыкны ачам)

– Балалар, капчык нинди төстә? Капчык эчендә нәрсәдер бар.

– Хәзер мин карыйм. Әй , анда геометрик фигуралар икән. Без сезнең белән капчыкта нинди геометрик фигуралар барлыгын белергә тиеш. Аның өчен кулны савытка төшереп, карамыйча, нинди геометрик фигура тотканыгызны әйтергә тиеш.

– Булдырдыгыз, балалар. Икенче капчыкны алыйк әле. Ул нинди төстә?

– Капчыкта нәрсәләр бар икән?

– Күбәләкләр һәм чәчәкләр.

– Балалар, нинди матур чәчәкләр. Әйдәгез әле, саныйбыз аларны (өч). Хәзер күбәләкләр чәчәкләргә килеп куначак. Карагыз әле, һәр чәчәккә дә кундымы күбәләк?

– Бер чәчәккә күбәләк җитмәде.

– Балалар, ничә күбәләк бар?(Ике) Нәрсәләр күбрәк?

– Чәчәкләр күбрәк.

– Балалар, тигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Бер күбәләкне куярга.

– Дөрес, балалар. Ә хәзер тагын бер капчыкны алабыз. Ул нинди төстә? (Өй , чыршы рәсемен күрсәтәм) Балалар, утырабыз һәм сан таякчыкларыннан шундый матур өй һәм чыршы төзибез. (Балалар, утырып төзиләр)

– Булдырдыгыз, балалар. (Тәрбияче тагын бер капчыкны ала.)

– Бу капчык нинди төстә? Капчыкта саннар (Балалар саннарны атыйлар). Балалар, сез өстәлдәге карточкадагы түгәрәкләрегезне санагыз һәм шул сан булган обруч янына барып басыгыз.

– Дөрес, балалар. Ә хәзер тагын бер капчыкны алабыз. Ул нинди төстә? (Капчыкта туп)

 

“Туп белән уен”

– Балалар, әйдәгез туп белән уйныйбыз. Мин кемгә тупны ыргытам, шул җавап бирә.

– Нәрсә зур: филме яки тычканмы? (Фил)

– Нәрсә биек: өстәлме яки урындыкмы? (Өстәл)

– Нәрсә зур: ябалакмы яки чыпчыкмы? (Ябалак)

– Синең ничә борының? (Бер)

– Керпенең ничә энәсе бар? (Күп)

– Синең ничә койрыгың бар? (Берәү дә юк)

– Ай өстә, ә җир … (аста)

– Түбә өстә, ә идән… (аста)

– Синең ничә күзең бар? (Ике)

– Синең башыңда ничә чәч бар? (Күп)

– Песинең ничә койрыгы бар? (Бер)

– Этнең ничә борыны бар? (Бер)

– Хәзер елның кайсы вакыты? (Яз)

– Күктә ничә кояш бар? (Бер)

– Синең ничә аягың бар? (Ике)

– Кар нинди төстә? (Ак)

– Лимон нинди төстә? (Сары)

– Аю кыш көне нишли? (Йоклый)

– Светофорның ничә төсе бар? (Өч)

– Әтәчнең ничә койрыгы бар? (Бер)

– Үгезнең ничә мөгезе бар? (Ике)

– Нәрсә зур апельсинмы яки мандаринмы? (Апельсин)

– Балалар, булдырдыгыз. Миңа сезнең белән уйнау бик ошады.

– Балалар, сезгә бүген уеннар ошадымы? Нәрсә ошады? Булдырдыгыз, балалар, барыгыз да тырыштыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “Гомуми үстерешле 76 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ФАТТИЕВА ГӨЛФИЯ МӘХМҮТГӘРӘЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий