Сценарий: “Уңышлары белән килде көз”
Мөдир котлавы.
Алып баручы :
Ни арада җәй үтте
Матур көз килеп җитте,
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Рәхим итегез, балалар,
Көзге бәйрәмгә.
Яфраклар тотып
Биегез, әйдә.
Бию “Көзге яфраклар”
Балалар, без бүген монда сезнең белән “Алтын көз” дип атала торган бәйрәмне үткәрергә җыелдык. Күрегез әле безнең бүлмәне, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең бүлмәгә кертеп тутырган. Ә идәндә нинди матур яфраклар ята. Көзне без сары яфраклары өчен генә түгел, мул икмәге, яшелчәләре, җиләк- җимешләргә бай булганы өчен дә яратабыз.
1б.
Җил агачка хәбәр салды
Яфракларын коярга.
Инде җәйләр артта калды,
Көз, син килеп ояла.
2 б.
Көз ашыга агачларга
Үз бизәген салырга.
Урманнарны, болыннарны
Буяп китә сарыга .
3 б.
Кошлар көньякка төбәлеп,
И очалар, очалар.
Әйләнеп кайтырбыз диеп,
Һаваларны кочалар.
Җыр “Яфрак бәйрәме”
/ Идәндә яфраклар таратылган, кечкенәләр яфракларны җыеп тәрбиячегә бирәләр /
Алып баручы: Күпме матур яфраклар. Мин аларны вазага зур букет ясап утыртыйм әле.
(Ишектән тәгәрәп Серле йомгак керә)
Алып баручы: Чү-чү! Нәрсә бу? Каян килеп чыкты соң әле ул? Йомшак икән үзе! Аның эчендә нидер кыштырдый әле! Нинди кәгазь соң бу? (Яфрак рәвешендәге кәгазьгә хат язып тыгылган) Укыйк әле хатны.
“Исәнмесез, балалар! Мин – Серле йомгак! Көз патшалыгына барып кайту теләге белән юлга чыккан идем. Сезне үзем белән бакчалар, басулар, урманнарны карап кайтырга чакырам. Мин сезгә алдан юл күрсәтеп тәгәрәп барырмын, сез минем арттан иярерсез!”
(Алып баручы ярдәмендә йомгак тәгәри-тәгәри “бакча” каршына килеп туктый)
Алып баручы: Балалар, безне йомгак кая алып килде?
Балалар: Бакчага.
Алып баручы: Бу бакча – яшелчә бакчасы. Монда табынга куеласы яшелчәләрнең барысы да бар.
(Бакчада “усеп утырган” яшелчәләр сөйли)
4 б.
Мин булам – Кәбестә,
Үзем яшкелт төстә.
Күлмәгем дә күп катлы.
Ашларга да төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин,
Чөнки мине балалар
Көн дә көтеп алалар.
5 б.
Карагыз әле бер генә
Менә миңа – кабакка.
Турап куйсагыз мин сыймыйм
Хәтта тугыз табакка.
6 б.
Җир астында үстем
Кызыл булып пештем
Ашка тәм һәм төс бирәм
Бик тәмле салатым.
7 б.
Минем исемем – кишер
Теләсәң болай пешер .
Теләсәң ашка тура.
Мине яраткан баланың
Күзләре яхшы күрә.
8 б.
Минем исемем – суган,
Мин Һиндыстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
“Яшелчәләр” хороводы
(Бәрәңгеләр таратып чыгу)
Алып баручы: Ә менә бакчаның бу өлешендә бәрәңге дә үстергәннәр. Чүпләп бетерәсе бәрәңгеләре дә калган икән! Әйдәгез без аларны бер-беребез белән ярышып чүплик.
(2 бала чакырыла)
“Кем тизрәк чүпләр?” уены
Алып баручы: Серле йомгагыбыз тагын тәгәрәп китте, артыннан калмыйк, балалар, әйдәгез!
(Йомгак артыннан йөреп залны бер тапкыр музыка астында әйләнеп чыгып, “басуга” килеп туктыйлар.)
Алып баручы: Йомгак безне кая алып килде? Йомгак безне басуга алып килде. Анда ниләр үскәнен хәзер инде без белик.
9 б.
Кар астында кыш үткәрәм
Яшел тунымны киеп.
Көздән чәчеп калдырганга
Өлгерәм мин иң элек.
10б.
Эшкәртсәләр бөртегемне
Бөтен шартын китереп.
Минем оннан күмәч пешә
Менә шулай күпереп.
Алып баручы: Карагыз әле, балалар, безгә әкиятләр иленнән кунаклар килгән. (Кечкенәләр керә)
Рус халык әкияте “Шалкан” – сәхнәләштерү.
Алып баручы: Әйдәгез, Серле йомгагыбызга иярик. Кая килеп җиткәнбез, балалар?
Балалар: Урманга.
Алып баручы: Урман нинди ялангач калган. Агачларны шәрә калдырып яфраклар җиргә коелган. Кошлар да сайрамый – урман тып-тын калган.
11 б.
Әрәмәдә үсәм мин
Җимеш тә мин, гөл дә мин .
Витаминнар оясы –
Барасы да, җыясы .
12 б.
Суымны эч авырсаң,
Шәп дару юк моннан да
Дару ясыйлар минем
Хәтта кабыгымнан да.
13 б.
Гөмбә җыйдым чиләккә
Балаларга бүләккә.
И-их, монда да күп икән гөмбәләр.
Әй гөмбәләр, килегез,
Матур итеп биибез.
Гөмбәләр биюе
/Көз керә /
Көз:
– Исәнмесез, дусларым!
Мин – Көз, киләм сезгә,
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим,
Кем очраса юлымда.
Амбар тулы арыш, бодайларым,
Тау-тау булып өелгән.
Миләшле авыр ботаклар
Җиргә чаклы иелгән.
Берүзем моңаеп, агачларда калган соңгы яфракларны санап йөри идем, колакка сезнең шат авазларыгыз ишетелде дә, сезнең янга йөгердем.
Алып баручы: Көз, көз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз: Балалар, мин сезгә кызыклы уеннар алып килдем.
“Сюрприз” уены.
(Кат-кат төргәк эчендә сюрприз яшерелгән була. 2 бала чакырыла. Һәркайсына төргәк бирелә. Сигнал булуга бер кул белән генә төргәкләрне чишә башлыйсы. Кем алданрак чишеп бетерә?)
Алып баручы: Көз, безнең Лилиана шушы бәйрәмгә дип бик матур бию өйрәнгән. Аның биегәнен карыйк әле.
“Шәрык” биюе
Көз: Ә хәзер, әйдәгез бергәләп табышмакларга җавап эзләп алыйк.
1. “Миләш” булып киенгән тәрбияче керә:
Матурдыр мин үзем,
Кызылдыр күзләрем,
Авызыгызга алсагыз мине,
Сыттырам йөзегезне.
Әйтегез инде, балалар, мин нәрсә булам?
Балалар: Миләш.
Миләш: Сез җимешемне ашап карагыз әле.
Рәхмәт, балалар, бик акыллы икән сез. /Китә/
2. “Яңгыр” булып киенгән тәрбияче керә:
Үзем тук кебек,
Кайгым юк кебек.
Елый башласам –
Туктый алмыйм мин.
Балалар: Яңгыр.
Зонтик тотып бию
Яңгыр: Менә хәзер күңелем булды, туктыйм. /Китә/
Көз:
Бәйрәмегез ямьле үтте,
Рәхмәт сезгә, балалар.
Өстәлләрегез бай булсын,
Алтын көзнең уңышынан
Кәрзин тулы алмаларым,
Сезгә күчтәнәч булсын.
Алып баручы: Шундый күчтәнәч – бүләкләрең өчен зур рәхмәт сиңа, Көз. Һәрчак шулай муллык белән яшә!
Көз: Рәхмәт, сезгә, дусларым, сезнең белән хушлашам. Сау булыгыз!
Алып баручы: Бакчабызга кайтыр вакыт җитте.
(Йомгак артыннан ияреп музыка астында бакчага “кайтып китәләр”)
Җыр “Игенче хезмәте”
Татарстан Республикасы
Минзәлә муниципаль районы
Югары Тәкермән авылы
“ШАТЛЫК” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ХӨСНЕТДИНОВА САНИЯ ГАБДРАЗИ КЫЗЫ
Комментарии: |