Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Чәчәкләр – тормышыбыз яме»

3Зурлар төркеме өчен

 

КҮЧЕРЕРГӘ – Чәчәкләр презентациясе

1. Исәнләшү.

– Балалар, бүген безнең бакчабызда хөрмәтле кунаклар. Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле көн теләп, исәнләшик.

– Исәнмесез, кунаклар!

– Исәнмесез, тәрбияче апа!

 

2. – Балалар, әйдәгез, урман аланына сәяхәткә чыгабыз.

(“Күңелле сәяхәт” җыры яңгырый, балалар барган хәрәкәт ясыйлар. Экранда – урман рәсеме)

– Балалар, үзебезне урманда дип хис итик. Кошлар сайрый (кошлар сайраган тавыш ишетелә), саф һава, хуш исле чәчәкләр үсә… Карагыз әле, күпме чәчәкләр! Әйдәгез, чәчәкләрне иснибез.

(Балалар борын белән исниләр, авыздан һаваны чыгаралар)

Кошлар сайравы

– Балалар, чәчәкләр бакчада гына түгел, урманда, кырда, болында да үсәләр. Аларны урман, кыр чәчәкләре дип атыйлар.

– Балалар, кыр, урман чәчәкләрен кем тәрбияли?

– Дөрес, балалар. Хәзер урман чәчәкләре белән танышып китәбез.

(Экранда урман чәчәкләре күрсәтелә, балалар исемнәрен әйтәләр)

– Бу нәрсә чәчәге?

–  Энҗе чәчәк.

– Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, урман аланында уйнап алабыз.

 

3. Уен: “Такыя үрәм”                                                                                             

Балалар бергә:                                                                                                                     

Мин йөримен урманда,

Чәчәкләр бик күп монда.

Чәчәкләр җыям,

Такыя үрәм.

 

Алып баручы:

Кыңгырау чәчәк кил әле,

Бер елмаеп көл әле.

 

4. – Ә хәзер бакчабызга әйләнеп кайтыйк. Безнең бакчабыз – гөлбакча. Нинди генә чәчәкләр үсми анда! Балалар, без чәчәкләрне нигә үстерәбез?

(Экранда бакчабызда үскән чәчәкләр)

– Матур булсын өчен…һ.б.

– Дөрес. Кем әйтә, без чәчәкләрне ничек тәрбиялибез?

– Су сибәбез, чүпләрен утыйбыз.

– Афәрин! Балалар, сез нинди бакча гөлләрен беләсез?

(Экранда чәчәкләр күрсәтелә)

– Әйе, бу дәлия, кашкарый чәчәкләре. Балалар, чәчәкләрне күп итеп өзәргә ярыймы?

-Дөрес, ярамый.

 

5. Йомгаклау.                                                                                                

- Ә хәзер мин сезгә табышмак әйтәм.

 

Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?

Алар нәрсәләр?   (Чәчәкләр)

 

– Әйе, дөрес. Балалар, чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә, дибез. Дөрестән дә, чәчәкләр урамнарны, паркларны бизи, шәһәр, авылларны матурлый,  бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Табигатьтә чәчәкләр җирне матурлау өчен үсә. Без табигать матурлыгын  бозмаска, урамнарны чиста,  матур итеп тотарга, чәчәкләр, агачлар үстерергә һәм аларны саклап, тәрбияләп торырга тиеш.

 

Татарстан Республикасы

Арча шәһәре

 «4 нче санлы «БӘЛӘКӘЧ» балалар бакчасы»

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле теленә өйрәтү тәрбиячесе

МУЛЛАХМӘТОВА ГӨЛНУР ГАРӘФЕТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий