Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Язгы урманга сәяхәт”

1Икенче кечкенәләр төркемендә тормыш иминлегеннән ачык шөгыль

 

Максат: язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында башлангыч төшенчә бирү.

Тәрбияви бурыч: Балаларда урман җәнлекләренә карата шәфкатьлелек тәрбияләү. Урманда булганда  куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау.

Белем бирү бурычлары:

1. Балалар сөйләменә яңа сүзләр кертү һәм кирәк урында куллана белергә өйрәтү:  яз җитте, кояш җылыта, карлар эри, гөрләвекләр ага, агачларда бөреләр, үләннәр чыга;

2. Балаларның урман җәнлекләре  турындагы белемнәрен ныгыту.

 

Үстерелеш бурычы: Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү эшен дәвам итү, сөйләмнәренең грамматик төзелешен үстерү.

Җиһазлау:

-у рман күренеше: кояш, болытлар, кошлар, агачлар, үләннәр, умырзая чәчәкләре;

– бармаклар белән бөреләр ясар өчен ике агач рәсеме, өстәлдә тәлинкә белән гуашь, салфеткалар;

– йомшак уенчыклар: куян, тиен, аю; бүкәннәр;

– магнитофон язмасы: “Яз килә” җыры, “Гөрләвекләр шавы”, “Кошлар җыры”, “Марш”, “Күрсәт әле, үскәнем” җырлары;

– ковролинга куяр өчен рәсемнәр: кояш, гөрләвек, үләннәр, кош, бөре рәсеме

 

 

Шөгыль барышы:

Белем оештыру эшчәнлеге

Музыка астында балалар төркемгә керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр.

Тәрбияче: кадерле кунаклар, хәерле көн!

Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез аның җавабын әйтерсез.

 

Карлар эреде,

Сулар йөгерде,

Көннәр озая,

Бу кайчак була?

 

Балалар: Яз.

(1-2 баладан аерым әйттерелә).

Тәрбияче: дөрес, балалар, табигатьнең матур ае – яз җитте. Бүгенге шөгылебездә без яз турында сөйләшербез, язгы урманга барырбыз.

Тәрбияче: хәзер әйбәт кенә утырып мине тыңлагыз. Мин сезгә яз турында бер шигырь сөйлим. (Ковролинга рәсемнәр эленә)

 

Иртән уянды кояш,  (кояш)

Нурлары да елмайды,

Кояш кызара башлады

Тирә-якны җылытты.

Карлар кинәт эреде,

Гөрләвеккә әйләнде  (гөрләвекләр)

Күңелле ул челтерәде,

Юллар буйлап йөгерде!

Үләннәр яшелләнде,  (үләннәр)

Кошлар сайрый башлады,  (кошлар)

Бөреләр дә уянды     (бөреләр)

Җәнлекләр дә, кошлар да

Балалар да шатланды.

 

Тәрбияче:  рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

Балалар: кояш, гөрләвек, үлән.

Тәрбияче: ә нәрсә ишетәсез?

Балалар: кошлар сайрый.

Тәрбияче: бик дөрес, балалар. Ә  хәзер, без сезнең белән язгы урманга барып, андагы үзгәрешләрне күреп кайтабыз. Ә урманга барганда адашмас өчен бер-берегездән калмагыз. Аякларыгызны дым эләгүдән саклау өчен, гөрләвекләргә басмагыз.

 

Магнитофонда гөрләвекләр тавышы  ишетелә.

Чишмә 

Менә гөрләвекләр, әйдәгез без алар аша сикереп чыгыйк.

 

“Гөрләвек аша сикерү” уены.

Тәрбияче: менә урманга да килеп җиттек. Карагыз әле бу гүзәллекне, матурлыкны. Кошлар сайрый ( магнитофонда кошлар тавышы), үләннәр, умырзаялар калкып чыккан. Ә һавасы нинди, сулап туймаслык.

Кошлар сайравы

 

Сулыш алу гимнастикасы.

 

Тәрбияче: яз исе, урман, бөре исе килә. Ә күктә кояш елмая. Ягез, балалар,  без дә шул кояшта кулларыбызны җылытып алыйк.

 

“Кояшта җылыну” уены (физкультминут)

Кулларны кояшка сузабыз, (аяк очларына басып кулларын кояшка сузалар)

Җылытабыз кулларны, (кулларын артка яшерәләр)

 

Тәрбияче:  (агачларга игътибар итәбез). Ә менә биредә, агачларда бөреләр уянган. Тиздән бу бөреләрдән яшел яфраклар чыгар. Карагыз әле, балалар, бу агачта бөреләр уянып җитмәгән, без аңа хәзер бөреләр ясыйк. Бармакларны әзрәк ял иттерик тә, бөреләр ясый башлыйк.

“Бармаклар уены”

Яз, яз, яз җитә, (кулларны чәбәклиләр)

Тәрәзәне ачтылар (йодрыкларны бер ачалар, бер ябалар)

Тып-тып итә, (идәнгә чүгәләп, бармаклар белән тукылдыйлар)

Эре-эре тамчылар (кулларны чәбәклиләр).

 

Бармаклар белән бөреләр ясау.

(Рәсем сәнгате өлкәсе белән берләштерү)

 

Тәрбияче: бармакларны менә бу буяуга батырабыз һәм ботакка бөреләр ясыйбыз. Менә безнең ботакта бөреләр дә уянды.

Ә хәзер, кулларыбызны менә бу салфеткага сөртик. Әйтегез әле, кулларны сөрткәч, бу кәгазьләрне җиргә ташлыйбызмы?

Балалар: юк. Табигатьне сакларга кирәк.

Тәрбияче: дөрес әйтәсез, урманда чүп калдырырга,  учак кабызырга, агачларны сындырырга ярамый икән. Ә без бу чүпләрне менә бу чиләккә  салып, үзебез белән алып кайтыйк, чүп савытына салырбыз.

Тәрбияче: балалар, урманда яз килгәнен җәнлекләр дә көтеп алалар. Нинди җәнлекләр икән алар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез аның җавабыннан белерсез:

 

Җәен соры,

Кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

 

Балалар: куян.

Тәрбияче: дөрес, менә куян, (уенчык күрсәтелә), ул кыш көне ак төстә, ә хәзер соры төстә. Куянның соры төскә керүе – дошманнарыннан саклану өчен кирәк. Ул үлән арасында да качып кала ала.

Ә сез куян турында шигырьләр беләсезме?

 

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

 

1бала:

Ике колагы озынкай гына,

Аягы җиңел, мамыктай гына.

Койрыгы тора өркелеп кенә,

Мыегы тора бөркелеп кенә.

 

2бала:

Борыны кечкенә-бөгелгән генә,

Ирене ерык, бүленгән генә.

Тавышы-тыны юк, тора тын гына,

Бик куркак кына, бик йомшак кына.

 

Тәрбияче: бик матур сөйләдегез. Куянның колаклары озын, үзе бик йомшак һәм куркак. Әйдәгез, без аның янынан китик, куркытмыйк аны. Ә хәзер, балалар, ял итеп алабыз.

 

Ял итү минуты.

Куян урманда яши, (куллар белән өй формасын күрсәтү)

Аю да урманда яши,  (аю кебек атлап күрсәтү)

Аюның өе зу-зур, (өй күрсәтү)

Куянныкы бәләкәй-бәләкәй, (куянның өен күрсәтү)

Аю йөри лап-лап, (йөриләр)

Ә куян сикерә әй-әй! (сикерәләр)

Тәрбияче: балалар, карагыз әле, бу агачта нәрсә утыра икән?

Балалар: тиен. (уенчык күрсәтелә).

Тәрбияче: тиен агачта яши. Ул бик җитез. Күз ачып йомганчы бер агачтан икенче агачка сикерә, аның койрыгы бик йомшак. Ә тиен нәрсә ярата?

Балалар: чикләвек, күркә ярата.

Тәрбияче:  минем сезгә тагын бер табышмагым бар, сез аның җавабын әйтерсез.

 

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

 

Балалар: аю. (Уенчык күрсәтелә)

Тәрбияче: дөрес, аю. Ул урманда иң зур җәнлек. Аю кыш көне йоклый, ә яз җиткәч уянып өненнән чыга. Яз көне аюлар өчен азык җитәрлек түгел, алар  нәрсә табалар, шуны ашыйлар. Әйдәгез, аю өненнән тыныч кына китик. Ул комачаулаганны яратмый. Аю бик ерткыч җәнлек. Бик сак булырга кирәк.

Тәрбияче: балалар, безнең урманнан кайтыр вакыт та җиткән. Әйдәгез, җәнлекләрне, кошларны куркытмыйча, тыныч кына урманнан төркемебезгә кайтыйк.

 

Музыка астында балалар төркемнәренә кайталар.

 

Тәрбияче: балалар, без шөгыльдә кая бардык? Нинди җәнлекләрне күрдек? Сезгә шөгыль ошадымы?

Балалар: урманга бардык. Урманда без куян, тиен, аю күрдек.

Тәрбияче: без хәзер урманда нәрсәләр күргәнебезне җырлап күрсәтик.

 

“Күрсәт әле, үскәнем”

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кояш елмая?

Менә шулай, менә шулай

Шулай кояш елмая.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай кошлар очалар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай

Шулай куян сикерә.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек аюлар йөри?

Менә шулай, менә шулай

Шулай аюлар йөри.

 

Тәрбияче: балалар, сез бүгенге шөгыльдә бик матур итеп җавап бирдегез, матур итеп җырладыгыз. Ә хәзер кунаклар белән саубуллашыйк.

Балалар: сау булыгыз.

Балалар төркемнән чыгалар.

 

Татарстан Республикасы

Нурлат муниципаль районы

Нурлат шәһәре

 «11 нче санлы «БАЛ КОРТЫ» балалар бакчасы»

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАКИРОВА РАУШАНИЯ МИНШАКИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий