Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кышкы урман аланына сәяхәт”

 Уртанчы төркем өчен фольклор һәм традицион булмаган  метод  кулланып  үткәрелгән  ачык  шөгыль.

867754521314054784

 

Максат:  Кышкы табигаткә сакчыл караш тәрбияләү, кыш сынамышларын кабатлау.

Бурычлар:  Таныш  сүзләрне  сөйләмдә  активлаштыру,  дөрес  әйтелеш белән ныгыту.  Балалар  әдәбиятына  кызыксыну  уяту.  Табигатьтәге  тере  җан  ияләренә  мәрхәмәтле  караш  тәрбияләү.  Традицион  булмаган  метод  куллану (мамык  кулланып  ябыштыру). 

Материал: Куян (йомшак уенчык), картоннан ясалган эзләр, куян шаблоннары.

 

Методик  алымнар: әңгәмә,  сюрприз  элементы, уеннар,  физкультминутка,  шаблон  һәм  мамык  кисәкләре  кулланып  ябыштыру,  күрсәтмәлек.

Алдан  эшләнгән  эшләр:  шаблонга  ябыштыру  өчен  мамык  кисәкләре.

Файдаланган  әдәбият: 

“Гөлбакча”   (балалар  бакчалары   өчен  хрестоматия) – Казан:  Татар. кит.  нәшр.,  1990.  -254  б.

“Иң     татлы   тел – туган   тел”:  Балалар    бакчасында   сөйләм   үстерү  буенча  методик  кулланма/М.Ф Кашапова. – Казан:  Мәгариф,  2004.  – 447  б

 

 Эшчәнлек  барышы:

—Исәнмесез, кунаклар!  Без  сезнең  белән  бүген, кышкы  сәяхәткә,  урман  аланына  барабыз. Анда  барыр  өчен  әзерләнергә  кирәк.

— Уйнап  алыйк  әле,  балалар.

   Динамик  күнегү:

Күзләр йомылып ачылды –

Күзләр уянды!

Куллар чәбәк-чәбәк итте –

Куллар уянды!

Аяклар тып-тып итте –

Алар да уянды!

Хәерле  иртә,  сезгә!

Без  уяндык!

— Балалар,  хәзер  елның  кайсы  фасылы?

—  Кыш.

— Каян белдегез,  балалар?  Кышның  нинди  билгеләрен  күрәсез?  (Урамда  салкын, кар ява, салкын  җил  исә, без  кышкы киемнәребезне  кидек,  кояш    җылытмый).

— Балалар  урамда нинди  уеннар  уйныйлар  (балалар   чанада   шуалар, чаңгыда йөриләр, кардан төрле фигуралар ясыйлар).

—   Дөрес  әйтәсез,  балалар! Сез  кыш  турында  шигырьләр  беләсезме?

 

Кыш   

Уянып,  бүген  иртән

Карасам  тәрәзәгә,

Ни күзем белән күрим:

Йомшак кар ята җирдә!

 

Әйдәгез,  тауга  барыйк,

Чанада  шуып  калыйк.

Бер  тузан  юк,  саф  һава,

Җиргә  ап-ак  кар  ява.

 

— Балалар,   сез  сәяхәткә  чыгарга  әзерме?

Әзер.

— Балалар,    нәрсә белән сәяхәт кылып  була?

— Машина,  самолет,  автобус,  вертолет,  поезд  белән. 

—   Без  сезнең   белән   поездда    барырбыз.   Юлга  чыкканчы  поездны  юлга  әзерләргә  кирәк.  Әйдәгез,  тәгәрмәчләрен  төсләре  һәм  зурлыклары  буенча  дөресләп  куябыз.

 

                   Дидактик  уен:  “Тәгәрмәчләрне  төсләре  һәм  зурлыклары  буенча  аерып  дөресләп  куй.”

— Поезд  юлга  чыгарга  әзер!   Азалия – машинист,  сез  вагоннар.

Вагоннарны  эләктерәбез дә,  кузгалабыз:

 

Бергәләшеп җыенып

Без  барабыз  урманга.

Хәерле  юл  теләп  безгә

Күктә  кояш  елмая.

 

Паровоз  уены:

Алга  таба  барабыз

Тик-так-так!

Тик-так-так!

Гөрләп чаба паровоз.

Юл  тап-тап,

Юл  тап-тап.

Ак төтен  артта  кала:

Пух-пах-пух!

Пух-пах-пух!

Вагоннар  җырлап  чаба:

Ах-ах-ух!

Ах-ах-ух!

Сыбызгы  яңгырап китә:

Ту-ту-ту!

Ту-ту-ту!

Инде  еракка  җиттек.

Станциягә  килдек:

Уф-уф-уф!

 

Кышкы    алан   станциясенә   җиттек.

— Карагыз,  нинди  матур  җир. Матур   итеп  кар  ява. Тирә-юнь   кар  белән   капланган,   урманда     тып-тын.    Урманда  кар  бик  күп,  аланга  барып җитер  өчен  чаңгыларыбызны  киябез,  чаңгыда  барабыз.

—  Карагыз  әле,  карда  ниндидер  эзләр. Нәрсә  эзләре  икән  бу?

 

Табышмаклар:

Алгы  тәпие  кыска                                                Кыш  көне  ак,

Чабарга  ул  бик  оста,                                        Җәй  көне  соры.

Соры  тунын  сала  да                                           Урманнан  чыгар,

Ак  тунын  кия  кышка.                                       Кыр  буйлап  чабар.

(Куян)                                                                  (Куян)

 

— Исәнләшик  куян  белән,  дуслашыйк.

—   Исәнме,  Куян!

—   Аның    исеме  Куянкай.   

—   Балалар,  танышыйк  әле   Куянкай   белән.   (Балалар   –  минем   исемем

Әдилә, Азалия,  Дамил,  Самира,  Кәрим,  Инсаф…)

— Балалар,  куянга  игътибар   белән  карыйк    әле –  ул  нинди?

         — Ак  тун   кигән,  йомшак,    куркак    (бездән   качты),  озын    колаклары,  кечкенә   койрыгы  бар,  борыны   кечкенә,  авызы да  кечкенә.

— Карагыз,   балалар,   куян   бездән   курка,  әллә   туңган   да   шунда? Әйдәгез,  куян  белән   уйнап  алык  әле,  балалар.

                                                       

“Түгәрәк” уен

Бергәләп  басыйк  әле,

Түгәрәк ясыйк  әле,

Менә  нинди  түгәрәк –

Бик  кечкенә  түгәрәк!

 

Кулны  кулга  тотынып,

Артка  таба  барабыз.

Менә  нинди  түгәрәк!

Бигрәк  зур  түгәрәк!

 

                                           Куянкай  уены:

Ак  куянкай  утыра,

Колакларын  селкетә,

Менә  шулай,  менә  шулай

Колакларын  селкетә.

 

Куян  туңа  башлаган,

Аякларын  җылыта.

Менә  шулай,  менә  шулай

Аякларын  җылыта.

 

Куян  барыбер  туңа,

Сикергәләп  тә  ала.

Менә  шулай,  менә  шулай

Сикергәләп  тә  ала.

 

— Җылындыңмы,  куян?..

— Без  урман  аланына  килдек,  куянны  очраттык.    Куян  урманда  берүзе,  әйдәгез  әле  аның  өчен   дуслар  ясап  бирик, бергәләшеп  сикерерләр,  уйнарлар,  дуслашырлар.

 

  Өстәлдә  әзерләп  куйган  ак  мамык кисәкләре,  клейстер  һәм  куян  шаблоны.

Кисәтү:  Урыннарыбызга  утырабыз,  аякларыбызны  дөресләп  куябыз, аркаларны  туры  тотабыз.

— Эшебезне башлар алдыннан, уйнап алыйк әле, кая безнең кулларыбыз?

1

Бер,  ике,  өч,   дүрт,  биш,

Куянкай  сикерә  бик  тиз.

Бер,  ике,  өч,   дүрт,  биш,

Куян  җитез,   куян  тиз!

 

Шаблонны  клейстер  белән  сылап,  мамык  кисәкләре  белән  тутырабыз. 

—   Карагыз   әле,   нинди     матур   куян   дуслары   булып   чыкты!  Куян    да

шатланды.  Алар  бергәләшеп  уйнарлар,  ә  без  балалар  бакчасына  кайтыйк.

— Сезгә  бүгенге  сәяхәт   ошадымы,  балалар?  (Ошады).

 

                                     Балалар  эшләреннән  күргәзмә.

—   Балалар,  без  сезнең   белән   бүген    кышкы    урман    аланына    сәяхәткә

килдек,   анда  яшәүче  куян  белән  таныштык, уйнадык, куянга  дуслар  ясап  бирдек.  Инде  балалар  бакчасына  кайтыйк.

— Чаңгыларыбызны  киябез,  станциягә барабыз.

— Хәзер поездга  утырып  кире  кайтабыз.

Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Казан  шәһәре  Идел  буе  районы

“35 нчы  балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

АБДУЛЛИНА РЕЗЕДА МАГСУМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий