Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Серле яңгыр»

ЯНГЫР 2-3 яшьлек балалар өчен

 

Эшчәнлек тибы: интеграцияләнгән.

Эшчәнлек төре: танып белү.

 

Программа эчтәлеге:

Максатлар:

Тәрбияви:

-балаларда өлкәннәр һәм балалар белән багланышларга, үзеңнең эшеңә, аның нәтиҗәсенә уңай караш тәрбияләү;

-пумала буяулар белән эшләгәндә төгәллек тәрбияләү;

-балаларда яхшы кәеф булдыру.

Үстерешле:

-балаларда табигатькә кызыксыну уяту;

-фикерләү, күзәтүчәнлекне үстерү;

-экспериментлар ясарга этәргеч ясау;

-иҗади эшчәнлекне һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.

Белем бирү:

-яңгырның барлыкка килү сәбәпләрен аңлату;

-яңгырны сурәтләргә өйрәтү;

-пумаланың очын яткырып ясарга өйрәтү;

-төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү.

Сүзлек өстендә эш: тама, ага, губка, эксперимент.

Өйрәтү методлары: эзләнү, әңгәмә,  уен, күрсәтмә материал аша.

Алымнар: күрсәтү, шигырь уку.

Алдан эшләнгән эш: “Көз” турында сөйләшү, прогулкада һава торышын күзәтү.

Дидактик тәэмин ителеш:

-тарату  материаллары: балалар саны буенча эксперимент өчен комплект (поднос, губка, төрле күләмдәге сулар  белән ике төсле стакан, тирән тәлинкә, куллар өчен салфетка);

-сурәтләү өчен комплект: пумала, буяу белән  кечкенә савыт, пумала юу өчен су савыты, альбом бите;

-күргәзмә әсбаплар: көзге яңгыр сурәтләнгән  слайдлар, “Яңгыр тавышы”

язмасы, мольберт, проектор.

 

Оештыру моменты.

“Яңгыр тавышы” яңгырый, балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Мин сезне күрүемә бик шат. Бүген безгә бик күп апалар кунакка килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик. (Балалар исәнләшәләр).

Төп өлеш:

Тәрбияче: Балалар, ишетәсезме? Нәрсә тавышы икән ул?

Балалар: Урамда җил. Яңгыр ява.

Т: Дөрес! Молодцы! Бу яңгыр тавышы. Яңгыр. (Яңгыр туктый).

Т: Балалар,ә сез беләсезме, яңгыр каян барлыкка килә?

Балалар: Һавадан тама. Болыттан.

Т: Дөрес, болыттан. Ә анда каян барлыкка килә?

Балалар: Белмим. Мин дә белмим. Беләсем бик  килә.

 

Т: Балалар, без бүген яңгырның каян барлыкка килүен, аның серен белергә

тырышырбыз. Мин сезне өстәл яннарына чакырам, рәхим итегез. (Балалар өстәл янына килеп басалар. Өстәл  өстендә подноста губкалар, сулы стаканнар һәм тирән  тарелкалар тора).

Т: Илһам, әйт әле, подноста нәрсә?

Илһам: губкалар.

Т: Дөрес. Ә сез ничек уйлыйсыз, губка нәрсәгә охшаган?

Балалар: Кирпеч, болыт һ.б.

Т: Дөрес, молодцы! Ул болытка охшаган. Ә болыт тамчылардан тора. Аны кысып карагыз, “болыттан” су тамамы әллә юкмы? (Балалар “болыт-губканы” алып кысып карыйлар”.

Т: Ник яңгыр таммый?

Балалар: Аның суы юк, ул коры.

Т: Дөрес, “болыт-губка” коры. Болытта бик-бик аз тамчы җыелган һәм шуңа яңгыр яумый. “Болытларыгызны” тәлинкәгә куегыз. Сезнең алда ике стакан. Алар нинди төстә?

Балалар: Бер стакан сары, икенчесе – кызыл.

Т: Молодцы, дөрес. Ә сары стаканда су күпме?

Балалар: Күп түгел, әз.

Т: Ә кызыл стаканда?

Балалар: Стаканда су күп.

Т: Дөрес. Сары стаканда су аз, кызылда – күп .

Ак стаканны алыгыз да, аны губка – болыт өстенә салыгыз. Болыт суны җыйсын өчен өстенә бармак белән басыгыз. Балалар, ә болытны күтәреп кыссак нәрсә була?

Балалар: Су тама башлый.

Т: Ә әйдәгез, тикшереп карыйбыз. Үзегезнең болыт-губкагызны күтәреп кысыгыз. (Балалар эшлиләр.)

Т: Яңгыр барлыкка килә. Айзилә, әйт әле, синең болыттан күп яудымы, әллә азмы?

Айзилә: Аз яуды.

Т: Губка-болытны яңадан тәлинкәгә куегыз, кызыл стаканны алыгыз һәм суын болыт өстенә салыгыз. Бармак белән басып алыгыз. Болытны кыссак нәрсә була?

Балалар: Күп яңгыр була.

Т: Ә ни өчен күп була?

Балалар: Чөнки күп су җыйган. (Балалар эшләп карыйлар.)

Т: Дөрес балалар. Менә күпме тамчы җыелган! Тамчылар авыр була башлыйлар һәм яңгыр булып төшәләр.

Т: Менә шулай балалар, тамчылар бергәләшеп болытта җыелалар һәм аларга анда тар була башлагач, җиргә сикереп төшәләр – яңгыр булып явалар. Ә хәзер уен уйнап алабыз.

 

Физминутка:

Т: Балалар, кояш чыкты, әйдәгез уйнап алабыз. (Балалар бию көенә биеп йөриләр)

Яңгыр ява башлады. (Балалар тәрбияче янына зонтик астына ышыкланалар)

Кояш чыга.

 

Шулвакыт  “Тамчыкай” керә. (Бер бала костюмнан).

Тамчыкай: Исәнмесез, дусларым! Мин Тамчы, Тамчыкай. Болыттан тамып калдым. Бик  күңелле уйныйсыз, тагын ниләр эшлисез? Мине дә үзегезгә ияртегез.

Т.: Яле, яле Тамчыкай, рәхим ит. Безнең белән рәсемнәр кара  (Слайдлар карау.Тәрбияче Н.Измайлова “Яңгыр коя”, “Көзге яңгыр ни сөйли”, Р.Миннегалим  “Яу-яу”, бер бала В.Хәйруллина “Яңгыр” шигырләрен сөйлиләр). Балалар һәм Тамчыкай урындыкларга утырып карыйлар.

Т: Балалар, әйдәгез Тамчыкайга рәсемнәр төшереп бүләк итик. Сез ризамы?

Балалар: Әйе.

Т: Дөрес итеп утырыгыз, без яңгыр ясарбыз. (Балалар алдында, өстәлдә пумала, буяулар, альбом бите. Альбом битенә алдан зәңгәр болыт ябыштырылган).

Т: Балалар, альбом битләрегездә нәрсә күрәсез?

Балалар: Зәңгәр һава, зәңгәр болыт.

Т: Дөрес, болыт. Пумаланы өч бармак белән алыгыз һәм вертикаль итеп тотыгыз. Агач башы түшәмгә карый. Сак кына зәңгәр буяуны алабыз да пумаланы кәгазьгә терибез. Яңгыр өстән ява, шуңа өстән аска таба әкрен генә ясый башлыйбыз. “Тып-тып”  диеп пунктир сызыклар ясыйлар. (Тәрбияче мольбертта ясап күрсәтә).

(Балалар ясаганда “яңгыр тавышы” язмада ишетелә).

 

Т: Балалар, үз эшләрегезгә карагыз. Сез бик матур табигать картинасын ясадыгыз. Молодцы. Әйтегез әле, без нинди  яңгыр серен ачтык?

Балалар: Яңгыр болыттан  ясала.

Т: Дөрес. Әйдәгез, рәсемнәрне Тамчыкайга бүләк итик.

Тамчыкай: Рәхмәт, дусларым. Мин рәсемнәрне тизрәк башка тамчыларга да  күрсәтим әле. Сау булыгыз.

 

Балалар “Яңгыр”җырын җырлыйлар.

Т: Балалар, карагыз әле Тамчыкай безгә сәлам әйтә. (Слайдта Тамчыкай рәсеме).

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

Сарман авылы

 «3 нче санлы «ЛӘЙСӘН» балалар бакчасы»

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХАЕРТДИНОВА ГӨЛНАЗ ИЛГИЗӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий