Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Бәлә аяк астында”

1Икенче кечкенәләр төркеме

 

Юнәлеш: Танып белү һәм сөйләм үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Белем бирү интеграль өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәләмәтлек, иминлек, матур әдәбият.

Үткәрү формасы: уен ситуацияләре аша белем бирү.

 

Максат:

Тәрбия бурычы.

1. Балаларның үзләренә карата сакчыл караш тәрбиялү. Үстерү бурычы.

2. Проблемалы ситуацияләрдә уйланырга, иҗади фикерләргә, үзара киңәшеп аралашырга теләк тудыру. Белем бирү.

3. Сорауларны мөстәкыйль рәвештә чишү өчен балаларны белем, осталык күнекмәләренә өйрәтү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Хәвеф-хәтергә юлыккан очракта, югалып калмыйча мөстәкыйль рәвештә чыгу юлларын эзләргә өйрәтү.

2. Дикъкатләре, уйлап табучанлыклары, күзәтүчәнлекләре, сөйләм телен, фикерләү һәм иҗадыйлык дәрәҗәсе үсә.

Методик алымнар һәм чаралар:  уен, күрсәтмә материал, тикшерү-эзләнү, сүзлек өстендә эш, практик эш, сораулар, боерык, искә төшерү, ныгыту, әдәби сүз, мактау.

Җиһазлау: слайдлар, блок Дьенеша, төрле төстәге картоннан киселгән чәчәкләр (15см); бал кортлары төшкән кием яки значоклар һәрбер бала өчен; дидактик уеннар.

Оештыру:

I-II-III  Ярым түгәрәктә утыралар;

IV    Келәм өстендә таралып уйнау;

V      Ирекле келәм өстендә басу;

VI     Ярым түгәрәктә утыралар;

VII     Келәм өстендә.

Шәхси эш: сөйләм барышында хаталарны төзәтү, мактау, блок Дьенеша билгеләрен ныгыту.

Сүзлек өстендә эш: җигеп, аудара,  хәйлә, кәнәгать, бүрәнә, кызгану, саклану, сыйлыйк.

Алдан эшләнгән эш: Г. Тукайның “Шүрәле” әкиятен уку, темага кагылышлы мәгълүмәт җыеп; чыганаклар туплау , бармак уены өйрәнү, Г. Гыйлманов “Ярый әле”.

Структура.

I өлеш. Табышмак әйтү.

II өлеш. Слайдлар.

IIIөлеш. Сорауларга җавап.

IV өлеш. Фикер алышу. Мәкаль.

V өлеш. Д\уен “Иминлек”

VI өлеш. Уен “Шүрәлене бал белән сыйлыйк”

VII өлеш. Бармак уены “Шүрәлене бал кортлары сыйлый»

VIII өлеш. Йомгаклау. Үзеңә бәя бирү; фикер алышу.

 

Эшчәнлек барышы.

– Балалар, безгә саескан урманнан хат алып килгән, кемнән икәнен беләсегез киләме? Табышмакны чишсәгез, кемнән икәнен белерсез.

 

Бармакларым минем озын,

Кытыкларга яратам.

Былтыр кыскан бармагыма.

Быел кычкырып ятам.

(Шүрәле).

 

– Әйе, дөрес. Менә нәрсә яза ул безгә. Хөрмәтле балалар, мине бәләдән коткаруыгызны үтенеп сорыйм. Шүрәле.

– Шүрәлегә ни булган, нинди бәләгә юлыккан, әйдәгез такта аша күзәтик әле.

1слайд. “Егет ат җигеп бара”

2 слайд. “Егет агач аудара”

3 слайд. “Егет белән шүрәленең очрашуы”

4 слайд. “Егет хәйләсе” (Егет елмаеп Шүрәлегә үзенең хәйләсен кора)

5 слайд. “Шүрәле капкында” (Шүрәленең бүрәнә ярыгына бармакларын кыстыруы).

6 слайд. “Шүрәле бармаклары” (Шүрәле ялварулы йөз белән кәнәгать басып торган егеткә карап тора).

7 слайд. “Шүрәле янында Айболит басып тора”

8 слайд. “Шүрәле янында МЧС киемендәге кеше”.

 

Без такта аша шүрәлене урманда нинди бәләгә юлыкканын күзәтек.

– Ни өчен егет хәйләкәр елмаеп басып тора?

– Шүрәленең бармаклары бүрәнә ярыгына ничек эләккән?

– Шүрәлене кызганасызмы?

– Шүрәлене ничек коткарырга була?

– Ә сезнең Шүрәле хәленә калып бармакларыгызны кысканыгыз юкмы?

 

“Үз-үзеңне сакламасаң, сине кеше сакламас” – мәкәленең эчтәлеген ничек аңлыйсыз?

 

Дидактик уен “Иминлек”

Балалар белән тормышыңны, сәләмәтлегеңне, куркыныч ситуацияләрдән саклану юлларын күрсәткән картиналар карау: (ачылган ишек, урманда учак яккан малай, ишек артында чит кеше, кайнар суга пешү, күзләрне саклау, юлны тиеш түгел урыннан аркылы чыгу) әңгәмәләшү.

– Балалар,  бал кортлары умартада тәртип ясап, Шүрәлене бал белән сыйлыйлар.

 

Уен  “Шүрәлене бал кортлары сыйлый” ФЭМП

Уен барышы:  “аланда” блок Дьенеша куелган төрле  төсле матур чәчәкләр өстендә бал кортлары (балалар) очып йөри. Бал кортларына умартада тәртип ясарга тәкъдим ителә. Блокларны аерым билге (төсләре, формалары, зурлыгы) буенча урнаштырыла.

 

Шүрәленең шаян, шук бармаклары ничек уйный.

Бармак уены. “Шүрәле бармаклары”

Мин шүрәле күр әле.

Менә минем бармаклар.

Шаян алар, шук алар!

Бармаклар гел уйныйлар,

Уйный-уйный туймыйлар.

 

Йомгаклау.

-Балалар, без бүген сезнең белән зур бәләдән кемне коткардык?

Бәләгә юлыкмас өчен нинди булырга кирәк?

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 «50 нче санлы «ЧИШМӘКӘЙ» балалар бакчасы»

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

САБИРОВА ЭЛЬМИРА МИНЕХАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий