Сценарий: “Чисталык бәйрәме”
Чисталык бәйрәме – кече яшьтәге мәктәп балалары арасында санитария-гигиена кагыйдәләрен, спортны пропагандалауның бер формасы булып тора. Бәйрәмгә кадәр классларда “Чисталык – сәламәтлек нигезе”, “Безнең кигән киемнәр”, “Без дөрес ашыйбызмы?” кебек темаларга әңгәмәләр үткәрергә мөмкин. Шулай ук класста йолдызчыклар арасында чисталык өчен көрәш оештыру да отышлы булачак.
Класс бүлмәсе матур итеп бизәлә. Стеналарга гигиена кирәк-яракларының рәсемнәре, лозунглар, плакатлар эленә. Мәсәлән:
1. Бу бәйрәмдә закон нык,
Шапшакларга урын юк.
2. Яшәсен исле сабын,
Ап-ак теш порошогы.
Яшәсен саф, йөгерек су
Һәм йомшак сөлге тагын.
3. Һәр баланың күңелендә
Чисталыкка урын түрдән.
Бер почмакта “Юмор почмагы” да оештырырга мөмкин. Тик юморның бала күңеленә кагылмаслык формаларын сайлау мөһим икәнлеген истән чыгармаска кирәк. Мәсәлән: “Боларга охшамагыз”, “Сезнең арада шундыйлар юкмы?” һ.б.
Стендка шигырьләр һәм карикатуралар урнаштырырга була.
Сәхнәдә укучылар. Бер укучы караватта “йоклап ята”
4. Кем ул анда караватта
Төшкә тикле йоклап ята?
Өстендә мамык юрган,
Бизәкләр салып сырган.
5. Менә тора иренеп кенә,
Менә юынырга килә,
Җылы су сорый елап,
Салкын судан ул туңа,
Кем икән бу?
Ай- яй- яй,
Мөгаен, бер карт бабай..
6. Матур йортта яшәсә дә.
Йөзе сытык явым көндәй.
Ике бите ап-ак аның,
Кояш күрми үскән гөлдәй,
Кем икән бу?
Кем икән?
Әллә авыру микән?
7. Пальтосы көтә чөйдә,
Башлыгы көтә өйдә.
Бар балалар тышта уйный,
Ә ул утыра өйдә,
Ә ул өйдә утыра,
Туңып калтырап тора.
– Тәрәзәдән салкын керә,
Ачмагыз! – дип кычкыра.
8. Эшләмичә тирләгән,
Авырмыйча чирләгән.
Иркәлектән ни алган?
Җебегән булып калган.
Балалар аны ай-ваена карамыйча урыныннан торгызалар, өс-башын тәртипләп, үз араларына бастыралар.
Сәхнәгә Юынгыч килеп чыга.
– Исәнмесез, балалар!
Сезгә кунакка килдем.
Мин булырмын Юынгыч
Һәм искиткеч Юындыр.
Дусларым да күп минем
Кемнәр алар, дисезме?
Табышмаклар җавабыннан
Сез аларны белерсез.
Юынгыч табышмакларны әйтә, балалар җавапларын әйткәч, Юындыр янына Сабын, Теш щеткасы, Теш порошогы, Мунчала, Тарак, Сөлге чыгып тезеләләр.
1. Үзе шома, күбеккә күмә,
Хуш исле, я, кем белә?
2. Аркасында сөяге,
Сөягендә мыегы.
Ак койманы агарта,
Мыегы белән чистарта.
3. Он түгел, үзе ак,
Авызыңа куеп бак.
Тешне дә ул ап-ак итә
Бу ни була, әйтеп бак?
4. Кирәк була мунчада,
Минем исемем….
Мунчала.
5. Үзе тешле, ләкин тешләми.
6. Бит-кулларны корыта,
Чисталыкны ярата.
Аннары кыска-кыска инсценировкалар күрсәтелә.
Сәхнәгә шапшак бер малай килеп керә. Ул алдан әзерләнеп куелган урынга барып ятмакчы була, ләкин одеял бер якка, мендәр һәм җәймә икенче якка “очып китәләр”. Малай аларны тота алмый. Ул:
– Очты юрган урыныннан,
Җәймә дә качты шуннан.
Сикереп алды, китеп барды
Мендәр дә бака сыман.
Юынгыч килеп баса, малай аңа куркып карый.
– Эх, син, шапшак, эх син, шакшы
Нәкъ пычрак дуңгыз баласы.
Кыяфәтеңә бер бакчы:
Морҗа арчучыдан да,
Карарак син чыннан да,
Вакса синең муеныңда,
Кара табы борыныңда,
Шундый пычрак кулларың,
Катып беткән чалбарың,
Аягыңнан ботинкаңны
Бармы берәр салганың?
(Юынгыч малайның битен-кулын, өс-башларын “юа” башлый, малай качмакчы була, ләкин Юынгыч аны ычкындырмый).
Малай: -Булды, булды, мин аңладым-
Чисталыкка ни җитә?
Ничек шулай пычранганмын-
Үземнең исем китә.
Моннан соң миндә беркайчан
Сез күрмәссез кара тап.
Пөхтәлеккә өндәүче мин,
Бүген үземнән башлап.
Балалар: – Юынгыч та, Юындыр да
Кадерле кунак безгә.
Дуслар булып тату торыйк,
Һәммәбез калыйк бергә.
(Күмәк җыр белән тәмамлана, “Күңелле балачак”, “Зәңгәр күл”,С.Сәйдәшев көе)
Бәйрәм эшкәртмәсендә кайбер шигырь юллары элекке “Мәгариф” журналларыннан да алынды.
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
“110 нчы катнаш төрдәге “Чуар тавык” балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
татар теле тәрбиячесе
БИКТИМИРОВА АЛЬБИНА ИЛЬДУС КЫЗЫ
Комментарии: |