Яңа фикерләр:

postheadericon Яшелчәләр турында шигырьләр

овощи

Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар.

Кишер белән чөгендер,

Тик җыеп кына өлгер.

***

 

Киттек яшелчә бакчасына.

Без яшелчә бакчасына барабыз, барабыз.

Тәмле яшелчәләр җыябыз, җыябыз.

Кабак кебек зур үсәбез,

Аннары өйгә таба кайтабыз, кайтабыз.

***

 

Җиз бүкәндәй кишер дә,

Табак чаклы кабак та,

Ачы торма, шалкан да

Өлгерә көзге якта.

***

 

КИШЕР

Таныйсызмы? Кишер мин,

Кишердә күп витамин.

***

 

Минем исемем – Кишер

Теләсәң, болай пешер

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан баланың

Күзләре яхшы күрә.

***

 

Кишер зур, кишер кечкенә.

Кишер пычрак, юыйк тиз генә.

Кишер бик тәмле, бирик куянга,

Кишер бик баллы, сөенсен куян да!!!

***

 

Таң нурларын, кичке шәфакь төсен

Җәй буена үзем җыйдым да,

Алтын казык булып, татлы булып,

Үстем мин җир куенында.

***

ЧӨГЕНДЕР

Чөгендер булам мин менә,

Мине бар халык белә.

Төсем матур, үзем тәмле,

Ашым була бик ямьле.

ПОМИДОР

Ә мин помидор булам,

Кызарып пешеп торам.

***

 

Помидорның төрлесе бар

Сары, кызыл, алсуы.

Гадел ярата сусылын,

Нияз ярата итлесен.

Камиль ярата әчесен,

Ниязыбыз төчесен,

Мин яратам баллысын.

***

 

КЫЯР

Кыярны һәркем таный,

Кыяр салатка ярый.

***

 

Кыяр белән помидор:

Мин булам кызыл помидор,

Ә мин ямь-яшел кыяр.

Бергә: Тәмле салат булсын өчен,

Син безне генә тура.

Бәлки безне дә алырсың,

Кәрзинеңә салырсын.

 

КӘБЕСТӘ

Мин булам – Кәбестә

Үзем яшькелт төстә.

Күлмәгем күп катлы.

Үзем бик тә – татлы…

 

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

***

 

Безнең бакча балалары

Яшелчәләр үстерә.

Бакчадагы туптан да зур

Мәсәлән, мин кәбестә.

***

 

Кәбестәләр үсеп утырды

Тәгәрәп китәрдәй булып.

Витамин куп кәбестәдә

Уңды быел куп булып.

***

 

Ә мин булам кәбестә,

Мин бик тәмле бәлештә.

***

 

СУГАН

Минем исемем – Суган

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

***

 

САРЫМСАК

Мием күлмәгем бик ак,

Мин буламын сарымсак.

Мең чирдән дәва булам,

Мине дә алсаң була.

 

 

ШАЛКАН

Мин бик таныш әкияттән.

Мине таныйсызмы сез?

Үсә-үсә зур булдым,

Мине алырсызмы сез?

***

КАБАК

Ә мин булам – Кабак,

Әйтмим кабат-кабат.

Бик файдалы зат мин

Тик мин җәяү кайтмым.

***

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка.

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

 

БӘРӘҢГЕ

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка.

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

***

 

Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды!

***

 

Тыгызланып, туп кебек

Үсеп җитә бәрәңге.

Кырда, көлдә пешкәне

Һай, бигрәк тәмле инде.

***

 

Бәрәңге: Яшелчәнең иң туклысы мин,

Аларның аксакалы.

Эшем куп, ашым тәмле,

Иренмичә генә эшлә, яме.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий