Яңа фикерләр:

postheadericon Туган як турында шигырьләр

avyl_kyzy_beigeseАл чәчәкле туган җиребез

Гөл чәчәкле туган җиребез.

Җир шарында кояш булып

Балкый безнеӊ туган җиребез.

 

Якындагы урманда

Шаулап үсә пар каен.

Чәчәк ата туган җирем

Матурлана көн саен.

 

Нинди матур минем туган җирем

Җир шарында тиӊдәш юк аӊа.

Киӊ кырларда үсә мул игеннәр

Авылымны уратып алган зур күл.

 

Авылымныӊ матурлыгын

Сөйләп түгел, җырлап бирәм,

Чөнки туган авылымны сезнеӊ кебек,

Чын күӊелдән өзлеп сөям.

 

“Өч матур сүз” (Нәкый Исәнбәт)

– Әйт миңа син өч матур сүз,

Уйлап әйт син, бәбкәем!

 

– Мин яраткан иң матур сүз,

Иң якын сүз: әнкәем!

 

Калмый аннан бер матур сүз,

Һәрвакыт син әйткәнең.

– Бергә әйткән ул матур сүз:

– Әткәем дә әнкәем!

 

Бар өченче бер матур сүз.

Ул матур сүз – илкәем.

Анда бу йорт, төп бабамнар,

Илкәем – үз җиркәем.

 

“Туган илем” (Әхмәт Исхак)

Нинди матур минем Туган илем,

Җир шарында тиңдәш юк аңар!

Киң кырларда үсә мул игеннәр,

Шаулап ага озын елгалар.

 

Ал чәчәкләр үскән болыннарда

Уйнап-көлеп йөри балалар,

Сандугачлар белән бергә кушылып,

Ил шатлыгын җырлыйлар алар.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий