Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Бакча белән саубуллашу”

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.

 

 

Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

 

Кадерле балалар! Менә мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез. Бакчага килгән беренче көнегезне хәтерегезгә төшерегез әле. Сөйләшә дә белмәгән, әле яңа тәпи киткән балалар инде мәктәп яшенә җиткәннәр. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз бездән китә. Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Ләкин барыбер күңелебез сөенә. Карагыз, алар барысы да нинди матурлар, исән-саулар, эш дигәндә мин-мин, дип, ял иткәндә җырлыйм-биим дип торалар, күзләре кызыксынудан янып тора. Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз. Ак юл сезгә.

 

“Чулпан” диеп атала,

Безнең гүзәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген,

Бакча белән хушлашабыз.

 

Нинди матур иртә бүген,

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый ян бакчада,

Берсен-берсе уздырып.

 

Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без.

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

Гади бәйрәм түгел бүген,

Ул гомергә бер килә.

Бүген менә бакчабызга,

Дуслар, туганнар килә.

 

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.

 

Бакча белән саубуллашу көне –

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя кәефне.

 

Көн саен иртән, бакчага киләм.

Соң гына кайтам, кич белән өйгә.

Яратам үзем, көн үткәрергә

Иптәшләр белән бакчада бергә.

 

Төрле уенчык, курчаклар монда.

Кайтасым килми бит минем шуңа.

Әнием-димен, ашыгып йөрмә,

Мине алырга бик иртә килмә.

 

Баш өстендә ак болытлар,

Талгын гына җил исә.

Бакчада узган көннәрем,

Күңелемнән китмәс һич тә.

 

Кызлар биюе,”Асылъяр” №29

 

Без үткәндә апалар да,

Абыйлар да карыйлар.

Елмаешып калалар

Безне бар да таныйлар.

 

Бакчабыз бик матур,

Ямь генә тирә-юнь.

Шуңа да бакчага,

Ашкына йөрәгем.

 

Җыр “Бакчабыз –гөлбакча” №

 

Шушы иркен бакчада,

Чәчәкләр арасында,

Барчабызга күңелле,

Шушы бәхет түгелме?

 

Без җилдә чыныгып,

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

 

Бигрәк нәни идек бит без

Бу бакчага килгәндә.

Карагыз ничек зур үстек.

Китәр вакыт җиткәндә.

 

Тәрбияче:

Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз һәрчак табыла. Безнең балаларның да 6 ел буе әниләренә әйтер сүзләре җыелган.

 

Мине үстергән өчен,

Тыныч көнем һәм төнем өчен,

Яхшы киңәшләрең өчен,

Җылы сүзләрең өчен,

Иркә-назларың өчен,

Бәхетле балачагым өчен,

Тәмле ашларың өчен,

Дуслар табарга ярдәм иткәнең өчен,

Барысы бергә – РӘХМӘТ СИҢА, ӘНИЕМ!

 

Яшәвебез монда булды,

Ашавыбыз да монда.

Көннәр буе без мәш килдек,

Балалар бакчасында.

 

Күңелле дә, күңелсез дә.

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем, олы кызлар

Бакчага йөрмиләр шул.

 

Бакчада без өйрәндек,

Бик күп төрле һөнәргә.

Матур рәсемнәр ясарга,

Җырларга һәм биергә.

 

Егетләр биюе.№38

 

Бакчада без иң зурлар,

Их, шатланып туймыйбыз.

Яраткан җырларыбызны

Яңгыратып җырлыйбыз.

 

Җыр “Бөрлегән”

 

Туган йорттай ул кадерле

Һәм якын күңелләргә.

Ничек кенә хушлашасы

Китәсе килми бер дә.

 

Нишлисең бит, яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа.

 

Хушлашабыз бакча белән –

Сау булыгыз, апалар.

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар.

 

Телеграмма һәм посылка кертәләр. Телеграмма укыла. Посылка ачыла.

1) Табышмаклар тартмасы (Табышмаклар укыла),

2) Бию (Венера бии)

3) Уен саннар белән,

4) “Могжиза” дип язылган тартма.

Күзләрне йомабыз да,

1-2-3 булсын монда шарлар бер уч (шарлар кертәләр).

 

Балалар, бу гади шарлар түгел, бөтен кирелекләрегезне, ялкаулыкларыгызны, начар гадәтләрне өрегез шарларга, аннан бергәләп аларны җилгә очырырсыз.

 

Уйныйлар биттә нурлар,

Әлифба алды куллар.

Мәктәпкә илтә юллар –

Без инде хәзер зурлар.

 

Сүзләр ясый беләбез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны дәрестә.

 

Әйе, безне мәктәп көтә,

Кыңгыраулы зур мәктәп.

Ә бу юлга безне сез бит

Чыгардыгыз җитәкләп.

 

Җитте хушлашу сәгате,

Кала күңелле бакчабыз.

Безгә монда бик күңелле,

Сезнең белән, апабыз.

 

Анда да сез сынатмассыз,

Менә күрербез әле,

Болар безнең бакчаныкы,

Диеп йөрербез әле.

 

Мин дә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый,

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.

 

Мәктәпкә баргач та, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар табыгыз.

Яманнан сак булыгыз.

 

Тапкыр балалар икәнсез,

Күп нәрсәләр беләсез.

Зирәк, матур уйлар белән,

Белем иленә керәсез.

 

Үстерде гөлләр Адилә

Шундый матурлар алар.

Урамнан үтүчеләр

Барысы сокланалар.

Адилә үстергән гөлләр,

Күмелделәр чәчәккә,

Ул аларны бүләк итеп

Алып барыр мәктәпкә.

 

Бик күңелле бакчабыз,

Тик сез генә китәсез.

Үзебезнең күчтәнәчне

Җырлап бүләк итәбез.

 

Җыр “Мин үсәм”

 

Тәрбияче:

Әниләр эштә вакытта, үз әниләрен алыштырган,аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның.

 

Барыгызга да зур рәхмәт,

Бакчада яшәүчеләр,

Безне шат һәм бәхетле

Үссен дип йөрүчеләр.

 

Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да гөрләп торсын,

Шаулап торсын бакчалар.

 

Тик сез берүк без китә дип

Ямансулап калмагыз.

Без бит хәзер зурлар булдык,

Без мәктәпкә барабыз.

 

Өйрәттегез безне бакчаларда,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

 

Рәхмәт сүзебез күп безнең –

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып,

Яшәгез дип шулай гел бергә.

 

Күңелләрдән һич тә китмәс,

Биргән сабакларыгыз.

Һәркөн саен ныгый барыр

Очар канатларыбыз.

 

Көйсезләнсәк, еласак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды

Сезнең йомшак кулыгыз.

 

Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз.

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

 

Тик елыйсым килә минем,

Инде ни хәл итәсе?

Бакчадан, дуслар яныннан

Бер дә килми китәсем.

 

Бакчадагы апалар,

Без сезне бик яраттык.

Сезгә гүзәл чәчәкләрнең

Иң матурларын таптык.

(Чәчәкләр тапшыралар)

 

Кайгыларны сыйпап аласыз,

Хәерле юл теләп каласыз,

Сез бит шундый сабыр, чыдам сез.

Сезне уйлап юлга чыгабыз.

Күзләрегез көлеп торсын гел,

Юлыгызга яусын алсу гөл

Җырыбыз сезгә булсын бүләк,

 

Бергә: Апалар, сезгә бик зур рәхмәт!

 

Җыр “Балачак-бәхет иле”№5

 

– Хәзер булачак укучыларны алга чакырыйк әле. Белем иленә юл җиңел түгел, күп сынаулар аша үтәргә туры килә. Сез әзерме? Белем ачкычы тапшырабыз. Әйдәгез аларны кул чабып озатыйк.

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

                 “Түбән Әлки “ЧУЛПАН” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

 САДРЕЕВА ГӨЛИЯ РИНАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий