Төсләр өйрәнәбез
Баланы төсләр белән 1 яшьтән соң таныштыра башларга була. Мин кызыл төстән башларга киңәш итәр идем. Сабыйны өйрәткәндә: “Бу кызыл туп”, – дип түгел, ә: “Бу туп. Ул кызыл төстә”, – дип әйтегез.
Яңа төсләрне кертергә ашыкмагыз. Бала бер төсне үзләштергәч кенә сары, кызгылт-сары, зәңгәр, яшел, шәмәхә, ак, кара, көрән төсләрен акрынлап кертегез.
Төсләрне өйрәнү өчен эре мозайка, манара (пирамидка), конструктор, шакмаклар, фломастерлар, карандашлар яхшы чара булып торалар. Баланы киенгәндергәндә-чишендергәндә дә аның киемнәренең төсләрен атагыз.
Төсләр өйрәнәбез (З.Төхвәтуллина)
Сары була чебиләр,
Лимон була сап-сары.
Сары төскә буялган
Машинам да бар тагын.
Җиләк була кып-кызыл,
Мичтә кызыл ялкын да,-
Ул пешерә.
Ни өчен
Бит кызара салкында?
Кызгылт-сары төс ала
Кояш чыкканда һава.
Таң ата – кояш байый,
Дөньяга алтын ява!
Яшел була яфраклар.
Үлән дә яшел була.
Түтәлләрем ямь-яшел
Кыярлар белән тула.
Кызгылт – сары буяуга
Тамызсаң яшел төсне,
Аннан бераз бутасаң,
Көрән була, чәч төсле.
Зәп-зәңгәр күл өстендә
Оча зәңгәр күбәләк!
Их, шул күбәләк белән
Очсаң иде бергәләп!
Күк йөзендә биектә
Ак болыт йөзеп йөри.
Ап-ак болыт өстендә
Самолет кына гөжли.
Кара булганга карга
Кычкыра: “Кар – кар!” – диеп, –
“Минем кара җир өстендә
Эшлиселәр бар ”, – диеп.
1,5 яшьтән соң предметларны төс буенча җыю уеннарын оештырырга була.
1нче уен: “ Курчакларга бүләк өләш”
Түбәндәге рәсемгә басып компьютерыгызда саклагыз, принтер аша каты кәгазьгә чыгарыгыз һәм кисегез.
Баштан балага 3 курчакны күрсәтегез. “Кара әле, бу курчакның күлмәге һәм туфлие кызыл, бу курчакныкы – сары, ә бусыныкы – зәңгәр күлмәк һәм зәңгәр туфли”. Аннары: “Ә миндә тагын кулчатырлар да (зонтик) бар!”, – дип кулчатырларны баланың алдына куегыз. Кызыл курчакның күлмәгенә күрсәтеп: “Бу курчакның күлмәгенә нинди кулчатыр туры килә? Ә бу курчакка кайсысын бирәсең, ә бусына…”. Баланы дөрес җавап биргән өчен мактагыз. Кулчатырларны җыеп алып бутагыз – бәләкәчегез үзе аларны курчакларга өләшсен.
Киләсе юлы уйнаганда курчакларга кулчатырлар, сумкалар, байраклар бирегез.
Бала 3 курчакка да бу әйберләрне өләшергә өйрәнгәч, кунакка яшел күлмәк кигән дүртенче курчак килсен.
2нче уен: “Минеке төсле квадрат тап”
Түбәндәге рәсемгә басып компьютерыгызда саклагыз, принтер аша каты кәгазьгә чыгарыгыз һәм кисегез.
Квадратларны кисеп 2 матур капка (пакет) салыгыз. Һәр капта дә 5 квадрат булсын: кызыл, сары, зәңгәр, яшел, шәмәхә.
Бер капны балага уенчык куян алып килеп бирсен. Куян: “Бу капларда нәрсәләр бар микән?” Үзегезнең каптан сары квадратны алыгыз. “Бу квадрат. Ул сары. Ә хәзер син дә үзеңнең кабыңнан нәкъ шундый квадратны тап”. Әгәр бала сары квадрат урынына бүтән төсле квадрат алса, аны үзегезнең квадрат янына куегыз да: “Бу сары түгел”, – дигез. Икенчесен чыгарып карасын. Әгәр биремне дөрес үтәсә, баланы мактагыз. Аның квадратын үзегезнеке янына куегыз да: “Әйе, бу квадрат минеке төсле.”
Бу уенны күп мәртәбә уйнарга була.
Киләсе юлы турыпочмаклар, түгәрәкләр яисә өчпочмаклар белән уйный аласыз.
Комментарии: |