Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Аяз күгем – бәхетле киләчәгем!”

88f972d931bca6e9669568da30a4fa9a6-7 яшьлек балалар өчен

 

Әби белән бабай чыгып киләләр.

Әби: И, Рамиль картым, сөбханАллаһ, бигрәк матур көн. Күр инде, ничек матур итеп кошлар сайрый, чишмә чылтырап ага.

Бабай: Нәрсә дисең?

Әби: И, сиңа сөйләгән мин юләр. Әйдә, кил монда, утырыйк.

Бабай: Әйдә, әйдә.

 

Машина тавышы, заманча музыка уйный.

Бабай: И бу яшьләрнең эшләре юк инде. Шул тимер атларына атланып, доңгыр-доңгырларын бөтен авылга яңгыратып, тыз-быз йөрүләрен күр инде.

Әби: Карале син аны, мин сөйләгәнне ишетми, әллә кайдагы доңгыр-доңгырны ишетә ул.

Бабай: Ярый. Гөлҗамал, ачуланма инде. Хәзерге яшьләрнең кыйланышлары йөрәкләрне әрнетә шул. Эх. . . Яле, бер гармунымны сыздырып җибәрим әле.

Бабай: Бар иде шул бәхетле чаклар. . .

Балачаклар, яшь чаклар. . .

Гомер китабымны альбом кебек,

Карап чыгарга дип бирсәләр. . .

“Яшьлек” дигән өч-дүрт битен

Урлар идем, әгәр күрсәләр. . .

Качар идем ерак җирләргә,

Яшьлегемне салып ияргә. . .

 

Әби: Мин яратам кояш чыккан чагын,

Җирнең өстен нурга балкытып

Табалмадым, дуслар, гомеремнең

Яшьлектән дә матур вакытын!!!

 

Тик дөньяда берни кабатланмый,

Һәр нәрсәнең була сызыгы.

Яшьлекнең дә, әгәр кабатланса,

Булмас иде, бәлки, кызыгы. . .

 

Әби: Әйдә, картым, рәхәтләнеп яшь чакларны бер искә төшереп алыйк әле. И, и, ий исеңдәме гөрләтеп аулак өйләр уздырган чаклар.

Бабай: Истә, карчык, истә.

 

Аулак өй күренеше. Бизәлгән өй, кызлар бәйләү бәйлиләр. Кызлар “Аулак өй” җырын җырлыйлар.

Кызлар: Каз канаты каурый-каурый,

Сәлам язарга ярый.

Уйнамагач та, көлмәгәч,

Бу дөнья нигә ярый.

 

Сызгырган тавыш ишетелә. Кызлар тыз-быз киләләр, көзге каршында мәҗ киләләр.

Шулвакыт тышта малайларның җырлаган тавышлары ишетәлә.

Малайлар: Әйдә, барыйк, кызлар карыйк. Кызлар-йолдызлар, былбыл кошлар, аулак өйгә кертегез әле.

Кызлар: Юк, юк, кертмибез.

Малайлар: Кертегез инде, бер почмакта гына утырып торырбыз. Гөлҗамал, ач инде.

Гөлҗамал: Ач булсаң, ашап кил.

 

Малайлар хәйләгә керешә. Бер малайны кызлар итеп киендерәләр.

Малай: Кызлар, монда кунак кызы басып тора. Нишләп аны кертмисез? Күрше авылның бик оста биюче кызы диләр аны.

Кызлар: Кунак кызы керсен, биеп күрсәтсен.

 

Кунак кызы керә.

Кызлар: Каян килдең?

Малай (Нечкә тавыш белән): Кукмарадан.

Кызлар: Әйдә, биеп күрсәт! (Бию көе)

 

Түгәрәк ясап бииләр, шулвакытта малайлар керә.

Малай: Сәлам сезгә, кара күзләргә, нурлы йөзләргә.

Кызлар: Сәламегезне алдык, кесәгә салдык.

Малай: Кызлар, без буш килмәдек, күчтәнәч алып килдек (кәнфит тараталар)

Кызлар: Ярый, әйдәгез бер җырлап та күрсәтегез инде.

Малайлар: Булдырабыз. Әйдәле, Рамиль, җырлап җибәр әле.

 

(Рамиль җырлый, малайлар, кызлар бии)

 

Малай: Әйдәгез, кызлар, малайлар, су буена тошәбез.

 

Чыгып китәләр.

 

Әби белән бабай күренеше.

 

Бабай: Сонгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Сонгы тапкыр кояш балкыды.

Тан атмады буген, тан атмады, –

Алды жирне сугыш ялкыны.

 

Әби: Ирләр китте, кызлар елап калды

Шаулап калды иген өлгереп:

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше-карты барсы өзелеп.

 

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме ирләр кайтмый калдылар.

Газиз әнкәйләрнең күз яшьләре

Кайнар елга булып актылар.

 

Бабай: Жиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

 

Бергә: Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Шау-гөр килеп торсын балалар.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Ново-Савин  районы

“110 нчы “Сөенеч” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

МАЛИКОВА АЙГӨЛ ФӘНИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий