Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Утырмада”

фотоТөрле яшьтәге балалар белән үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты

 

Максат:

1) Халык педагогикасына таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирүне дәвам итү. Халык авыз иҗаты (бишек җырлары, такмаклары, җырлы биюләр, милли уеннар) аша балаларда хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә ихтирам, дөреслек, сафлык, шәфкатьлелек, инсафлылык кебек әхлаки сыйфатлар тәрбияләүне дәвам итү;

2) Балаларда туган илгә (үз авылыңа, аның чишмә суларына, кырда үскән икмәкләренә) туган җир, туган телгә мәхәббәт, туганнарга, кардәш-ыруга, күрше-күләнгә хөрмәт һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү;

3) Шулай ук балаларда матурлыкны тоя, күрә белү хисләре тәрбияләүне дәвам итү, онытылып барган мирасыбызны яңарту;

4) Борынгы кулдан тукылган сөлгеләр, намазлыклар, оста-нәфис итеп чигелгән түбәтәй-калфакларның үрнәкләрен ИЗО дәресләрендә кулланма итеп алуны дәвам итү.

 

 

 

Авыл өе күренеше.Тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр, тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган . Түрдә сандык, алдарак – самовар, чәйнек һәм татар халык ашлары (өчпочмак, чәк-чәк, кош теле, түгәрәк ипи, кыстыбый, бәлеш һ.б.чынаяклар куелган, борынгы ашъяулык япкан өстәл. Почмакта бишек эленеп тора. Сандык өстендә – каба, йон һәм орчык. Идәнгә сугылган паласлар җәелгән. Карават янында чаршау.

түбәтәй, чулпы, күкрәкчә, түрләмә, тастымал, намазлык, чиккән мендәр тышлары, калфак, альяпкыч, күлмәк, беләзек, йөзек, тукмак(уен өчен), гармун. Бизәкле чиләк –көянтә. (Алып баручы, катнашучы әби-апалар милли киемнән).

 

 

 

Өйдә Саҗидә әби белән килене үзенең оныклары (Айрат, Гөлнара, Айнур белән). Айрат әбисеннән рөхсәт сорап, урамга чыгып керә (бераз уйнап керү өчен) һәм күп тә үтми:

 

– Әбием, әбием, күрше Нурия әби: “Оныкларым белән бераз утырмага керәм” – дип әйтте, – дигән хәбәр кереп әйтә.

Саҗидә әби: – Керсеннәр, улым, керсеннәр, – ди. Саҗидә әби үзенә – үзе сөйләнә-сөйләнә вак-төяк эш эшләп, Нурия әбине оныклары белән каршыларга әзерләнә).

Чыр-чу килеп Нурия әби оныклары белән килеп тә керә.

Нурия әби: – И, күршекәем, ачуланмасаң, бераз утырып чыгар идек.

Саҗидә әби: – Әйдәгез, әйдә ничек ачулану, ди ул. Әле бабабыз да җомгага киткән иде, ул да озакламас кайтып җитәр. Утырышыгыз, әйдәгез.

Нурия әби: – Әйдәгез йортка дога кылыйк әле. Гүзәлия апа “Салават” әйтә:

Салаватлар әйтим сезгә

Сагынып килгән кунакларга.

Барыбыз бергә булсак идек

Газзән дигән оҗмахларда.

Шушы йортның хуҗасына,

Тәүфикъ бирсен баласына.

Бәхет бирсен барчасына.

(Бөтенесе кул күтәреп дога кыла)

 

Искәндәр: Бер күрешү бер гомер дип

Дога кыла ак әбиләр.

Яңа төсмер, мәгънә ала

Борынгы җыр, иске көйләр.

Ак әбиләр бер елмайса

Үсә күңел офыклары.

Яннарында уйнап йөри

Орчык буе оныклары.

 

Айрат: Алар кичен сабыйларга

Мөнәҗәтләп, көйли-көйли

Пәйгамбәрләр тарихыннан

Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли.

Мич янында тып-тын гына

Тыңлап тора киленнәре

Шулдыр үзе – өйгә ислам,

Татулыкның иңүләре.

Аллаһның һәр бирмеш көнен

Дога кылып сәламлиләр

Ак яулыклы ак әбиләр.

 

 

Ишектән 2-3 бала, малайлар керә: – Айрат, әйдә урамга уйнарга чыгабыз.

Саҗидә әби: – И балакайларым, әйдәгез сез дә безнең белән бераз өйдә булыгыз. Күрәсезме күпме кунаклар килде безгә бүген, Айратның чыгасы килмәс әле кунакларны калдырып. Әйдәгез чишенегез, утырмада булыгыз. Әй, менә бигрәкләр дә шәп булды әле керүегез.

Саҗидә әби балаларны кем улы булулары белән кызыксына. Ринат үзенең Рәкыйп бабайның оныгы булуын, җырлар яратуын әйтә. Балалар “Тукай абый”ны җырлыйлар.

– И, бигрәкләр оста җырладылар, булдыралар икән болар.

Әле тагын әллә нинди һөнәрләре бардыр аларның.

 

Килен: – Ба-ар, әйдәгез әле, балалар, элек файдаланылган, хәзерге вакытта да көнкүрештә күлланыла торган эш кораллары турында нинди табышмаклар беләсез әле сез?

 

1. Ак күлмәк кигән

Башы түшәмгә тигән (Мич)

 

2.Бәләкәй генә бөкере

Бөтен кырны бетерде (Урак)

(Искәрмә: районыбызның гербында һәм флагында башак һәм урак рәсемнәре сурәтләнгән, тәрбияче аңа игътибар иттереп ала)

 

3.Йөгерә йөгерә йөк төйи (Орчык)

 

4.Үзе бер карыш

Сакалы мең карыш (Каба белән җеп эрләү)

 

5. Югары менә күк-кү.

Түбән төшә күк-кү

Уртасында былбыл кош

Сайрыйдыр ул күк-кү (Бала бишеге)

 

– И, балалар, бик күп беләсез икән табышмаклар да. Бәлки әле сез әдәплеккә, тәртипкә өйрәтә торган кисәтүләрне дә беләсездер?!

 

Нурия әби: – Элек-электән иң олы нигъмәт – ипи, икмәк булган.

(Өстәлдән түгәрәк ипи ала) Шуннан башлыйк әле. Әле безнең Ринатыбыз ипи турында шигырь дә белә, әйдә, сөйләтик әле.

 

Ринат. Киштәләрдә кара икмәк

Хезмәт итеп табылган.

Игенченең үз бәхете

Җирдән яулап алынган.

Хезмәт – бәхет чыганагы

Мускулларың нык булсын.

Өстәл тулы түм-түгәрәк

Арыш икмәге торсын.

 

Килен: – Әйе, балалар, өстәлләрдә һәрвакыт ипи торсын өчен бик күп эшләргә, тир түгәргә, көч куярга кирәк.

 

Экранда слайдлар карыйлар. (Экскурсия вакытында игенчеләр хезмәтен күзәтүләрен, басуда башак белән танышу һ.б.)

– Балалар, әйдәгез әле басуларда, болыннарда, урманнарда нинди дару үләннәре үсә икән, санап китик әле. (Дару үләннәрен карыйлар).

Саныйлар: – Үги ана яфрагы, бака яфрагы, сары мәтрүшкә, колмак, меңъяфрак, дарулы песи үләне, ромашка һ.б. Авылыбызның ихтирамлы әбисе Зөлфия әби үзенең шифалы догалары белән шул шифалы үләннәрне ничегрәк эчәргә, кайсы төшең авыртса кайсы үләнне файдаланырга өйрәтүен әйтеп китү.

Саҗидә әби дә шул үләннәр турында сөйли.

 

 

 

Авылыбыздагы чишмәләр турында әңгәмә кору.

Балалардан чишмәләрнең исемнәрен әйттерү (Апый, Зират, Хөсәен, Бокыр, Каен) Экскурсиягә баргач, чишмә буенда төшкән фотоларны карау. (Слайдлар карау)

 

 

 

Коелар, чишмәләрне чистарту, саклау турында әйтеп китү.

 

Айрат: – И әбием, килгән кунакларга, күршеләргә сандыгыңдагы кадерле, истәлекле бүләкләрне күрсәтеп, сөйләп китче әле.

Саҗидә әби: – Ярар, балакаем, кая әле (сандыкны ача, күрсәтә-күрсәтә сөйләп китә)

 

 

Казан сөлгеләре, калфак, түбәтәй, күкрәкчә. Балалар белән “Түбәтәй” җырлы-биюле уенын уйнау.

Ул арада җомгадан Рәкыйп бабай белән күрше Илдус бабай кайтып керә.

– Исәнмесез, кунаклар!

Илдус бабай: – И Рәкыйп күрше, әйтмичә дә торасың, өең тулы кунак икән бит!

Рәкыйп бабай: -Үзем дә белмәдем, кунак әйтеп килми бит ул. Әйдә, кунак янына кунак сыя ул.

Илдус бабай: – Мин бит итеккә олтан салырга без генә сорап керүем иде.

Саҗидә әби: – Бар, бар, Фәүзия ахирәтне дә алып кер, итегеңне кыстыра кер, кул эшеңне бездә тотарсың.

 

(Алар кергән арада Саҗидә әби сандыктан чиккән кулъяулыкка төрелгән йөзек ала). – Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән йөзек салып уйный идек.

Саҗидә әби: (Илдус бабай белән Фәүзия әби керә) – Әйдәгез, әйдә, менә “йөзек салыш” уенына да җитештегез.

Килен: – Барыгыз да тезелешеп утырыгыз. Учларыгызны тотыгыз. Балалар тезелешеп утыралар, учларын тоталар. Йөзек кемдә икәнен сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирербез. (Тәнзилә йөзек сала.) Йөзек кемдә, сикереп чык (Йөзек Гүзәлия апага салына). Гүзәлия апага нинди җәза бирик ?

Уйнаучылар: “Биетик диләр”.

– Рәкыйп бабай үзенең тальян гармунында “Чабата “ көе уйный . “Чабата” биюе башкарыла.

– Гүзәлия апа йөзек сала (йөзек Айратка салына. Айрат бии.)

 

Саҗидә әби (сандыктан тукмак ала). – Менә монсы тукмак.

Райнур: – Ә бу нәрсәгә ярый?

Cаҗидә әби: – Менә шулай бер бала уртага чыга да әйләндерә, тукмакның башы кемгә карап туктаса, шул кеше берәр һөнәрен күрсәтергә тиеш.

Уйнаучылар: – Әйдә, әйләндер, Булат. (Булат әйләндерә, тукмак Илдус бабайга карап туктый) Илдус бабайга чыкты, нишләтәбез? “Биетәбез”. Парлап Фәүзия әби белән биесеннәр. Уйнаучылар (балалар) такмак әйтә. Ансамбль кушыла (кашыклар, кер бәләге, тукмак һ. б.) Фәүзия әби белән Илдус бабай “Әпипә көенә” бииләр.

Килен: – Балалар, әйдәгез “сигезле” биюен биеп алыйк әле. (Уйнат-уйнат гармуныңны көенә) Балалар ”сигезле” биюен башкаралар.

Чиләкләр белән биюле-уен башкаралар (Парлы чиләкләргә татар бизәге ябыштырылган, көй уйнаганда бииләр, биюнең бер өлешендә сыңар чиләкне куеп торалар, көй туктауга чиләкләренең парын табарга тиешләр. Ахырга калган балага “җәза” бирелә: һөнәрен күрсәтә).

 

 

Килен: – Әнкәй, Гөлнараның (төркемдәге иң кечкенә бала) йокысы да килә башлады бугай, әйдә әле бишек җырларын көйләп йоклатыйк та, балалар, ул йокыга киткәч ял итеп, урамга чыгып уйнап керерләр. Балалар бишек җырын башкаралар.

 

 

1. Ал бишеге бар аның,

Гөл бишеге бар аның,

Өзгәләнеп сөяргә

Үз әнкәе бар аның.

 

2.Әлли-бәлли бәбкәсе

Чәй әзерли әнкәсе.

Бал китерә әткәсе,

Ял иттерә әбкәсе.

 

3. Әлли итәр бу бала,

Бәлли итәр бу бала.

Әткәсенә-әнкәсенә

Хезмәт итәр бу бала.

 

4. Йокла, кызым, йом күзең,

Йом-йом күзең, йом кызым.

Кичтән йокың кала да

Елап үтә көндезең.

Әлли-бәлли-бәлли-бәү

Әлли-бәлли-бәлли-бәү.

Нурия әби: – И көннең үткәнен сизми дә калганбыз, әйдәгез, балалар, чыгабыз.

Килен: – Юк, юк. Ә без, әби-бабайлар, әйдәгез, чәй эчәбез. Рәхим итегез, түргә узыгыз. Әнә бәлешебез дә әзер.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

“Югары Сон балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗАГИТОВА ГҮЗӘЛИЯ ГЫЙЛЬМЕТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий