Яңа фикерләр:

postheadericon Хәрәкәттә – бәрәкәт-2

Икенче тема – “Минем уенчыкларым”.

 

1. Шар (Чүгәләп утырыгыз һәм әкрен генә күтәрелегез. Кулларыгызны өскә таба күтәреп, аяк очларыгызга басыгыз. “Хлоп!” – дип кул чабыгыз. “Шар шартлады!” Бала да бу күнегүне кабатласын).

Шарик каян

Шар тапкан?

Шаян Шарик

Шар капкан.

Шарик шарны

Шартлаткан.

Шарик шарга

Шаккаткан –

Шардай күзен

Шарлаткан! (Р.Миңнуллин)

 

2. Бөтерчек (Баштан бер якка, аннары икенче якка борылып, балага бөтерчекнең ничек итеп бөтерелгәнен күрсәтегез. Бала да кабатласын. “Тукта!”- дигәч, “бөтерчек” әйләнүенннән туктасын)

Сыңар аяклы уенчык,

Бөтерелә бөтерчек.

Тип-тигез җиргә китерәм,

Рәхәтләнеп бөтерәм. (В.Хәйруллинадан)

 

3. Барабан (Идәнгә утырыгыз. Кулларыгызны артка куегыз, аякларыгызны алга таба сузыгыз. Аяклар – “барабанның таякчыклары”. Табаннарыгыз белән идәнгә шакылдатыгыз. Бала да кабатласын)

Бам, бам, бам, бам!

Әти алды барабан.

 

4. Туп (Бала йомарланып идән буенчә тәгәрәсен)

Тәгәрәде китте туп,

Һич тотам димә куып.

Тәгәрәп шулай җайга,

Барды да керде лайга. (Р.Шәриповадан)

 

5. Солдат (Солдатның ничек итеп атлаганын күрсәтегез. Бала белән бергә атлый-атлый: “Бер-ике, бер-ике!” – дип әйтегез).

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган.

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә торган (К.Булатовадан)

 

6. Сәгать (Кулларыгызны билегезгә куегып, әле бер якка, әле икенче якка иелегез)

Сәгать суга: “Даң-даң!…”

Хәбәр бирә таңнан:

-Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий