Яңа фикерләр:

postheadericon Ял минутлары

ялЯл минуты “Кошларны ашату”

Менә кошлар очып килде (очу хәрәкәтләре ясау),

Сөенделәр алар анда җим күпкә (канатларын җилпегән рәвеш ясап, әйләнәләр).

Әй, чукыйлар алар җим җимлектән (башларын борып чыкыган рәвеш ясыйлар)

Сөенешеп тыпырдыйлар алар җим күпкә (тыпырдыйлар).

 

 

Ял минуты “Кошлар”

Кошлар булып очабыз, (Балалар кулларын як-якка җәеп “очалар”,

Аннан җиргә кунабыз, (Чүгәлиләр)

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез. (Кулларын як-якка куеп “очалар”.)

 

 

Хәрәкәтле уен “Очты-очты”

«Очты-очты» уены уйнала. (Балалар кошлар исеме әйтелгәндә кулларын селкергә тиешләр)

 

 

Хәрәкәтле уен “Оясыз кош”

Очып баручы кошлар (очалар)

Тукталдылар аланда (утыралар).

Утырып ял иттеләр,

Кире очып киттеләр (тагын очалар).

(Уен 2-3 тапкыр кабатлана.)

 

Уен: “Күп итеп әйт” (туп белән).

Сыерчык – сыерчыклар.

Кара карга – кара каргалар.

Сандугач – сандугачлар.

Песнәк – песнәкләр.

Күгәрчен – күгәрченнәр.

Чыпчык – чыпчыклар.

Кызылтүш – кызылтүшләр.

Саескан – саесканнар.

 

 

Ял минуты “Куян”

Тышта яңгыр ява коеп

Утыра куян боегып (чүгәләп утыралар)

Бөтен җире чыланган (тәннәрен сыйпыйлар)

Куян яңгырда калган.

Әйдәгез, куяннар, җылынабыз (сикергәлиләр)

 

 

Ял минуты: “Кышкы урманда”

(Экранда слайдлар күрсәтелеп бара, балалар сүзләрен атап хәрәкәтләнәләр)

Кышкы урманга килдек (йөрү хәрәкәтләре),

Матур урыннар күрдек (кулларны як-якка җәю).

Ак зифа каен уңда

Ямь-яшел чыршы сулда (күрсәтү).

 

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча (кулларны өскә күтәреп, фонарик ясап әйләнү).

Әнә куян сикерә (ике аякта сикерү),

Ул бүредән элдерә (бер урында йөгерү).

Без дә аннан качабыз (чүгәләп, куллар белән башны каплау),

Тапмас безне ул явыз.

 

Аю бабай ял итә (күзләрне йомып, башны кулларга кую).

Карабүрекләр очалар (басып кулларны җилпү),

Бигрәк матурлар алар.

Урманда рәхәт булса да (йөрү хәрәкәтләре, кар шыгырдаган тавыш)

Өйгә кайта балалар.

 

***

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә минем уң аяк,

Менә минем сул аяк.

Менә идән, менә түшәм

Менә шулай зур үсәм.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий